Сок елгасы буендагы уен «вәгъдә иткәнчә»

65381665_1287246589_64756jpgБала чакта без нинди генә уеннар уйнамый идек. Шуларның берсе «Син ничә хатынга өйләнәсең?»  иде. Сок елгасы буена су коенырга баргач, яр буеннан шома таш кисәге табасың да, аны, иелебрәк басып, су өстеннән очырасың. Күп очракта арабыздан Фәрит исемле малай җиңүче була иде – аның ташлары су өстеннән күп тапкыр тими ераккарак китәләр иде.

Фәрит, су буендагы уен «вәгъдә иткәнчә», өч-дүрт тапкыр өйләнде, һәрбер хатыныннан икешәр баласы булды. Ләкин әллә холыклары туры килмәүдән, әллә башка сәбәптән, аларны сабыйлары белән ташлап, чәчәктән чәчәккә кунучы бал корты кебек, тагын да яшьрәккә, матурракка өйләнде. 

Әллә язмыш, әллә шул хатыннарының каргышы, рәнҗеше төште, Фәриткә, илле яше дә тулмаган килеш, йөрәк өянәге булды. Кемгә дә кирәге калмаган ир-ат озакламый вафат та булды.

Илсур.

samtatnews.ru

Просмотров: 1765

3 комментариев

  1. Зәйнәп апа, беренче уен бездә «питке» иде) Башта «Кем баш?» , «Кем арты?», «Кем трети»… икәнен билгеләп чыгабыз. Аннары «экзамен» ничә икәнен килешәбез. Шакмаклар сызып, таш я шакмаклап киселгән агач кисәген шунда сыңар аяк белән йөртәсе. Кемдер уң аяк белән йөртә, кемгәдер сулы белән уңайрак. Зурларга икенче аякны җиргә төшерергә ярамый. Кечерәк балаларга рөхсәт итәбез. Барлык шакмакларны да йөреп чыккач, экзамен җитә. Ул «экзамен» биргәндә башка балалар: «Бет-бет-беткере, миңа килеп җиткере» дип теләк теләп тора)

  2. эке- бэке, кыек сэке, майлы ботка- эремчек. Син калып тор, энем, чык!

    Сикреп тэштем бакчага. Бастым кэмеш акчага. Егерме биш ел хезмәт иттем Александр патшага

  3. 1.Шакмаклар буеча таш этеп сикереп әткәли уйный идек.Кардан беренче әрчелгән урыннарда.
    2.Туп белән лапта.Җир кипкәч.Анысын күпләр беләләрдер. Ике яктан торып уртадагы кешеләргә туп аталар. туп тигән кеше уеннан чыга.
    3.Күрше малайлары белән чижик уйный идек.Җиргә кечкенә генә чокыр казыйсың. Шул чокырга аркылы итеп кечкенә таяк саласың. Шуны икенче таяк белән эләктереп ыргатасың. Төрле фасоннар белән. Кем ераккарак очыра. Озынлыкны шул ата торган таяк белән үлчисе.
    4. Куышып уйнауны без әбәкле ди идек.
    5. Өйдә җырлап бармаклы уены уйный идек.Бармаклар тезелеп куела. Аннан куплетлар җырлана. Куплет кемдә тәмамлана, шул уеннан чыга.