Ватандашлык һәм кардәшлек хисләрен яңарттык

070515

Майның 7ндә Самар Җәмигъ мәсҗидендә ветераннарны чакырып Коръән табыны уздырдылар

Ватаныбыз Русия иминлеген саклап калуда зур батырлыклар, түземлелек күрсәткәннәргә дәүләтебез тарафыннан һәрвакыт һәрдаим  хөрмәт күрсәтелеп килә.

Бөек Ватан сугышы  тәмамлануга 70 ел булды. Бу датаны  халкыбызның бер өлеше күз яшьләре аша, икенчеләре тирән хәсрәтләр дәръясына  чумып каршы алды. Бу — табигый хәл. Сугыш әфате күп гаиләләргә ачы хәсрәт китерде. Халкыбызда:»Вакыт белән яра җөйләнә»,- дигән әйтем яшәсә дә, Бөек Ватан сугышының җәрәхәтләрен үз җилкәләрендә күтәргән, йөрәкләре аша уздырган буын исән чакта фаҗига фаҗига булып калачак.  Еллар үтү белән буыннар алмашынса да, нәсел-ырудагы югалтулар йөрәкләрдә һәм маңгайларда мәңгегә хәсрәт сырларын калдырдылар.

Татар халкы үлгәннәргә Коръән укып күңелен юата, ә исәннәргә, кылган гамәлләренә соклану белдереп, мәдхия җырлый, олуг хөрмәт күрсәтә.

Майның 7ндә Самар Җәмигъ мәсҗидендә Самар өлкә диния  нәзарәте һәм Җәмигъ мәсҗиде мөтәвәлияте белән берлектә гыйбадәтханәнең аш-су залында ветераннарны чакырып Коръән табыны уздырдылар. Мәртәбәле мәҗлескә шулай ук Тарихи мәчет, Иске мәчет, Кряж, Зубчаниновка, Мехзавод бистәләреннән дә ветераннар килгәннәр иде. 

Зур зал кунаклар белән тулы булды. Берсеннән-берсе нурлы йөзле, кыр чәчкәләредәй аллы-гөлле күлмәкләрдән әбиләребезнең утыруы тантананы бизәп җибәрде.

Мөфти Талип хәзрәт Яруллин Җиңү бәйрәменең  70 еллыгына багышланган ватанпәрварлык белән сугарылган нотык тотты. Талип хәзрәтнең фәлсәфи, тарихи, тәрбияви вәгазен Вагыйз хәзрәт Яруллин Коръән укып көчәйтте.

Аллаһыга шөкер, табында канлы гамәлләр  башкарып Бөек Җиңүне якынайткан картлар белән янәшә гыйлем ияләре дә утырдылар. Ә бу инде икесе бергә җәмгыятебездә хикмәтле көчләрне үстерүдә гаҗәеп уңдырышлы җирлек дип әйтәсе килә.

Һәр табын ватандашлык һәм кардәшлек хисләрен яңарта. Гаиләләрдә, нәсел-ыруда, милләттә изге мөнәсәбәтләр яшәгәндә генә, ватанпәрварлык  хисе туа.

Самар Җәмигъ мәсҗидендә уздырылган Коръән мәҗлесе куйган максатына иреште.

Әлбәттә инде, мондый аш-су табыннары чыгымнар таләп итә.Эшкуарларыбыз Али Сөләйманов һәм Марс Бахитовларның мул сәдакалары мөмкинлек бирде. Изге Китабыбызның «Гыймран» сүрәсендә:»Ул изге тәкъва бәндәләр шат вакытта да, кайгылы вакытта да Аллаһының биргәненнән Аллаһы ризалыгы өчен өлеш чыгарырлар»,- ди.

«Эшбатырларыбыз Али Сөләймановка һәм Марс Бахитовка биргән сәдакалары үзләренә изгелек, яхшылык, бәрәкәтле маллар булып кайтсыннар», дип табындагылар дога кылдылар.

«Залдагы 150 кунакка һәм төрле сәбәпләр аркасында мәҗлескә килә алмаган 31 ветеранга, бүләкләрне өйләренә итеп бирделәр», диде мәҗлесне түгәрәкләгәндә Самар Җәмигъ мәсҗиденең ветераннар Шурасы рәисе, отставкадагы майор, Кызыл Йолдыз ордены иясе, 87 яшьлек Таһир ага Мамышев.

Шамил БАҺАУТДИН.

«Салям» газетасы, tatarlarsamara.org.

Просмотров: 1346

Комментирование запрещено