Нәфкать Нигъ­мәтуллин тамашачы күңеленә тагын бер сукмак салды

nafnafҮткән атнаның якшәм­бе­сендә “Татарстан – Яңа гасыр – планета” телевизион ка­налы көндез дә, кичен дә Та­тарстанның халык артисты, популяр татар җырчысы Нәфкать Нигъмәтуллинның былтыргы концерт программасын тулысынча диярлек күрсәтте. Самарада әле бер атна элек кенә ул үзенең яңа программасы белән чыгыш ясаган булса да, без бөтен гаиләбез белән телевизор алдына җыелып, тагын бер кат рәхәтләнеп яраткан җырчыбызны карадык.

Шәп җырлый, күңелләргә үтеп керерлек итеп җырлый бе­лә шул ул Нәфкать! Ә үзенең яңа программасын җырчы “Без җыйдык бүген дусларның иң якыннарын гына” дип атаган иде. Бу шулай булып чыкты да, яраткан җырчыларын тыңларга бу юлы да Самара тамашачыларының иң зыялары, татар моңын тирәнтен аңлаучылар гына җыелган иде­. Һәм алар җырчының һәр башкарган җырын көчле алкышларга күмделәр, сәхнәгә чәчәкләр, бүләкләр ташыдылар.

Димәк, бу җырчыны Сама­рада да яратучылар, үз итү­челәр бар дигән сүз. Ә тулы заллар җыю өчен һәр концерт­ны оештырганда оештыручыларга күбрәк реклама белән шөгыльләнергә кирәктер, дип уйлыйм. Моны Нәфкатьнең үткән елгы концерты турында язганда да әйткән идем инде. Хәзер дә шуны кабатлыйм. Ә кайберәүләрнең Самарада кон­цертны оештыручыларга авторның ниндидер шәхси үче бар дип язуларын аңламыйм. Кемгә, нинди үч турында сүз булырга мөмкин? Бары тик халкыбызның җәүһәрләре бу­лып саналган, моңлы җыр­чыларыбызның концертларын оештырганда, аларга игътибарлырак буласы иде безгә. Югыйсә, сәхнәләребезне тавышсыз, моңсыз, аңлаешсыз сүзләр белән такмак әйтүчеләр басып китәчәк. Хәер, бу минем фикерем генә түгел, бу турыда күпләрнең ачынып язганы бар бит инде.

Ә Нәфкать Нигъмә­тул­лин­ның быелгы концертына килгәндә, иманым камил, ул һәрвакыттагыча югары дә­­рә­җәдә үтте. Тамашачы рәхәтләнеп, чын ләззәт алып җырчының ретро-җырларын да (“Керкәле таулары биек”, “Ка­шыңның каралары”, “Тала-тала”, “Күзләрең сирень төсле” һәм башкалар), әле күптән тү­гел генә башкарыла башлаган яңаларын да тыңлады. Соң­гыларыннан бигрәк тә “Кызыл өрек”, “Син, йөрәгем, бер дә туктамый тип” дигәннәрен зал чын күңелдән кабул итеп алды.

Концерт программасында үткән елдагыча быел да талантлы яшьләр үз осталыкларын күрсәттеләр. Гитарачы Айнур Такиуллинның, синтезаторда уйнаучы Илнур Ногаевның, биюче Резеда Ганиуллинаның өстәвенә әле шәп җырчылар булулары концертка ямь өстенә ямь өстәде. Бигрәк тә Айнурның җырда да, биюдә дә, гитарада уйнауда да чын оста булуына сокланып туймаслык. Ул концерт дәвамында тамашачыны үз янына җыеп, залда да, сәхнәдә дә шаулатып, гөрләтеп биетте дә әле.

Шулай итеп, Нәфкать Нигъ­мәтуллин Самара тамашачысы күңеленә тагын бер сукмак салды. Ә һәр килгән саен ул ныгый гына барачак. Шуңа күрә ешрак килергә тырыш син, Нәфкать, Самарага.

 

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1485

Один комментарий

  1. Причем тут реклама и оештыручы… Для артиста еще и харизму надо иметь… Никакая реклама не понадобиться, если будешь интересен. Может и неплохо поет, но я его слушать долго не могу, можно заснуть. У него узкая аудитория, рекламы было очень много. У Салавата билеты от тысячи — но все идут, сарафанное радио в момент все распространит, он и не нуждается в рекламе. Нравится — слушай, но зачем так говорить, кого-то обвинять и так навязывать.
    Почему Алла Борисовна на вершине? Из-за голоса? Ха-ха… Так как харизма, а не голос и талант. Заряжаешься на ее концерте, она актриса потрясающая, от нее прет энергетикой. Нигматуллин если сам заплатит — не пойду, я просто не выдержу его, а друг например его обожает. Каждому свое, просто факт, что Нигматуллина не очень народ любит