Авыл администрациясе сугыш елы балаларына берәр мең акча тараткан икән. Анда әнигә: “Хезмәт ветераннарына бирелми”, — дигәннәр. Ул: «Күп эшләргә дә ярамый икән», дип, гарьләнеп елады…
Бөек Ватан сугышы бер генә гаиләне дә читләтеп үтмәгән. Әтиләре фронтка киткәч, күпме бала ятим калган?! Аларның саны бик күп, санап бетергесез. Ятимлек ачысын безнең әниебез - Минегаян Әһлиуллина да татыган. Аның әтисе Минәхмәт бабай Мәрданов сугышның беренче көннәрендә үк фронтка китә. Ул вакытта минем әнигә — өч, абыйсына унбер яшь булса, иң кече энеләре туганга бары тик 40 көн генә була әле. Бабам шул китүеннән кайтмый, хәбәрсез югала.
Кайгы-хәсрәтнең иге-чиге булмаган ул көннәрдә. Хатын-кызлар көнне төнгә ялгап эшләгәннәр. Өйдә дә, колхозда да аларга ирләр эшен дә башкарырга туры килгән. Хатын-кызларның, яшүсмерләрнең үгез җигеп җир эшкәртүләре, кул көче белән чәчүләре, урулары, утынга, печәнгә үгез җигеп йөрүләре турында Хәдичә әбием елый-елый сөйли иде. Ә үгез бер киреләнсә, торгызып кара син аны! “Ачлы-туклы малны урыныннан да кузгатып булмый иде кайчакта. Чарасызлыктан, шул малкайларны жәлләүдән утырып елаган чак-лар күп булды инде”, — дип искә ала иде әбекәй.
Әнием, ул вакытта әле кечкенә булуына карамастан, кулыннан килгән кадәр әнисенә ярдәм иткән: иркәсен караган, әбиләргә идән юган, шулай үз тамагын туйдырлык булса да азык тапкан. Ә 7 сыйныфны тәмамлагач, 13 яшендә, ул фермага сыер саварга чыга. Беренче эш көнен әниебез бүгенгедәй хәтерли.
- Иртән бер ир-ат тавышына уянып киттем. Ул башымнан сыйпап, йомшак кына тавыш белән: “Кызым, сиңа матур туфлилар да, күлмәк тә кирәктер инде”, — дип сөйләнә. Мин: “Әллә әтием сугыштан кайткан инде”, — дип, куанып сикереп тордым. Карасам, колхозда хисапчы булып эшләүче Газимҗан абый басып тора. Ул мине эшкә дәшәргә килгән икән, — дип искә ала ул.
Шул көннән әни фермада эшли башлый. Беренче көннәрдә хәлсез беләкләре, кечкенә куллары белән сыер саварга бик авыр булса да, ул бирешми, бик тырышып эшли.
Әниебез 40 елдан артык эшләп, “Хезмәт ветераны” дигән исем белән лаеклы ялга чыкты. Соңгы елларда куллары авыртып, сыер сава алмый башлагач, колхозчылардан сөт җыеп йөрде. Хәзер аңа 76 яшь. Әтием Шәмсулла 2006 елда вафат булды. Әнием ел саен Җиңү көнен күз яшьләре белән каршы ала. Әтисез калдырган сугышны каргый ул. Күпме алар, “әти” сүзен әйтергә интегеп, әти ярдәменнән башка үскән балалар?! Минем икенче бабам да — әтиемнең әтисе, сугышта һәлак булып, әтием дә ятим үскән бит.
Ә тылда хезмәт иткән хезмәт ветераннарына әлегәчә хөкүмәт ягыннан бер ярдәм дә юк, пенсияләре дә аз. Бәйрәмгә бәләкәй генә күчтәнәч бирсәләр дә, күңелләре булыр иде ичмасам. “Нигә безне бер дә искә алмыйлар икән?” — дип сыкраналар алар. Олыгайган саен күңелләр нечкәрә бит. Авыл администрациясе сугыш елы балаларына берәр мең акча тараткан икән. Анда әнигә: “Хезмәт ветераннарына бирелми”, — дигәннәр. Ул: “Күп эшләргә дә ярамый икән”, — дип, гарьләнеп елады шунда.
Язмамның ахырында барлык сугыш ветераннарын да, тылда эшләүчеләрне дә Бөек Җиңүгә 70 ел тулу уңаеннан котлыйм. Аларга исәнлек, озын гомер, хөкүмәт тарафыннан игътибар телим.
Галия САБИТОВА.
Яңа Ярмәк авылы,
Камышлы районы.
Просмотров: 1424