Хәтер парадыннан соң туган уй-фикерләр

Һәйкәл янына чәчәкләрне җирлек башлыгы Идрис Муллабаев һәм хезмәт ветераны Сәйфиулла Сафиуллин куялар.
9 Май -хәтер бәйрәме, шатлык бәйрәме, сугыш кырларында ятып калган якташларыбызны искә алу бәйрәме. Ул гасырлардан-гасырларга күчеп, мәңгелеккә сакланыр, Аллаһы теләсә. Илебезнең ныклыгы, халкыбызның батырлыгы аркасында ата-бабаларыбыз җиңүгә ирешкән. Сугыш тәмамлануга җитмеш ел вакыт узса да, туган-үскән илебезне сөю тойгысы сүрелми, дошманнардан саклау теләге бетми. Ул — мәңгелек.
9 майда Похвистнево районының Гали авылында бәйрәмгә җыелган халыкның күңелендә шушы хисләр кайнады. Кызганыч, ветераннарыбыз бик аз калды инде. Быел арабызда алар дүртәү генә. Шуларның берсе — Низаметдинов Әсгать абый бәйрәмгә килә алмады, авырып киткән иде. Ә 95 яшьлек Мидхәт абый Саниев, Хәлиулла абый Сафиуллин һәм Мөсифулла Фәйзуллин бәйрәмебезне бизәп, түрдән урын алдылар. Читать полностью →