Камышлы районы үзәгенең Сабан туе инде берничә ел рәттән Самардан килгән зур юл чатында Сок елгасы буендагы яшел хәтфәле киң аланлыкта үтә. Бүген, 22 майда, әлеге мәйданда өмә узды. Район үзәгендә урнашкан барлык оешмаларның хезмәткәрләре милли рух җәүһәре, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятының бетмәс-төкәнмәс чишмәсе булып торган бәйрәмебез үтәчәк урынны тәртипкә китерде.
Камышлы авылы Сабан туе 12 июньгә билгеләнгән. Бәйрәм программасы бик кызык, мавыктыргыз булыр, дип ышандыралар аны оештыручылар.
«Терра-Камышла» дип аталган төркемне алып баруда актив катнашучы Җәмилә Мөхтәбәр кызы МИНГАЛИМОВА.
Просмотров: 1844