Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Курган өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Курган өлкәсе татар конгрессы җирле иҗтимагый оешмасы активы белән очрашты. Очрашу Курган өлкәсе Хөкүмәте йортында узды. Анда шулай ук Курган өлкәсе губернаторы Алексей Кокорин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Алексей Кокоринга Курган өлкәскендә яшәүче татарларга ярдәме, татар теле һәм мәдәнияте саклануга уңай шартлар булдыруы өчен рәхмәт белдерде.
Ватандашлар белән аралашып, Татарстан Президенты татар телен һәм мәдәниятен саклап калуның һәм гомум рухи кыйммәтләрне арттыруның мөһимлеген ассызыклады.
Очрашуда катнашучылар тел һәм мәдәниятне саклап калу, яшьләрне тәрбияләү турыда фикерләштеләр. Курган өлкәсе татар конгрессы җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Ринат Кәримов сүзләренчә, бүген татар теле өлкәнең 6 мәктәбендә укытыла. Шул ук вакытта татар теле һәм әдәбияты укытучылары җитмәү сизелә. Шулай ук якшәмбе көнне укыту алып барыла торган татар мәктәпләре өчен методик эшләнмәләр булмау сәбәпле, андый формада белем бирү өчен укыту планнары һәм программалар эшләүдә ярдәм кирәк. Очрашуда катнашучылар Курган өлкәсенең Шадрин районындагы Сабан туй кысаларында милли көрәшне үткәрүдә ярдәм итүне дә сорады.
Аларны тыңлап, Рөстәм Миңнеханов Татарстан педагогика училищеларында Курган өлкәсе өчен яшь белгечләр әзерләү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.
* * *
С активом региональной общественной организации «Конгресс татар Курганской области» встретился сегодня Президент Татарстана Рустам Минниханов в ходе рабочего визита в Курган. Встреча состоялась в Доме Правительства Курганской области. В ней также принял участие губернатор Курганской области Алексей Кокорин.
Рустам Минниханов поблагодарил Алексея Кокорина за помощь татарам, проживающим в Курганской области, и выразил признательность за создание благоприятных условий для сохранения татарского языка и культуры.
Обращаясь к соотечественникам, Президент Татарстана подчеркнул важность сохранения татарского языка и культуры и преумножения общих духовных ценностей. Рустам Минниханов рассказал о проекте по изучению татарского языка через интернет «Ана теле», спутниковом телеканале «ТНВ-планета», социальной сети «Татар иле» и других проектах, способствующих объединению татар всего мира.
Участники встречи обсудили вопросы сохранения языка и культуры, воспитания молодежи.
Как рассказал председатель правления общественной организации «Конгресс татар Курганской области» Ринат Каримов, в настоящее время татарский язык преподается в 6 школах Курганской области. Вместе с тем ощущается нехватка преподавателей татарского языка и литературы, также в связи с отсутствием методических разработок для воскресных татарских школ имеется потребность в помощи по разработке учебных планов и программ для данной формы обучения. Участники встречи также попросили оказать содействие в проведении соревнований по национальной борьбе куреш в рамках Сабантуя в Шадринском районе Курганской области.
Выслушав соотечественников, Рустам Минниханов предложил рассмотреть возможность подготовки молодых специалистов из Курганской области в педагогических училищах Татарстана, сообщает пресс-служба Президента РТ.
Просмотров: 1973