Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ: «Безнең сәясәтчеләребез, җитәкчеләр, депутатлар эшчәнлегенә карыйм да, әллә боларның башка эшләре юкмы, дип куям мин. Мәктәпкә матур итеп, башына яулык ябып килгән кыз баладан ул мәктәпкә, Русия иминлегенә, бөтенлегенә нинди куркыныч яный икән соң?! Бүген мин мәктәпләрдә патриотлык чаткыларын тәрбияли алырлык шартлар күрмим».
11 февральдә Русия югары мәхкәмәсе Мордовия мәктәпләрендә яулык бәйләүне тыю турында республика хөкүмәте карарын үз көчендә калдырды. Һәм бу карар Русия мөселманнарын зур борчуга салды.
Русия төбәкләрендә яулыкларны тыю беренчеләрдән булып Ставрополь төбәгендә башланган иде, беркемнән дә яклау таба алмыйча, кайбер гаиләләр гарәп илләренә күчәргә мәҗбүр булды. Яулыкка басым булган татар гаиләләренең шулай ук Казанга күченгән очраклары бар.
Мордовия вакыйгасы уңаеннан Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдинның Президент Владимир Путинга мөрәҗәгате дә булышмады. Хәер, мәктәп укучыларыннан яулык салдыру нияте инде шактый озак дәвам итә. Әмма дин әһелләре арасында кискен белдерүләр белән чыгучылар булмады диярлек. Равил Гайнетдинның да Путинга мөрәҗәгате, инде соңарган гозер: дәшми калмады, дип гаепләмәсеннәр өчен генә әйтелде бугай. Югары мәхкәмә аны ишетмәде. Путинның да фәрманы булмый калды. Хәер, бүгенге мөфтиләрнең, күп кенә дин әһелләренең мөселманнар эзәрлекләнгәндә, дини китаплар район судлары тарафыннан тыелган чакта авызларына су капкандай дәшми торулары, күрмәмешкә салышулары, бүгенге дини тормышның никадәр йомшак, ә дин әһелләренең мантыйклары сыек булу турында сөйли.
Инде дин әһелләрен калдырып торып, аларны Аллаһ һәм намус хөкеменә тапшырып, бу мәсьәләгә башкачарак якын килик. Безнең сәясәтчеләребез, җитәкчеләр, депутатлар эшчәнлегенә карыйм да, әллә боларның башка эшләре юкмы, дип куям мин. Мәктәпкә матур итеп, башына яулык ябып килгән кыз баладан ул мәктәпкә, Русия иминлегенә, бөтенлегенә нинди куркыныч яный икән соң?!
Инде минем бу хакта язганым да бар бугай, бер вакыйга һич исемнән чыкмый. ТВда эшләгәндә «Әйбәт гайбәт» тапшыруында шушы яулык ябу проблемасын тикшердек. Студиядә яулыклы кызлар инсафлы гына итеп үзләренең шулай чын күркәм сыйфатка ирешүләре, үзләренең бәхетләре турында сөйли. Тапшыру турыдан туры эфирда, тамашачылардан телефон шалтыратулар да кабул ителә. Шунда олы гына яшьтәге бер апа безгә шалтыратып шушы яулыклы кызларны сүгеп атты: «Әнә хатын-кызлар утыра, менә дигән. Ә бу яулыклылар террорчыларга охшаган», – диде ул. Инде ни әйткәнемне хәтерләмим, әмма мин бу тамашачыбызның авызын дорфа тонда томаладым бугай. Шушы тапшыру үткәннең икенче көнендә Ветеринар академия тукталышында шактый озак автобус көтәргә туры килде. Шунда 3 ханым килеп чыкты. Күренеп тора, кызмачалыклары сизелә. Боларга автобус көтү күңелсез тоелды, янәшәдәге кибеткә кереп киттеләр һәм озак та тормый әйләнеп чыктылар. Берсе пластик стаканнар тоткан, берсе томат согы, ә берсенең кулында аракы. Каршы яктагы автобус тукталышында кеше юк, диярлек. Болар шул якка чыгып эскәмиягә газета җәеп иркенләп табын кордылар. Ни булыр икән, дип үз автобусымны да уздырып аларны шактый күзәттем. Сыйланып туйгач кына алар автобуска утырып китеп бардылар. Кәефләре шәп, бераз чайкалалар. Болар бит яшьләр әле, бәлкем кемнеңдер әниләредер, хатыннарыдыр, йә кызлары… Иң аянычы шунда, бу ханымнарда беркемнең эше юк, беркем игътибар итми. Әгәр шушы хатыннар урынында яулык япкан кызлар тыныч кына басып торса, бар да игътибар итәр, әле сүгеп атучылар да булыр иде, миңа тапшыруыма 1 көн элек шалтыраткан тамашачы кебек.
