Салават иҗатын­дагы «икенче 25 еллыкның беренче сезоны» (ФОТОРЕПОРТАЖ) / Как всегда, концерт Салавата в Самаре — событие года!

1-DSC_0648Үткән шимбә кичендә, 7 февральдә, Самарның Киров мәйданында урнашкан Мәдәният йортында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, атаклы җырчы Салават Фәтхетдинов иҗатын­дагы 26нчы сезоны, ягъни, артистның үзе әйтмешли, «икенче 25 еллыкның беренче сезоны» тәкъдим ителде. 

26 еллык иҗат тарихына ия булган «Салават» җыр театрының тамаша залында һәрвакыттагыча алма төшәрлек тә урын юк иде, билгеле. 

Салаватның яңа концерт программасы тормыш, яшәеш хакында уйландырды.  Күптән түгел генә үзенең 55 яшьлек юбилеен бәйрәм иткән Са­лават: “Йөрәгемә – 18”, – дип кабатлады. “Тормышыбыз – бер мизгел, ул буыннардан буыннарга сөйләрлек яхшы төш кебек үтсен иде”, —  диде ул. Нинди генә җыр башкарса да – әти-әни турындамы ул, авыл бе­лән шәһәр мөнәсәбәт­лә­реме – артист менә шул тө­шенчә­ләргә басым ясады кебек.

Сәхнә бик гади, шул ук вакытта программа эчтәлегенә бик тә ярашлы итеп бизәлгән иде. Пәрдәләрнең алгы планында авыл табигате сүрәтләнгән, артта, контраст буларак, шәһәрнең күп катлы биек йортлары төшерелгән. Салават моны шулай аңлатты: «Кызганычка, авылларны шәһәрләр басып килә. Бу күренеш күңелемне тырный һәм әрнетә. Без авылдагы сафлыкны, юашлыкны, гадилекне, кешелеклекне, матурлыкны югалтабыз түгелме соң? Ә шәһәрләребездә кабәхәтлек, әшәкелек хөкем сөрә».

1-DSC_0636 1-DSC_06371-DSC_0650 1-DSC_0652

1-DSC_0648 1-DSC_0660 1-DSC_0683 1-DSC_0686

Һәр җырның эчтәлегенә туры килерлек күренешләр экранда да яктыртылып торды. Анда барлык җырларның сүзләре дә, авторлары да язылып барды. Бу яңа композицияләрне тулаемрак кабул итәргә мөмкинлек бирде. Ә алар бик күп булды. Салават тарафыннан  «Яраланган йөрәк», «Тормыш дәвам итә», «Язылмаган язмыш», «Кил генә», «Әни өне», «Кышкы яңгыр», «Шәм яндыру кирәкме?» дип аталган һәм башка өр-яңа җырлар башкарылды. Аларның күбесен кабатланмас композитор Фирзәр Мортазин иҗат иткән. 

Әлеге сезонның үзенчәлеге - Салават Зәкиевич: “Бу җыр­ларны нишләп мин дә башкармыйм әле?” ди­гән­нәрен дә җырлады.  Мәсәлән, «Гомерләрне үлмәс җыр итәек» дип аталган җырны ул күптән җырлыйсы килеп йөргән икән инде. Шуңа да Зәкиевич аны моңа кадәр башкарган хезмәттәшләренә - Хәния Фәрхигә һәм Венера Ганиевага мөрәҗәгать иткән. Хәния ханым: «Әй, җырламагаең тагын…», — дип кул селтәсә, Венера ханымның җавабы экранда күрсәтелде.

– Бер көнне Салават миңа шалтыратып: “Син башкара торган “Гомерләрне үлмәс җыр итәек” дигән җыр­ны башкарсам, каршы кил­мәс­сеңме икән?”– дип рөхсәт сорады. “Каршы түгелмен, – дидем, – әмма шартым бар: Казандагы концертларыңда мине дә җырлатсаң иде. Хәмдүнә ге­нә димәгән ич, мин дә сине яратам”, - ди видео роликта хәйләкәр генә елмаеп Венера Ганиева.

