Яңа тәрәзәле булам дисәң, оекбаш бәйлә…

бабушка и окошко

Бу хатны сезгә Выселки авылында яшәүче 87 яшьлек Мәгълүмә әбиегез яза.

Балаларым үсеп җитеп, читкә таралдылар, иремнең бакыйлыкка күчүенә 25 ел тулды инде. Шуңа күрә ялгызым гына көн күреп ятам.

Беркөнне миңа бер ир кеше килеп: “Әби, сиңа яңа тәрәзәләр куячакбыз”, — дип тәрәзәләремне үлчәп китте. Мин аптырап: “Дөрес сүз микән бу?” - дип, икенче көнне үк авыл советына юл тоттым.

- Мәгълүмә әби, син бит район башлыгы Пучковка оекбаш бәйләп биргәнсең, шуңа күрә тәрәзә куялар үзеңә, — дип көлемсерәп җавап бирде миңа авыл җирлеге башлыгы Замир Мәрдиев.

- И-и-и, улым… Нинди оекбаш бәйләп бирим, ди, инде, мин Пучковны күргәнем дә, белгәнем дә юк! - дип хәйранга калдым.

Шул мәлне Мәрдиевнең сәркатибе Вера ханым, эшнең нәрсәдә булганын аңлап:

- Без бит ялгыш Мәгълүмә әбинең адресын биргәнбез, тәрәзәне башка бер әбигә куярга тиешләр, — диде.

Миңа ничектер уңайсыз булып китте. Минем хәлне күреп, авыл советында эшләүче кызлар: “Әби кайгырма, хәзер сине дә чиратка куярбыз, син дә яңа тәрәзәле булырсың”, — дип юаттылар, картлар көненә багышланган концертка да чакырдылар. Әллә куанырга, әллә кайгырырга белмичә, уйлана-уйлана өемә кайтканда күңелемдә шундый шигъри юллар да туды:

Карт-корыны бәйрәм белән

                                  котлап,

Чакырдылар концерт

                                карарга.

Чергән тәрәзәдән җилләр

                                    өргәч,

Концерт кирәк микән

                                  аларга?!

 

“Тәрәз куялар”, — дип

                         өметләндем,

Кая инде безгә андый

                                дәрәҗә?!

Пучковка оекбаш бәйләп

                                  бирсәм,

Булыр иде миңа тәрәзә!

 

Кечкенәдән безне

                         өйрәттеләр,

Дөрес юлдан гына  барырга.

Дәрәҗәне оекбаш бәйләп

                                    түгел,

Хезмәт белән кирәк

                                  яуларга.

Дөрес, авыл җитәкчеләребез турында бары тик яхшы сүзләр генә әйтә алам. Замир Госман улы Мәрдиев авыл җирлеге башлыгы булып эшли башлагач, әнә авылыбыз ничек матурайды, урамнарда элеккегечә чүп-чар да өелеп ятмый инде хәзер. Шулай, бик көчле давыл чыгып, күп кешеләрнең өй кыекларын алып очырган иде. Ул көнне минем өйнең дә ярты башы каерылды. Авылдашыбыз, Выселки сайлау округы депутаты Рифкать Низамов үзенең энекәше белән килеп, җимерелгән түбәмне төзәтеп китте, бер тиен дә акча алмады. Ә менә яңа тәрәзә куйдырыр өчен чыннан да район башлыгы Александр Пучковка оекбаш бәйләп бирмичә булмас, ахырсы.

Мәгълүмә ХӘБИБРАХМАНОВА,

87 яшьлек тыл ветераны.

Татар Выселкие авылы,

Ставропольск районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1369

Комментирование запрещено