Киләчәге өметле “Өмет” газетасы

Эмет 3

Сергей Иванович Морозов Исхак Хәлимовны тәбрикли.

Ут күршеләребез — Ульян өлкәсе татарлары үзләренең милли басмаларының 25 еллык юбилеен билгеләп үттеләр

Россия төбәкләрендә демократия җилләре исә башлагач, илле еллар чамасы тукталып торган татар басмаларыннан беренчеләрдән булып 1989 елның 30 декабрендә Ульян өлкәсе татарларының “Өмет” газетасының тәүге саны дөнья күргән иде. Аның артыннан бер-бер артлы башка өлкәләрдә дә – Самарада — “Бердәмлек”, Кировта -  “Дуслык”, Оренбургта — “Яңа вакыт”, Төмәндә “Яңарыш” газеталары нәшер ителә башладылар.

Беренче булу бик җиңел түгел, әлбәттә. Тик менә Ульянның “Өмет”е беренчелеген әле беркемгә дә биргәне юк һәм бирергә дә теләми. Газетаның бүген дә элеккеге кебек үк укучылары саны кимеми, гел тотрыклы булып, 6 мең данәдән дә артыграк тәшкил итә.

“Өмет” үзенең 25 яшьлек юби­леен да беренчеләрдән булып билгеләп үтте. Бу көн­не өлкә үзәгенең Нариманов урамында урнашкан Татар мәдәнияте үзәгендә аның күп­санлы укучылары җыелган иде. Юбилярны тәбрикләргә өлкә җитәкчеләре – губернатор, өлкә хөкүмәте рәисе Сергей Иванович Морозов үзе һәм законнар чыгару җыелышы рәисе Анатолий Александрович Бакаев килде.

Өлкә губернаторы бәйрәм сәхнәсенә чыгып, 25 ел буе “Өмет” газетасын җитәкләүче Исхак Хасибулла улы Хәли¬мовка үзенең зур рәхмәтен белдергәннән соң, басманың өлкәдә беренчеләрдән булып “Халыклар дуслыгы” медале белән бүләкләнүе турында шатлыклы хәбәрне җиткерде. Аннан соң ул Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре һәм Ульян өлкәсе массакүләм мәгълүмат чараларының атказанган хезмәткәре исемнәрен йөртүче баш мөхәрриргә ре¬дакциягә яңа заманча компьютер техникасы комплексын сатып алу өчен сертификат тапшырды. “Өмет” журналистлары — җаваплы секретарь булып эшләүче Рузия Хәлимова, Кулаткы районы буенча газетаның үз хәбәрчесе Римма Алькаева губернаторның Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

“Өмет” газетасы менә күп еллар инде өлкә губернаторы һәм хөкүмәте канаты астында автономияле өлкә учреждениесе буларак яши һәм өлкә бюджетыннан финанслана. Әнә быел да, бөтен илдә финанс кризисы күзәтелгәндә, күп урыннарда массакүләм мәгълүмат чараларына ярдәм итү киметелгәндә, “Өмет” газетасына өлкә бюджетыннан акча 30 процентка күбрәк бүлеп биреләчәк. Баш мөхәррирнең бу турыда әйткән сүзләрен бәйрәмгә килүчеләр көчле кул чабулар белән каршы алдылар.

Казаннан килгән җырчы¬ларның берсе Татарстанның халык артисты Равил Харисов рус телендә бөтенебезгә дә – русына да, татарына да, башка милләт халыкларына да яхшы таныш булган композитор Александра Пахмутованың “Надежда” җырын башкарганда халык шулай ук тамаша залын көчле алкышларга күмде. “Өмет” русчага тәрҗемә итсәң, нәкъ “Надежда” дигәнне аңлата да бит инде. Чыннан да, “Өмет” газетасының киләчәге шактый өметле күренә бүген.

Юбилей кичәсендә җир­ле шагыйрә Наҗия Шагаева, композитор Илдар Сәлахетдинов иҗат иткән Татарстан Республикасының атказанган артисты, Ульян өлкәсенең атказанган мәдәният хезмәткәре исем­нәрен йөртүче Әлфия Рамазанова башкаруында “Өмет” газетасы гимны да бик тә урынлы яңгырады.

Татарстан башкаласы Казаннан килгән мөхтәрәм ку­накларның – Бөтендөнья татар кон­грессы башкарма комитетының мәгъ­лүмат идарәсе җитәкчесе, “Халкым минем” газетасының баш мөхәррире Гөл­наз Шәйхинең, “Шәһ­ри Казан” һәм “Без — бергә” га­зеталарының баш мөхәррире Гөлнара Са­­бированың тәб­рик­ләүләрен дә Ульян тамашачысы бик җылы каршылады. Гөлназ ханым Исхак әфәндегә Бөтендөнья татар конгрессының иң зур бүләген – «Татар халкына күрсәткән хезмәтләре өчен» медален, ә Гөлнара ханым «Татмедиа» агентлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

Ульян өлкәсе мөсел­ман­нарының региональ Диния нәзарәте рәисе, баш имам-ахун Илдар хәзрәт Сафиуллинның әле шушы көннәрдә генә Исхак әфәнде Хәлимовка Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәтенең истәлекле медален бирү турында карар кабул ителүе турында хәбәрне ирештерде һәм бу бүләкнең милли бәйрәмнәребезнең берсендә бөтен халык алдында тапшырылачагын белдерде.