1-DSC_0689 1-DSC_0694

Әлеге җыр дәвамында экранда Әлфия Авзалованың төрле елларда төшкән фотосурәтләре күрсәтелде, шулай Салават әлеге шәхескә үзенең җылы мөнәсәбәтен белдерде.

1-DSC_0696 1-DSC_0698 1-DSC_0702 1-DSC_0703 1-DSC_0711

1-DSC_0667 1-DSC_0713 1-DSC_0735 1-DSC_0739 1-DSC_0750

Быел да тамашачыларны концертта катнашучы кунаклар – Хәмдүнә Тимергалиева һәм Фирзәр Мортазин үзләренең җырлары белән шатландырдылар, аларның чыгышлары  ямь өстенә ямь өстәде.

- Минем җыр­ларымның гомерен озайт­ка­ны, миңа илһам, дәрт өстә­гәне өчен Салаватка бик зур рәхмәт. Ходай Тәгалә дә рәхмә­теннән ташламасын үзен!  - диде Хәмдүнә ханым. Ә Салават исә үзен «әбиләр буенча специалист» дип атады. «Башкалар яшь кызлар артыннан йөрсә, мин гастрольләргә Әлфия Авзалова, Хәмдүнә Тимергалиева белән чыгам. Әнә картаеп килүче Венера Ганиева да  безгә кушылырга тора хәзер», — дип көлдерде ул тамашачыларны.

1-DSC_0763 1-DSC_0776 1-DSC_0780

Үткән елны «Салават» җыр театрының нәфис сүз остасына  — Тохага – Таһир Гайнуллинга да утыз яшь тулган икән. Ул концертның башыннан азагына кадәр миңа атказанган исеме бирегез, фатирлы итегез, юньле костюм кидерегез, дип ялынып-ялварып йөрде, төрледән-төрле төшләр кү­рде. Концерт азагындарак Салават аны өр-яңа костюмлы итте. Егет моңа бик шатланды. Әйе, бәхет өчен күп кирәк тә түгел икән югыйсә. Җырга-биюгә, нәфис сүзгә талантлы Таһир, һич­шиксез, киләчәктә үз теләгенә ирешер әле. Талант барыбер үз юлын таба бит ул.

1-DSC_07671-DSC_0792 1-DSC_0797 1-DSC_0800 1-DSC_0816 1-DSC_0817

Самарлылар артистларның һәр чыгышларын җылы, дәррәү кубып, көчле алкышлар белән каршы алдылар һәм озата бардылар, Салаватны  чәчәк бәйләмнәренә һәм бүләкләргә күмделәр.

Якты һәм матур хисләр генә уятты яраткан җыр­чы­бызның Самар тамашачысына бүләк иткән концерт программасы. Гомумән, Зәкиевичның концерты хакында тәнкыйть сүзе әйтергә дә тел әйләнми инде. Мәсәлән, эчпочмакның яисә сабантуйның кимчелекләрен эзләп утыр инде… Салават  та — безнең милли кодыбыз, йөзек кашыбыз бит! «Икенче 25 еллыкның беренче сезонын» башлаган җырчыга тагын ким дигәндә чирек гасыр дәвамында безне  үзенең яңа сезоннары белән куандырып торырга насыйп булсын иде. 

Римма НУРЕТДИНОВА.

Автор фотосурәтләре.

* * *

Как всегда, концерт Салавата в Самаре — событие года!

С таким же чувством все ждали его и в этом году.

26 сезон, который был заявлен в афишах, кардинально отличался от предыдущей программы и не обманул наших ожиданий.

Отличий было много: сценарий, костюмы, часть состава театра Салавата, и самое главное — смена репертуара.

