2 майда Елховка районы Тупли авылының авыл зиратында өмә үткәрелде. Туплилылар, авылдан чыккан кешеләр зиратны җыештырды.
Адәм баласының соңгы йорты – зират. Аның турыннан узган һәр кеше бу дөньяның мәңге түгеллеген исенә төшерә һәм вафат булган әби-бабаларыбыз, туганнарыбыз рухына дога кыла, үзенең кылган гамәлләре турында уйлана. Бүген яшәгән йортыбыз ничек чиста булса, зиратларыбыз да җыештырылган, аның кабер рәшәткәләре буялган, чәчәкләр утыртылган булырга тиеш. Моның савабы да әйтеп бетергесез бит.

Габдулла Гыйльманов

Наил хәзрәт Гыйматдинов

Рифкать Хуҗин

Ибраһим, Шәфигулла һәм Вил агалар

Гайнетдинов ага

Якуп Сабиров

Искәндәр Якупов

Исмәгыйль Латыйпов һәм Җәүдәт Шәрәпов

Шәкүровлар

Якуп ага Абдуллов

Сәетгали Моталлапов

Искәндәр Мөхәммәтшин

Мингалиевлар

Исхак Вәлиев

Шәфигулла Әлемкәшев әтисе Нәбиулла белән чүпләрне ташып тордылар.

Рөстәм Галимов йөк машинасында иде
Авыл зиратларында өмәләр уза. Килегез, үзегезнең туганнарыгызның каберләрен карап, чистартып китегез. Мөселман зиратлары, татар авыллары ерактан ук пөхтәлеге, чисталыгы белән аерылып торса, яшеллеккә күмелеп утырса, нинди күркәм булачак бит!
Әнәс МИНГАЛИЕВ фотосурәтләре.
КОНТЕКСТ:
Зиратларда өмәләр уза
Просмотров: 2311
1001 Ходайнын ряхмятляре тешсен батыр эбзиляр хям егетляр сезгя.Кем ,кая ,касы авыл татары булмасын уз нясел-кабилясен зурлаган адям баласына Ходай шекер колсын изге эшегез,ниятегез эчен.Баш иям сезгя!!!
Честь и хвала ВСЕМ! МОЛОДЦЫ!