Тольяттида яшәүче урыс егете татарча үз ана телендә кебек иркен сөйләшә

ZvtDLFp3BzM

«…татар милләтеннән булган сыйныфташларым үз телләрендә гомумән сөйләшмәделәр. Ни кызганыч, алар бозык уйлы, черек фикерле иделәр һәм минем — урыс баласының —  татар теле белән кызыксынуымны һич кенә дә аңларга теләмәделәр»

Татар яшьләренең күбесе ана теленнән читләшеп барган заманда, Тольяттида яшәүче урыс егете Иванның татар телендә сөйләшүе шаккаттыра, әлбәттә. Моңа сок­ланып кына буладыр шул!  Безнең телдә камил сөйләшүче егет Ислам диненә килеп, үзенә Әнвәр исемен дә алган.

Интернет челтәрендә дуслашкан идек без аның белән. Яңа ел бәйрәме алдыннан урыс егетеннән татар хәрефләре белән, өтеренә кадәр дөрес куеп язылган тәбрикләү хаты килеп төшмәсенме! Шуннан интервью эшләргә теләвемне әйттем дә инде аңа һәм әлеге әңгәмәне сезгә дә тәкъдим итәм.

 - Татар теле белән кызыксынуың нидән синең?

- Тольятти шәһәрендә Ульян телевидениесы да күрсәтә бит. Мин әле мәктәптә укыган елларда ук  инде күрше төбәктә әзерләнүче «Чишмә» дип аталган татар тапшыруларын карый башладым. Әлеге программада яңгыраган татар көй-моңнары, матур җырлар кечкенәдән үк күңел кылларымны тибрәтте һәм миндә аларның мәгънәсенә төшенү теләге туды. Интернетка кереп, сүзлекләр кулланып, тәрҗемәләр ясый башладым. Кызыксынуымны күреп, бабам да миңа Яр Чаллы шәһәреннән «Русча-татарча сүзлек» һәм «Татар теле дәреслеге»н алып кайтып бирде. Шулай мин татар теленең грамматикасын өйрәнергә керештем.

Балачактан Ислам дине белән дә кызыксына башладым һәм бу хакта шактый күп мәгълүматлар укыдым. 

Аннан мин интернациональ мөһиттә тәрбияләндем бит. Безнең сыйныфта татарлар да, әзербайҗаннар да, үзбәкләр дә укыды. Әмма нәрсәсе кызык: татар милләтеннән булган сыйныфташларым үз телләрендә гомумән сөйләшмәделәр. Ни кызганыч, алар бозык уйлы, черек фикерле иделәр һәм минем — урыс баласының —  татар теле белән кызыксынуымны һич кенә дә аңларга теләмәделәр.

– Татар телен өйрә­нү өчен шактый авыр тел дип әйтәләр, грамматикасы да катлаулы. Сиңа да шулаймы?

– Мин сезнең телегезгә гашыйк. Аны өйрәнүне эш итеп түгел, ә яраткан бер шөгыль буларак кына кабул иттем, шуңа да аны бик тиз һәм бик ансат үзләштердем. Инде 15 ел дәвамында татар матбугатын укыйм, көн саен диярлек интернетта сезнең телдәге язмалар белән танышып барам, җырлар тыңлыйм, видеолар карыйм. Ә инде «Самар татарлары» дип аталган сайтның даими укучысына әверелдем хәзер. 

 – Татар телен өйрәнүеңне белгәч, әти-әниеңнең мөнә­сә­бәте нинди булды?
 
– Дөресен әйткәндә, бу шөгылем аларны аптырашта калдырды. Һәм алар әле дә мине аңлап бетермиләр бугай.  

- Бәлки, синдә татар каны да агадыр? Ата-бабаларың арасында милләттәшебез булмаган микән соң?

- Әйе шул, әниемнең бабасы татар булган, дип сөйлиләр. Аны кечкенә чагында, 19нчы гасыр ахырында, Ульян өлкәсенең бер авылындагы урыс умартачыларының хуҗалыгына китереп ташлаганнар. Бәлки шуңа да Тукай теленә булган хөрмәтем һәм ихтыяҗым көчледер, татар көнкүрешен шулай якын күрәмдер? Кем белә инде…

Әти ягыннан әби-бабам да тышкы кыяфәтләре белән татарларга охшаган иделәр.

- Ислам динен дә кабул иткәнсең икән…

- Кабул иттем, дип әйтү дөрес булмас, минемчә. Чөнки һәр сабый бу дөньяга мөселман булып аваз сала. Шуңа да дөресрәге — мин мөселман диненә кире әйләнеп кайттым.

Татарлар тота торган хәнәфи мәзһәбе Ислам диненеӊ иӊ толерант булган юнәлеше, дип табам һәм үземне шушы төркемдә күрәм.

- Бераз шәхси тормышыңа күчик.  Кайда эшлисең? Өйләндеңме? 

- АвтоВАЗда инженер булып хезмәт итәм. Төрек теле курсларын тәмамладым. Әлбәттә, моңа татар телен белүем дә күпмедер ярдәм итте. Хәзер төрек теле дәресләрен дә бирәм. Урта Азия телләреннән урысчага текстлар тәрҗемә итәм һәм шулай өстәмә акча эшлим. Заказларны Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләренең тәрҗемә бюролары җибәреп тора.

Бик тәртипле һәм әдәпле мукшы кызына өйләндем. Ул православ динен тота. Тышкы кыяфәте белән татар кызын хәтерләтә. Балаларыбыз әлегә юк, әмма булыр, Аллаһы теләсә.

Дөресен әйткәндә, өйләнер өчен татар кызы эзләгән идем, үзбәк, әзербайҗан кызлары белән дә танышып карадым. Әмма хәләл җефетемне башка милләттән таптым. 

- Тольяттида яшәүче милләттәшләребез сине яхшы беләләрдер инде хәзер?

- Самар татарлары арасында танышларым күбрәктер. Чөнки сезнең шәһәрдә татар концертлары да, чаралары да ешрак үтә бит. Ә мин аларны калдырмаска тырышам.  

Әңгәмәдәш — Римма НУРЕТДИНОВА.

samtatnews.ru

 

Просмотров: 2702

5 комментариев

  1. Иван молодец!!!Горжусь тобой!

  2. Иван-прекрасный умный русский парень,побольше бы таких Иванов!

  3. Мин Әнвәрне бик яхшы беләм. Чиста күңелле чын мөселман кешесе. Кызганыч, татар кызлары шундый хәзинәдән йөз чөерделәр

  4. Это шутка? НЕ ВЕРИТСЯ В ТАКОЕ!!!!

    • нинди щутка инде сина татар уз теленнэн кача сындыра вата русча сулэшэ вот молодис инде анвар брат. хатынын да мусульманга эйлэндерсэ инше Аллах жэннэт видать анварга.