Өченче көн тоташ кар ява…

загруженное (1)

Тупли авылыннан Насыйбулла Ибраһим улы Хәкимов

Егерме ел әрни бу яра,

Өченче көн тоташ кар ява…

Радиалгычтан Илһам Шакировның шушы җыры яңгыраган саен зур әтием моң тыңлаган булып, уйга тала. Еш кына күзләрендә яшь бөртеге бөреләнә дә акрын гына агып төшә. Ләкин зур әти моны сизми. Ә мин, яшүсмер бала, бу хәлне беренче тапкыр гына күзәтмим. Ник елый соң зур әтием?

Әтиемнең бертуган абыйсын, Насыйбулла Ибраһим улы Хәкимовны, мин башкача атый да алмыйм, шул хәтле якын ул миңа. Бүген, инде бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашып килгән көннәрдә, бу сорауга җавапны мин үзем дә аңлыйм һәм бу турыда газета укучыларына да сөйлисем килә.

Илебез өстенә фашистлар ябырылып килә башлагач, безнең Елховка районы, Тупли авылы ирләре дә Ватаныбызны сакларга китеп бардылар. Арада безнең бабабыз Ибраһим Әбделхәким улы Хәкимов һәм аның олы улы Насыйбулла да була.

Бабай сугышка 1941 елда китә, Сталинград янында барган каты сугышларда яралана, кулын югалта. 1943 елда, госпитальдә дәваланып чыккач, аны өйгә кайтарып җибәрәләр. Ә бу вакытта авылыбыз септик ангина белән зарарланган була. Шулай итеп, яраларыннан хәлсезләнеп кайткан бабай да ангина белән авырый һәм вафат була.

Әтисен югалткан авыр көн¬нәрдә зур әтигә армия сафларына чакыру кәгазе килә. Ул вакытта аңа әле 18 яшь тә тулмаган була. Мәләкәстә хәрби әзерлек үткәннән соң, көз башында, аны фронтка алалар. Зур әти Украинаны азат итүдә катнаша һәм беренче һөҗүмдә үк яралана. Ә шулай да ул сугыш кырыннан чыкмый, Днепрны кичкәндә батырлык күрсәтеп, бата башлаган иптәшләрен үлемнән коткара. Моның өчен аны Кызыл Йолдыз ордены белән бүләклиләр, лейтенант званиесе бирәләр…

Илһам Шакировның “Өченче көн тоташ кар ява” җырындагы хәл Кременчуг шәһәрен азат иткәндә килеп чыга. Дошман минасы взвод командиры бе¬лән безнең абый арасында шартлый. Шул мизгелдә командир һәлак була, ә зур әти каты яраланып, госпитальгә эләгә. Озак дәваланса да, бу ярадан ул инвалид булып кала. “Аның тәнендә мина ярчыклары әле дә бар”, — дип сөйли иде зур әни — аның хатыны Сара апа. Шул ярчыклар кузгалып-кузгалып зур әтинең тәнен дә, җанын да әрнеткән икән.

Зур әти, инвалид булуына карамастан, Үзбәкстанның Наманган шәһәренә, хәрби киемнәр тегү фабрикасына директор ярдәмчесе итеп эшкә җибәрелә. Аннан ул 1946 елда гына әйләнеп кайта, колхозда эшли, биш баласын үстереп аякка бастыра.

“За отвагу” медале зур әтине 1979 елда гына эзләп таба. Шуны гына көткән кебек, шул ук елның сентябрендә, 54 яшендә зур әтием вафат булды…

Шундый газаплар, зур югалтулар белән килгән Бөек Җиңүнең 70 еллык тантанасын бәйрәм иткән көннәрдә зур әтием — Насыйбулла Ибраһим улы Хәкимовны олы хөрмәтем, чиксез рәхмәтем белән, горурланып искә аласым килә.

Шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашкан, бүгенге көндә исән булган Тупли авылы каһарманнарына олы рәхмәтләремне җиткереп, вафат булганнарының рухы алдында баш иеп дога кылам.

Рәхмәт сезгә, сугыш батырлары, хөрмәтле ветераннар!

Исламия Мотыйгулла кызы СӨЛӘЙМАНОВА.

Самара шәһәре.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1670

Один комментарий

  1. Нясибулла абыйны мин, Ахметзянов Исхак Исмагиль улы, бик яхшы хатерлим.
    Нясибулла абыйнын бабасы Абдельхаким хям минем Ахмятжан бабай — бертуганнар! Шул унайдан Нясибулла абый туганныкны гел якынайтып яшяде, бабай, хям эбине мяжлесляреннян беркайчан да калдырмый иде, гел узе килеп чакыра иде кунакка. Нясибулла абый чибяр, яхшы кеше иде, урыны жянняття булсын.