Буыннар чылбырын өзмичә сакларбыз

загруженное

Гайфулла бабай Хамматшин Яңа Ярмәк авылында туа.

Әтиемнең әнисе — яраткан Тәнзилә әбием белән икәүләшеп гаилә альбомын карарга яратабыз. Минем сабый, әтиемнең яшүсмер вакытта төшкән фотосурәтләре арасында иске, аклы-каралылары да бар. “Бу — минем олы апаларым, ә болары — Газизнур белән Исламнур абыйларың”, — дип аңлата әбием, сурәтләрдәге кешеләргә күрсәтеп. Бу яшь кенә егет-кызларда бүгенге олы туганнарыбызны тану миңа кыенрак.

- Ә менә монысы — әтием Гайфулла, синең дәү бабаң була, — ди Тәнзилә әби, бер бабай рәсемен кулы белән сыпырып. Ул еш кына миңа аның турында сөйли.

… Гайфулла бабай Хамматшин  1913 елда Камышлы районы Яңа Ярмәк авылында туа. Әниләре авырып бакыйлыкка киткәндә, аңа бары тик ике, ә абыйсы Сәгыйдуллага дүрт яшь була. Бераз вакыт үткәч, әтиләре башка хатынга өйләнә, һәм бу гаиләдә тагын өч бала туа.

Үсеп, эшкә ярый башлагач: “Үз тамагыңны туйдырырга булса да җитәр”, — дип, бабайны күрше байга ялчы итеп бирәләр, һәм ул хуҗасының бөтен йорт эшләрен эшләп тора.

Сөйгән кызы Әнисәгә өйләнеп, үз тормышын корып җибәргәч тә, Гайфулла бабама җиңел булмый. Яшьләр ат караучысы өендә яшиләр. “Ул өйдә бик суык иде, күпме генә тырышсак та җылыта алмадык”, — дип сөйли булган Тәнзилә әбиемә әнисе. Кыш көне туган игезәк кызларының берсе салкын тидерә һәм үлеп китә. Бераздан тагын бер кызлары дөньяга аваз сала.

Авылда эш булмагач, Гайфулла бабай Чиләбе өлкәсенә эшкә китә һәм инде гаиләсе янына әллә нигә бер ялга гына кайта.

Сугыш башлангану хәбәрен дә ул Чиләбедә ишетә, шуннан фронтка да китә. Тик кулына мылтык алып, фашистларга каршы көрәшергә өлгерми — әсирлеккә төшә.

“Безне Германиягә куып илттеләр, ә анда бер бай кешегә хезмәткә саттылар. Хуҗа бик усал кеше иде. Ашатмый-эчерми, эшләтә дә эшләтә. Хәле бетеп егылганнарны шунда ук аталар иде. Бервакыт мин дә, хәлем бетеп, кырда егылдым. Үземә мылтык төзәгән караучыдан аңлата алган хәтле: “Ике балам хакына үтермә”, - дип соралдым. Ул мине жәлләп, шунда калдырып китте.

Мине башка кеше үзенә эшкә алды. Биредә әсирләрне ул кадәр интектермәделәр”, — дип сөйләгән Гайфулла бабай балаларына.

Сугыш тәмамлангач, әсир­лектә бул­ганнарны халык дош­маны дип игълан итәләр. Гайфулла ба­бам да алар рәтендә булып, Донбастагы күмер чыгару шахталарына эшкә җибәрелә. Алар  җир астына төшеп, көненә сигезәр сәгать тын алмаслык тузан эчендә күмер чапканнар. Бары 1947 елда гына үзен эштә яхшы күрсәткән Гайфулла Хамматшинга туган авылына кайтып, гаиләсе белән күрешеп килергә рөхсәт итәләр.

Әйтеп тә торасы юк, сугыштан соң авылда ир-атлар аз була, эшче куллар җитешми. Шуңа күрә колхоз җитәкчеләре киңәшеп, кирәк җирләргә хатлар язып, Гайфулла бабайны Яңа Ярмәк авылында калдыралар. Ул колхоз атларын караган, чәчү эшләрендә актив катнашкан, соңрак терлекчелек фермасында эшләгән. “Гомумән, бер эштән дә баш тартмый иде ул, кайда эшче куллар кирәк  — шунда эшләде”, — дип сөйли Тәнзилә әбием миңа, яхшы эшләгәне өчен әтисенә бирелгән Мактау кәгазьләрен күрсәтеп. Әбием — Гайфулла бабай белән Әнисә әбинең сугыштан соң туган дүрт баласының иң олысы.

- Тормышында күп авырлык­лар күрсә дә, әтиебез йомшак күңелле, сабыр кеше иде. 13 ел яткан әниебезне бер зарланмый карады, безне — балаларын да, тәрбияләде. Ә менә болар — Бөек Җиңүнең юбилей елларында бирелгән хөкүмәт бүләкләре, — ди әбием, фотосурәттә әтисенең күкрәгендәге медальләрне күр­сәтеп.

Гайфулла бабай 1986 елда үлеп киткән. Мин аны фото­сурәтләрдән генә күреп белсәм дә, якын итәм, аның турындагы истәлекләрне яратып тыңлыйм. Әмир энем үскәч, әбием белән дәү бабабыз турында аңа да сөйләрбез, буыннар чылбырын өзмичә сакларбыз.

 

Карина АРСЛАНОВА,

Самара шәһәренең 90 санлы мәктәп укучысы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1168

Комментирование запрещено