Ә сәхнәгә күтәрелгән татар эшкуарлары, хәйриячеләре үзләренең яраткан “Өмет” газетасына, аның журналистларына күп зур бүләкләр алып килгәннәр иде. Мәсәлән, Иске Кулаткы районында туып үскән, Саратовның “ГЭКСАР” заводы генераль директоры, шулай ук туган районының башлыгы булып та эшләүче Эдуард Әнвәр улы Ганиев “Өмет”кә саллы акчалата ярдәм күрсәтеп кенә калмыйча, илледән артык мохтаҗларны яраткан газеталарына яздырырга да өлешен чыгарды. Өлкәнең Фәрит Әюпов, Расих Гатауллин кебек та­нылган эшкуарлары да бу изге гамәлдән читтә калмадылар.

“Өмет”не котлау өчен Ульян өлкәсе татарларының татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рамис Са­фин, районнарның һәм шәһәрләренең алты-җиде җир­ле автономияләре вәкил­ләре дә күп җылы сүзләр табып, саллы бүләкләрен тапшырдылар.

Без, “Өмет” газетасының дуслары, Самара өлкәсенең “Бердәмлек”, Оренбургның “Яңа вакыт”, ульянлыларның ут күршеләре Татарстан Рес­пуб­ликасының Чүпрәле ра­йоны газетасының баш мө­хәр­рирләре Рәфгать Әһ­лиул­лин, Фәннүр Гайсаров, Резеда Җамалетдинова да ка­ләмдәшләребезгә яхшы те­ләкләребезне алып килгән идек, бүләкләребезне дә бирдек.

Күрше төбәкләрдән килгән мөхәррирләр – (уңнан сулга) Рәфгать Әһлиуллин, Фәннүр Гайсаров, Резеда Җама­летдинова каләмдәшләрен сәламлиләр.

Күрше төбәкләрдән килгән мөхәррирләр – (уңнан сулга) Рәфгать Әһлиуллин, Фәннүр Гайсаров, Резеда Җама­летдинова каләмдәшләрен сәламлиләр.

Фәридә-Алсу дуэты буенча таныш булган Татарстанның танылган җыр­чысы Алсу Сөнгатуллина.

Фәридә-Алсу дуэты буенча таныш булган Татарстанның танылган җыр­чысы Алсу Сөнгатуллина.

Тәбрикләүләр, котлаулар, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар тарафыннан башкарылган җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды. Яңа Малыклы районының танылган мәдәният хезмәткәрләре – ирле-хатынлы Гакыйль һәм Рәисә Шәкүровлар бүләккә шулай ук матур җырлар, шигырьләр әзерләгәннәр иде. Гакыйль Шәкүров юбилей кичәсендә үзенең “Өмет”кә багышланган яңа җырын башкарды.

Николаев районының педагогия хезмәт ветераны, шагыйрь Мәүлүт Саюков “өмет”леләргә теләкләрен шигъри юллар аша әйтеп бирде. Аның әйткән сүзләре, фикерләре “Өмет”кә югары бәя, киләчәктә тагы да текәрәк үрләр яуларга этәргеч буларак яңгырадылар. Бигрәк тә егерме биш ел буе коллективка җитәкчелек иткән Исхак Хәлимовка карата әйтелгән сүзләр игътибарга лаек, минемчә.

Син капитан, Исхак, рулевой

                                              да,

Синең кулда «Өмет» язмышы.

Яшәт үзен, маяк булып

                                       янсын

Халкым күңелендә балкышы.

Менә шулай Ульян өлкәсе­нең татар җәмәгатьчелеге вәкил­ләре, өлкә һәм җирле хакимиятләр белән берлектә кулга-кул тотынышып, яраткан “Өмет” газеталарына ныклы терәк булып, аны киләчәктә сак­лап калу өчен зур эшләр, изге гамәлләр башкаралар. Шуңа да “Өмет” газетасының киләчәге бүген өметле күренә дә инде. Безгә, самаралыларга да, ут күршеләребезгә тигезләнергә кирәктер, мөгаен.

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН,

Самара өлкәсе татарларының “Бердәмлек” газетасы баш мөхәррире.

Сүз ахырында: губернатор Сергей Иванович Морозов Ульян өлкәсенең югары бүләген — «Халыклар дуслыгы» медален икенче көнне 1200 кеше сыйдырышлы Ленин мемориалында үткәрелгән зур очрашуда тамашачыларның ал­кышлары астында «Өмет» газетасының баш мөхәррире Исхак Хәлимовка тапшырды. Моңа кадәр мондый зур бүләкнең өлкәнең бер генә бас­масына да бирелгәне булмаган.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1594

Один комментарий