Миңа таллар кипаристан матуррак күренәләр

Хәйрет­ди­новлар гаиләсе.

Хәйрет­ди­новлар гаиләсе.

“Яшьлегеңдә өлкәннәргә нинди мөнәсәбәт күрсәтсәң, шулар кире үзеңә әйләнеп кайта” дигән гыйбарә бар. Ул Похвистнево районы Яңа Мансур авылында гомер итүче Хәйретдиновлар гаиләсенә туры килеп тора.

- Без гомер буе әти-әни белән бергә яшәдек, ә хәзер үзебез дә улыбыз Рамил һәм киленебез Эльвира белән бик тату гына яшәп ятабыз. Ә кызыбыз Рания үз гаиләсе белән яши. Без бер-беребезгә каршы сүз әйткәнебез юк, һәрчак уртак фикергә килү юлын табабыз. Әнә оныкларыбыз да үсеп җитә инде. Олысы Ранил шәһәрдә югары уку йортында, төпчегебез Рәфис җиденчедә укый. Әле менә язгы каникулларда лагерьга ял итәргә китте, - дип әңгәмәбезне башлап җибәрде Әминә ханым. 

- Хуҗалыгыбыз зур, терлек асрамыйча булмый. Эшләмәгән ашамый, диләр бит халыкта, - дип өс киемнәрен сала-сала сүзгә кушылды әле генә абзардан кергән Дамир ага.

Менә шушы сокланырлык матур гаилә сугымга дип утыз баш мөгезле эре терлек үрчетә, кош-корт асрый, зур бакчаларында бәрәңге һәм яшелчә үстерә. Итне төрле җиргә илтеп сатуга тапшыралар. Ә сугым бозауларын ерак авыллардан сатып алып кайталар.

…Йорт башлыгы Дамир ага — кырык биш ел буе колхозда механизатор, ә Әминә апа кырчылык бригадасында эшләгәннәр. Ә хәзерге тормыш элеккечә түгел бит инде. Рамил терлекләрдән бушаган арада авылдашларының өй түбәләрен яба, евроремонт ясап бирергә өлгерә. Ә килен социаль хезмәткәр булып эшли.

- Авыл продукциясенә бәяләр түбән, дип тормыйбыз, үз хуҗалыгыбызда эшләп, көн күрәбез. Тракторыбыз бар, бакчаны шуның белән эшкәртәбез. Печән вакыты  җитте исә, иртәнге сәгать дүрттән торып, гаиләбез белән печән чабарга китәбез. Аны да трактор белән чабып, кояш кызуында киптереп, ташып, эскертләргә өеп тә куябыз. Оныкларыбыз да бу эштән читтә калмыйлар. Менә шулай җәйнең үткәне сизелми дә кала.

Хәйретдиновлар белән күмәк хуҗалыкларның гөрләп торган елларын сагынып искә төшереп алдык.

- Ул вакытта тормыш матур, яшәү күңеллерәк иде шул. Басуларда кызу эш кайнаган, чәчүлекләр өстендә тургайлар сайраган вакытта беренче буразна салу бәйрәме үткәрелә иде. Яшь-җилкенчәк концерт программалары белән чыгыш ясый, ә авыр эштән арыган механизаторлар шул арада ял итә.  Мондый матур чакларда шаярту, уен-көлкедән тирә-як гөрләп тора, эшчеләрнең күңелләре күтәрелеп китеп, эшкә яңа көч белән алыналар иде.

Хәзер, кызганычка, авыллар бетеп бара. Тирә-юнь тынлыкка талган. Авыл кешеләре дә ничектер башларын салып, боегып йөриләр сыман. Кайберәүләр бөтенләй авыл тормышына карата суынган. Алар терлек асрарга, җир эшкәртергә  теләмиләр. Яшьләрнең күбесе шәһәрләргә агыла, ачмы-тукмы, шунда төпләнеп калу ягын карый. Ә шәһәрләшеп беткәч: “Авыл кешеләренә рәхәт инде, бөтен ризык үзләренеке, сатып алмыйлар.  Алар акча артыннан кумыйлар шул”, — дип зарланалар. Алар бит сугымга дип үстерелгән бер бозауны ике ел буе карарга, астын тазартырга, печәнен, фуражын җитештереп торырга кирәк,  дип белмиләр. 

Шуңа күрә бергә яшәп, бергә эшләү җиңелрәк тә, күңеллерәк тә. Тырышып, булсын дип эшләгәнгә күрә тормышыбыз бөтен, күңе­лебез күтәренке. Матур киемнәребезне киеп, яхшы машинага утырып, туганнар белән кунакка йөрешергә, җигелеп эшләргә дә вакыт табабыз, — дип сөйләделәр Хәйретдиновлар.

…Әллә чынлап та балаларыбызны шәһәрләргә озатып, шәхси оешма  хуҗаларына хезмәт иттереп ялгышабызмы икән? Бәлки чүп үләне астында кысыр яткан Җир-анабыз рәнҗи, үпкәлидер безгә?! Бәлки туып-үскән илеңдә эшләп, кемгәдер баш имичә, үз-үзеңә хуҗа булып, кешелек сыйфатыңны югалтмыйча  яшәүдәдер ул бәхет?!

Бәлки шушы сүзләрдән соң кайберәүләр: “Гомер буе авыл гыйбады булып яшәргәме инде хәзер?” — дип, әйтер. Әйе, яшәргә! Тик авыл гыйбады булып түгел, ә яраклы һөнәр үзләштереп, шушы белемнәрне кулланып, үләм-бетәм дип соңгы сулышында яшәгән авыл хуҗалыкларын яңадан торгызып, гөрләп яшәргә!

Нурсинә ХӘКИМОВА. 

«Бердәмлек».

Просмотров: 1194

Комментирование запрещено