Без әнкәйнең биш шатлыгы булдык…

Мәдинә Галимулла кызы Галиуллина 90 яшьлек Нәсибә апасы белән.

Мәдинә Галимулла кызы Галиуллина 90 яшьлек Нәсибә апасы белән.

Минем әнием Мәдинә Галимулла кызы Галиуллина Камышлы районының  Иске Ярмәк авылында, унике балалы гаиләдә туып үскән. Аның  бала чагы бик авыр — Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. Мәктәпнең өченче сыйныфын тәмамлагач, ул аз гына булса да ярдәмем тисен дип, әнисенә ияреп, кырга утауга йөри башлый, аннан фермада сарыклар караша, сыер саварга да өйрәнә.

Озакламый әнием иптәш кызлары белән Свердловск шәһәренә вакытлыча эшкә җибәрелә. Яшел чирәмле тугайларны, сандугачлы урманнарны  сагыну хисе көчле булса да, Мәдинә авылга әйләнеп кайтмаска  була. Чөнки биредә азмы-күпме хезмәт хакы түлиләр, ә авылда анысы да юк бит.

Тик көннәрдән беркөнне авыл егетләренең берсе Мөхтәбәр (булачак әтиебез) сөйгәне янына шәһәргә килеп, әниең авырып китте бит әле, дип алдап, аны авылга кайтырга күндерә. Ә инде чын мәхәббәткә әйләнгән аларның саф сөю хисләре чәчләрен чәчкә бәйләүче никах белән тәмамлана, бер-бер артлы балалары: Ильяс, Җәмилә (мин булам инде), Гамилә, Илдар, Илһамия дөньяга килә.

Әниебез гомере буена фермада эшләде: сыерлар сауды, бозаулар карады. Аның тырыш хезмәте тиешенчә бәяләнеп, ул күп Мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләр белән дә бүләкләнде. Үз нәүбәтебездә без дә тик тормадык, аңа колхоз кырында суган үстерешергә булыша идек.

Әнкәйнең балалары күп, гаиләсе ишле булса да, ул (каенанасы) Фәхрикамал әбиебез белән бик дус-тату мөнәсәбәттә гомер итте. Өстәвенә әниебез гомере буе кул эшләре белән дә шөгыльләнде: йон эрләде, шәл бәйләп сатып, акча эшләде, чигү чикте, текте. Аның миңа күлмәк тегеп,  матур чигүләр белән бизәве әле дә хәтеремдә.  Шушы күлмәгемне авылда үткәрелгән Сабан туена киеп чыккач, авылдашларыбызның сокланып, күлмәгемне тотып-тотып караганнары нык исемдә калган. Ул безгә — кызларына гына түгел, улларына да сатин ыштаннар белән күлмәкләр тегеп кидерә иде. Әнкәй берничә ел элек фаҗигагә тарып, икенче группа инвалиды булды. Аның хәсрәт савыты бер дә бушап тормый: каенанасы вафат булуга бераз гомер үткәч, улы Илдарны, Мөхтәбәр әтиебезне дә мәңгелек юлга озатты. Шулай булса да ул бернәрсәгә дә  бирешмичә яшәвен дәвам иттә.

Бүген әниебезне ка-рар-га безгә ике социаль хезмәткәр: Гөлнара Кәримова белән Зөлфирә Закирова булыша. Аларга ихлас күңелдән рәмәт әйтәсем килә.

Хөкүмәтебез дә әниебезне онытмый. Ул күптән түгел икенче дәрәҗә “Ана даны” медале белән бүләкләнде, өлкә губернаторы Николай Иванович Меркушкин да шулай ук сугыш елларында күрсәткән казанышлары өчен аңа Бөек Җиңү көнендә бүләк тапшырды. Без, аның балалары, шундый әниебез булуы белән горурланабыз, киләчәктә аңа рәхәтләнеп гамәл кылып, калган гомерен шатлыкта, бәхеттә үткәрергә язсын иде, дип телибез!

 

Җәмилә МИНГАЛИМОВА,

Камышлы районының социаль бүлеге  хезмәткәре.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1364

Один комментарий

  1. Без биш бала устек энкэй белэн
    Тик усмэдек иркэ кочакта
    Без энкэйнен биш шатлыгы идек
    Биш кайгысы булдык кайчакта.