«Никахсыз тормышның юньлегә илтмәвен хәзер генә аңладым…»

wpid-Smeshannyiy-brak-v-CHelnah-kak-sekret-pyati-urovney-0-300x264Мин – мишәр егете. Урыс кызы Ирина белән Самарның Гагарин исемендәге паркында таныштым да, шундук гашыйк булдым. Ул вакытта әле яңа гына институт тәмамлаган идем.  Үземнең бөтен буш вакытымны Иринага багышладым, эшли башлагач, аны бүләкләргә күмдем. Ике ай очрашып йөргәч, ул үзенең авырлы булуын әйтте. Туй ясадык. Әмма Ирина никах укытмады. «Мин урыс кызы, сез татарларның «штучкаларын» яратмыйм», – гына диде, минем үгетләүләремә дә карамыйча. Миңа моңа күнәргә генә калды. Никахсыз тормышның юньлегә илтмәвен хәзер генә аңладым…

Тугыз айдан безнең кызыбыз туды. Аңа Алсу дип исем кушарга хыялланган идем. Бала туып, исем кушу турында сүз чыккач, Ирина бу юлы да каршы төште. «Минем кызым колхоз хатыны исемен йөртмәячәк! Полина дип кушабыз!» – диде ул өйдә җәнҗал куптарып.

Мин эштә булганда, Иринамның туганнары кызымны чукындырып та кайтканнар. Әнием бу хәлләрне белгәч, бик авырып китте, ике атна хастаханәдә ятты, хатын аның янына хәл белергә дә җибәрмәскә тырышты. «Әниең сине миңа каршы котырта! Телефоннан шалтыратканың җиткән, барып йөрмә янына», – дип гел тукып торды.

Һәр көнне өйдә талаш. Иртәнге алтыда эшкә чыгып китәм, өйгә кайтмас өчен икенче эш таптым.

Нишләргә дә белмим инде. Әнием белән телефоннан сөйләшкәнне дә яратмый хәтта. Авылга ярты елдан артык кайткан юк. Гәрчә, туган авылым Самардан ерак булмаса да.

Ирина белән әллә кайчан аерылышкан булыр идем, тик кызымны үлеп яратам. Үзем әтисез үстем, шуңа да әни белән генә яшәүнең нинди авыр икәнен беләм мин. Тик Иринаның характерын да озак түзә алмам шикелле. Аның белән бәйләнеп, ашыктым бугай мин, ялгыштым… Башкаларга да киңәшем бар: кешене белеп бетермичә, ашыга-кабалана гаилә корма. Соңыннан үкенерлек булмасын!

Урыс кызына өйләнүем – икенче ялгышым. Бәлки, катнаш никахлар арасында бәхетле парлар да бардыр, сүз дә юк. Әмма дин дә, милләт тә аерым булган гаилә барыбер бербөтен була алмый икән.

Наил(исемемне үзгәрттем).

samtatnews.ru

Просмотров: 2340

9 комментариев

  1. Эниенне ихтирам итмэгэн кешедэ омет юк. Ирина сина бэхет китерэ торган хатын тугел. Хатын дип энидэн ваз кичеу ул сезнен характерсыз икэнегезне курсэтэ. Минем тормош иптэшем хыянэт иткэннэн сон да, мин уземнен энкэйне (кайнаны) рэнжетмэдем. Эниенэ кайтып йоре, ярдэм ит дип кенэ тора идем. Тормошта бер-беренне анлап, хормэт итеп якын куреп яшэргэ кирэк. Э андый хислэр булмаса гумеренне Ирина белэн заяга гына уткэрчэксен.

  2. Автор с Матерью в любом случае поддерживайте отношения, не оставляйте Ее. Если Никаха не было она Вам не жена получаеться, либо она идет с Вами на Никах, обьясните что это Грех, Прилюбодеяние. Что Бог Один, Един что на арабском Аллах, Ислам для всех народов в отличии от других религий. Она если из Христиан или Иудеев на ней можно жениться, хотя порицаемо это, Государство не по Шариату правит и в случае развода ребенок с ней о стаеться, где воспитывается не в Исламе. Тем не менее отчаиваться нельзя надо покаяться перед Аллахом.И либо сделать с ней Никах чтобы Законно по Исламу и объяснить что ребенок должен в полноценной семье расти, что Мать Вы не оставите и потихоньку изучать Ислам и до нее доводить Ин ша Аллах может уверует. Если она против Никаха и общения с Мамой то тут как вариант развод. Жизнь на этом не заканчивается Ин ша Аллах, за Мамой будете смотреть, ей нужна забота, от Дочери-Вы ведь не отказываетесь, будете поддерживать отношения и рассказывать об Исламе, женитесь теперь уже на Мусульманке Ин ша Аллах и все будет хорошо Аллах Бирса. смотрите сами Вы лучше знаете свою ситуацию. Посоветуйтесь с Хазратом которому доверяете. Аллах Ярдэм Бирсен.

  3. Лучше ужасный конец чем ужас без конца,Татар хатыннары да бар,руска чыгып,бахет тапмаган,тузеп,гомеренне исраф итма,чыбыкны сындыр!!

  4. Катнаш никах булган очракта бер беренне хормэт иту кирэк. Икегезнен берсе уз телэге белэн башка дингэ, гореф-гадятлэренэ риза булса гына рэтлэ гаилэ булып чыгарга момкин. ир кеше ир булырга тиеш! Кызнын итэгендэ буталып ятырга оят булырга тиеш! Эмма хатасын таныу да зур эш!

  5. Ния ул мишэр тип язды. Татар малае тип язсын

  6. Кызык Ирина: татарларнын, кайсыдыр «штучкаларын» яратмаган була, э кайсыдыр «штучкаларны» бик тэ ярата бугай (яратмаса авырлы булмас иде)

  7. Катнаш никахнын гомере озын булмый анын,бала тугач башлана ботен проблема,и картайган конендэ.
    Кемгэдер соннэт,кемнендер тэре суында коендырасы килэ,кемдер ислам,кемдер крест.дине тота,а бала нишлэргэ белми,янэсе узе хэл итсен,14-18 яше тулганчы имансыз йори,или гомумэн имансыз була,ике диннедэ тотасы килэ.ну кайсын сайларга белми бала.Этинеке дэ,энике дэ якын.
    Менэ шуннан сон башлана да инде барысыда…..

  8. Менэ дигэн итеп яшэуче бик куп зыялы гаилэлэрне белэм. Балалары да соклангыч. Ин мохиме — бер-беренэ хормэт. Шулай да узем балама язмышын башка дин кешесе бн бэйлэвенэ риза булмас идем. Идем дим, тик, эгэр дэ шулай була калса риза булмый кая барасын инде. Гомер буе «син шул чакта каршы килмэгэн булсан…» дигэн сузлэрне эйтэчэк бит алар