Похвистнево районының Гали авылындагы Агротуризм үзәге – үз халкын гына түгел, тирә-як авылларны, чит төбәкләрдә яшәүче төрле милләт халкын да үзенә тартып, берләштереп ял иттерә.
Җәй көннәрендә яшеллеккә күмелеп утырган болын, тау битләре, су буйлары ял итүчеләр тавышыннан яңгырап торса, кыш көне биредә үзенә аерым матурлык. Ап-ак тау битеннән 20ләп бала канат буенча тезелеп өскә менәләр дә туп кебек кызыллы-сарылы чаналарында “выж” итеп аска шуып төшәләр. Ә аста көтеп торучылар аларны кычкырып, шатланып каршы ала.
Ял итү үзәген оештыручы Расих Латыйпов һәм аның җитәкчеләре Радик һәм Гөлсинә Сафиуллинар Агротуризм үзәгендә ял итү өчен бар нәрсәне дә күздә тотканнар. Биредә һәркем үзе теләгәнчә күңел ача: йорт хайваннарын, кош-кортларны күзәтә, квадроциклда авыл урамнарын әйләнә. Шәһәр балаларына аеруча атка җиккән чаналарга утырып йөрү ошый. Ишәккә, понига, хәтта дөягә атланып, истәлеккә фотосурәткә дә төшәргә мөмкин. Ә арып-талып уйнаганнан соң, кунак өенә кереп, тамак ялгап алырга да була. Биредә пилмән, авылча пешерелгән токмач ашы ашарга мөмкин. Расих Латыйповның кодагые Әминә Сафиуллина телеңне йотарлык итеп тәмле пирожкилар пешерә. Пешекче кызлар Рамилә Башарова, Гөлнур Галимова, Наилә Кыяметдинова да бик уңганнар. Шашлык ашарга теләүчеләр өчен бу ризык яңа суйган иттән пешерелә. Шунысын да әйтергә кирәк, Агротуризм үзәгендәге кафеда хәләл ризыклар гына, спиртлы эчемлекләр сатылмый.
Ял итүчеләр күп булып, төп хезмәткәрләр өлгерә алмаган вакытта Гали авылы мәктәбенең 10 — 11 сыйныф укучылары Гүзәл Харисова, Рузалия Галәева укудан соң яисә ял көннәрендә официант хезмәтен башкаралар. Алсу Насыйрова бәйрәмнәр үткәрергә заказлар кабул итеп тора. Августка кадәр биредә үткәреләчәк туй көннәре билгеләнеп, язып куелган икән инде. Район мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары да бәйрәм кичәләрен биредә үткәрергә язылалар.
Ял көннәрендә дә Агротуризм үзәгенә Кинель-Черкасстан, Отрадныйдан, Богырысланнан һәм башка шәһәр һәм авыллардан күпләп кунаклар килә. Кышкы ял вакытында Похвистнево район үзәгеннән мәктәп балалары класслары белән ял итәргә килеп, көне буе тауда шуып, күңел ачып киткәннәр. Күптән түгел Гали авылы мәктәбенең 110 еллыгына җыелган 100гә якын кунакны да биредә сый-хөрмәт иткәннәр.
Әнә Равил һәм Алсу Сафиуллиннар да Гали авылы мәктәбенең 3нче сыйныфында укучы малайлары Расихның туган көнен биредә үткәргәннәр икән.
- Улыбыз бәйрәменә сыйныфташларын да чакырып, алар өчен өстәл дә әзерләгән идек. Балалар рәхәтләнеп бергә күңел ачып, чын ләззәт алдылар. Бу көн аларның хәтерендә озакка калыр дип, уйлыйм, — диде Расихның әтисе.
Агротуризм үзәген оештыручы авылдашыбыз Расих Латыйпов үзенең 50 яшьлек юбилеен да биредә үткәрергә җыена икән. Бу уңайдан Агротуризм үзәгендә күп кунаклар көтелә.
Самара төбәгендә шундый күңелле ял итү урыны ясап, гаилә белән саф һавада рәхәтләнеп күңел ачарга мөмкинлек биргән өчен, аңа авылдашларыбыз исеменнән рәхмәт белдереп, Расих Мөҗәһит улын чын күңелдән шушы юбилее белән тәбрик итәбез.
Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы,
Похвистнево районы.
Просмотров: 1449
Шэп, никак барып булмый шунда