Яңа Ярмәк авылында Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм үткәрелде (ФОТОРЕПОРТАЖ)

getImage (8)Язлар җиргә бәйрәм булып килә,
Туган якка, Илем-йортыма.
70 ел элек җиргә килгән
Җиңү көне генә ни тора!

Бөек Ватан сугышының тынганына 70 ел вакыт үтте. Күпме еллар узса да, халык хәтерендә ул иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр, һәм халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр.

9 майда Камышлы районы Яңа Ярмәк авылында Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм үткәрелде. Чарага сугыш һәм тыл ветераннары чакырылды. Аларга мәктәп укучылары һәм авыл һәвәскәрләре көче белән “Онытырга мөмкин түгел” дип аталган концерт күрсәтелде.

getImage (1)getImage (2) getImage (3) getImage (4) getImage (5) getImage (6) getImage (7) getImage (8) getImage (9) getImage (10) getImage (11) getImage (12) getImage (13) getImage (14) getImage (15) getImage (16) getImage (17) getImage (18) getImage (19) getImage (20) getImage (21) getImage (22) getImage (23) getImage (24) getImage (25) getImage (26)

Авылдашларыбызны бәйрәм белән Камышлы муниципаль районы администрациясе вәкиле Рөстәм Ринат улы Гайсин, авыл советы җитәкчесе урынбасары Фәридә Ядкәр кызы Шәрәфетдинова, Самар Губерна Думасы депутаты Гомәр әфәнде Вәлитовның ярдәмчесе Хәлит Миргарифан улы Шәйдуллин тәбрикләделәр. Сугыш еллары турында авылыбызның хезмәт ветераны Ринат Зиннәт улы Нуриев сөйләде һәм тантанага килгәннәрне Бөек Җиңу бәйрәме белән котлады.

Соңыннан ветераннар, тыл хезмәтчәннәре чәй табыны артында үткән елларны искә алдылар.

getImage (29) getImage (30)getImage (32) getImage (33) getImage (34) getImage (35)getImage (27) getImage (28)getImage (36) getImage (37) getImage (38)getImage (31)

Яңа Ярмәк авылы төркеменең модераторлары Сания НУРЕТДИНОВА һәм Галия ВӘЛИӘХМӘТОВА (төркемнең администраторы — Алия АРСЛАНОВА).

Просмотров: 1830

Комментирование запрещено