С возрастом… Хотя какой же это возраст? Всего-то 55, а так-то и не дашь нашему обожаемому артисту этих лет. Но то ли потом, что по ходу программы он сам делал несколько раз акцент на свой возраст, то ли потому, что и большинству зрителей в зале уже было «не 16», многие обратили внимание на смену «тональности» программы.

Минимум легковесных песен, интересный «видео ряд», почти…отсутствие знаменитых шуточек Салавата Закиевича, культурный звук и свет – всё это создало настроение и ощущение присутствия на тематическом концертном мероприятии на вечные темы: ЛЮБВИ, СЕМЬИ, УВАЖЕНИЯ к таланту других.

Хотелось бы заметить, что Салават неотступно следует заданному курсу – поддержке молодых исполнителей и уважительного отношения к корифеям сцены, в частности, Альфие Авзаловой, Ильгаму Шакирову.

Очень приятно было, до слёз, видеть на экране этих знаменитых и любимейших всеми артистов и песня, как нельзя кстати, раскрыла мысль Салавата о том, чтобы быть благодарными им за их великий талант и искусство. Этот момент концертной программы был важен не только для самого Салавата, но и, судя по реакции зрителей, был понят всеми, и шквал аплодисментов был тому подтверждением.

Салават Закиевич верен в выборе соратников по сцене и друзей по жизни. Это заметно. И на этот раз он не обманул наших ожиданий: на сцене блистали Фирзар Мортазин и Хамдуня Тимергалиева. Зал с нетерпением ждал их выхода и встретил их бурей аплодисментов.

Некоторые неординарные элементы сценария, такие, как видео-интервью с Венерой Ганиевой, инсценированный «сон» ведущего Тагира Гайнуллина и их дуэт с Ядкарь Хабибуллиным, вокал автора-исполнителя Вадима Фатхинурова и другие приятно освежили режиссуру программы.

Я уже давно сделала для себя такое «открытие»: хочешь встретить давних знакомых и друзей — обязательно сходи на концерт Салавата и Хании! Неизменно это «открытие» подтверждается каждым концертным сезоном. Даже те, кто не особый «ходок» по концертам, обязательно «почтят» своим вниманием этих знаменитых артистов .

Зал с нетерпением ждал знакомые всем и любимые песни, чтобы объединитҗся в едином порыве со знаменитым певцом и спеть вместе такие песни как «Салкын чай», «Мин яратам сине, Татарстан», «Киля ява», но, очевидно по замыслу режиссёра сценария концерта, этим песням не место в новой программе… Жаль.. некоторые так и ушли не спев..

Нам всем понятно, что программа должна быть новой, песни не должны повторяться. Но ведь никто не отменял верности своим вкусам, воспитанным на песнях прошлых репертуаров, песнях, достойных включения в любую концертную программу.

Ну вот, концерт 26 сезона в Самаре прошёл, подарив каждому зрителю неповторимые минуты общения с талантливым артистом Салаватом Фатхутдиновым! Будем с нетерпением ждать следующего сезона, искренне желая творческих успехов любимому всеми артисту!

 Айсылу АБДЕЕВА-КУРМАЕВА.

samtatnews.ru

Просмотров: 2381

5 комментариев

  1. Кто то завидует,кто то реально ненавидит из-за разных причин,а причин по жизни не меряно.У меня есть все его диски с концертами,надеюсь со временем и 26 приобрету

  2. Салават — феномен. Он сам себя сделал. За то что первый разгромил государственную монополию в этой отрасли, полная уважуха. Как и что поет не люблю. Но как личность уважаю.

  3. Что за неприязнь? алават был есть и останется любимым исполнителем татарских песен. Поет, за душу берет. С утра до вечера готова слушать Салавата. Парень-русский постоянно крутит его песни. «Киля ява, киля ява…»

  4. Да сейчас он не так то и красиво поет как раньше. На людей смотрит с высока. Не ходили и ходить не будем на концерты Салавата. Дорогие билеты

    • А кто вас просит,не ходите. и так билетов не хватает.