Ярым-шәрә, киенеп бетмәгәнме, чишенеп бетмәгәнме, дип шәрехләнүче кызга беркем игътибар итми. Юл буенда үз тәнен сатып көн күрүче фәхишәләр дә аптыратмый безне, ә менә яулыклылар чыгырыбыздан чыгара. Бу безнең ватык карашлы җәмгыятебезнең сырхавымы? Юк урында проблема эзләү, аны булмаса, булдыру кемгә кирәк? Моннан кемгә ни файда?! Мин инде 6нчы дистәмне ваклап килүче өлкән буын вәкиле статусына күчеп барам, әмма шушы гади генә кебек тоелган сорауга җавап бирә алмыйм. Башына яулык япкан кыз бала өчен, аның яулыгын салдыру нинди зур фаҗига икәнен аңлау кыен түгел. Яулыклы хатын-кызларның әйткәне бар: алар үзләрен яулыксыз килеш, ялангач итеп күз алдына китерә икән. Шулай мәсхәрәләнүче баланың киләчәге ни булыр?!
Бүген Русиядә патриотизм тәрбияләү белән мәшгульләр. Акылы башлар арасында мәктәпләрдә беренче дәресләрне гимн җырлап башларга да тәкъдим итүчеләр бар. Әнә АКШта шулай икән бит. Америкада шулай, әмма анда гражданнар үз илләрен ихлас ярата, чөнки алар үзләрен илләрендә ирекле, бәхетле хис итәләр. Ә бездә «запрещать» дигән терминны өлге итеп алып эш итеп, ватанпәрвәрлеккә ирешеп булыр микән?! Бүген көчләп чишендерелгән кыз бала туган илен яратырмы, әллә анда нәфрәт кенә ташырмы?! Моңа җавап бирү кыен түгел. Террорчылар да тигез урында барлыкка килми, үч алу теләге дә тик торганда тумый.
Гомумән, ил хаос сазлыгына чума бара бугай. Кайсыдыр район суды дини китапларны һәм хатын-кызларга иманнары кушканча киенүне тыя ала. Шул ук вакытта, бүген Чечняда яулыксыз йөрү тыела, Татарстанда омтылышлар булса да, яулыклы кызлар эзәрлекләнми… Ә Мордовия балалары кай ягы белән ким соң Чечня, Татарстан балаларыннан?
Мин Совет мәктәбендә белем алган кеше. Укытучыларыбыз арасында белемле, хөрмәтле кешеләр бихисап булса да, Совет мәктәбе казарма методына корылган иде. Чәче озынайган малайларны мәсхәрәләп башына кайчы белән юл салу, ураза айларында ураза тотучы балаларга мәҗбүри су эчертүләр, кыйнау, мәсхәрәләү… Боларга ата-аналар да кимсенмәде, балаларын бик сирәк очракларда яклыйлар иде. Шул рәвешле тыңлаучаннар кавеме, җиңел идарә ителә торган патриотлар үсте. Бүген дә шул система гамәлгә куеласымы әллә? Тик тарих шахит: совет режимының ишелүенә, шул ук ялган, пафос, күп төрле «ярамый»лары, тыюлары белән мәгарифе дә булышты. Патриотизмны хөрмәт казану яссылыгында гына тәрбияләп була. Ә бүген мин мәктәпләрдә патриотлык чаткыларын тәрбияли алырлык шартлар күрмим. Җәмгыятьтә яулыклыларга түгел, фәхишәлеккә, бозыклыкка, наркоманиягә, азгынлыкка тискәре караш тудырылса, җәмгыятебез дә савыгыр, киләчәгебезгә дә өмет уяныр иде.
Җәмгыятебезнең савыгуын, иминлеген, террорчы-сектантлардан арынуын теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
* * *
Активно выступая против ношение платка в школах, Минобрнауки одновременно предлагает бороться с деградацией культуры в России посредством патриотического воспитания, опирающегося в том числе на традиционные религии.
В разрабатываемом ведомством проекте новой государственной программы “Патриотическое воспитание граждан РФ на 2016-2020 годы” особый упор сделан на традиционные ценности, сообщает “Интерфакс”.
По словам авторов документа, условия современного мира и изменения в различных сферах российского общества требуют разработки новых форм патриотического воспитания, которые должны опираться “не на “казенный” патриотизм и изоляцию от внешнего воздействия”, а на традиционные религии, общественные инициативы, деятельность военно-патриотических движений, спортивных обществ и исторических и краеведческих клубов, а также на семью.
Авторы усматривают несколько вызовов времени перед Россией, с которыми призвана бороться новая программа. В числе таких вызовов называется «деградация базисных ценностей», которая, как полагают авторы, произошла из-за потери преемственности поколений, падения общего культурного уровня, а также «насаждения через СМИ, кино, литературу, интернет информации, искажающей традиционные для России исторические и духовно-нравственные ценности».
В ближайшие 15 дней текст соответствующего проекта постановления правительства РФ будет опубликован для общественного обсуждения.
Ожидается, что документ пройдет все стадии подготовки и согласований в ближайшие месяцы и вступит в силу с января 2016 года.
Просмотров: 1478
Как Навальный собирается воспитывать и что он сказал про платки: http://youtu.be/yiXHJxh9XNA
Я не пойму,почему запрещают носить платки?это же не паранжа