В Татарстане отметили 25-летие создания республики / Рөстәм Миңнеханов: 25 елда Татарстанда гражданлык җәмгыяте төзелешенә зур игътибар бирелде (ВИДЕО)

91В торжественном мероприятии, в рамках которого были вручены почетные знаки «За вклад в развитие парламентаризма», приняли участие депутаты Верховного Совета Татарстана и его преемника Государственного Совета. Кроме того, радость праздника с татарстанцами разделила Председатель Совета Федерации ФС РФ Валентина Матвиенко.

* * *

30 майда Казанда Татарстанның заманча тарихында парламентаризм оешуына 25 ел тулуга багышланган тантаналы җыелыш узды. Әлеге җыенда соңгы егерме биш елда төбәкнең сәяси һәм социаль-икътисади үсешен тәэмин итүгә көч куйган дәүләт эшлеклеләрен, җәмәгатьчелек вәкилләрен һәм шулай ук Мәскәү кунакларын Татарстан Президенты вазифасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов сәламләде.
 
Башкаланың С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында үткән җыелышта Россия Федераль Җыенының Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко, РФ Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Александр Жуков, ике дистә ел Татарстан Дәүләт Советын җитәкләгән Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстанның беренче Президенты, бүгенге көндә республиканың Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, моннан тыш Россиянең Башкортстан, Саха-Якутия, Алтай һ.б. төбәкләре, күрше Казахстан, Кыргызстан парламентлары вәкилләре, Белоруссия, Иран, Төркия һ.б. илләрнең Татарстандагы илчеләре, соңгы егерме биш елда республика парламенты эшчәнлегенә өлеш керткән дәүләт эшлеклеләре, барлыгы — 700дән артык кеше катнашты.
 
Узган гасырның катлаулы 90нчы елларындагы үзгәртеп коруларны кичкән Татарстан быел яңа тарихи чорга аяк басуга 25 ел тулуны билгеләп үтә. Шулай ук быел республиканың дәүләт төзелеше системасына, парламентаризм оешуына да 25 ел була. Татарстанның язмышы хәл ителгәндә киләчәк өчен иң мөһим карарларны кабул иткән дәүләт органы буларак, республика парламентының эшчәнлеге Россия тарихында аерым урын алып тора.
 
Тантаналы җыелышта катнашучыларны сәламләп, Татарстан Президенты вазифасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов республиканың яңа елъязмасына кергән соңгы 25 елның әһәмиятле нәтиҗәсе дип закон чыгаручы һәм башкарма хакимиятләрнең берләшүен атады. Рөстәм Миңнеханов 1990-1995 елларда ТАССРның XII чакырылыш Югары Советы һәм яңа закон буенча 1995 елдан Татарстанның Дәүләт Советы исемен алган республиканың әлеге югары вәкаләтле хакимият органы үз заманында Татарстанның суверенитетлыгы турындагы Декларацияне, Татарстан Конституциясен, дәүләт символикаларын — байрак, герб һәм гимнын кабул итүен, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында вәкаләтләрне бүлешү турында Килешү төзүгә ирешүен искә төшерде. 
 
– Бүген без Татарстанның яңа дәүләтчелек тарихындагы мөһим эшләргә нәтиҗә ясыйбыз. Кыйблалар алышынган катлаучы чорда бөтен җаваплылыкны үз җилкәсенә салган республика парламенты карарлары бүген безгә сәяси һәм социаль-икътисади уңышларыбыз белән мактанырга мөмкинлек бирә. Татарстан бүген Россия Федерацияcе өчен терәк төбәкләрнең берсе, Татарстан Дәүләт Советының илдәге законнарны камилләштерүгә юнәлткән тәкъдимнәре югары бәяләнә. Шушы узган 25 елда Татарстанда гражданлык җәмгыяте төзелешенә зур игътибар бирелде. Бүген Татарстанны Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә яхшы беләләр. Икътисади үсеш, иҗтимагый-сәяси тотрыклылык, мәдәни кыйммәтләргә сак мөнәсәбәт төбәккә инвестицияләр җәлеп итәргә, алгарышлы проектлар тормышка ашырырга юллар ачты. Киләчәккә билгеләгән яңа максатларыбыз барысы да — Татарстанның иминлеген һәм үсешен тәэмин итү бурычын куя, — диде Рөстәм Миңнеханов
 
Татарстанлыларны татар телендә сәламләгән Валентина Матвиенко да үз чыгышында Федерация Cоветы исеменнән тәбрикләү сүзләрен җиткереп, Татарстанның Россиядә әйдәп баручы төбәк булуын искәртте. «Татарстан инде бишенче тапкыр икътисади үсеш буенча Россия төбәкләре арасында — беренче, ә социаль үсеш буенча өченче урынны били. Бу — Татарстанның тырыш халкы, республика җитәкчелеге һәм Президентының уңышы. Татарстан гына түгел, ә бөтен Россия иминлеге өчен күп хезмәт куйган Минтимер Шәймиевнең республиканы һәрьяклап үстерүдә роле зур булды. Хакимият дилбегәсе Татарстанның бердәм командасына, Рөстәм Миңнеханов кулларына тапшырылганнан соң да вәзгыять үзгәрмәде. Рөстәм Миңнеханов республиканы зур адымнар белән алга таба үсешен тәэмин итүне дәвам итә. Казан һәм Татарстан көннән-көн танып булмастай үзгәрешләр кичерә, биредә яңадан-яңа инновацияле проектлар тормышка ашырыла. Дәүләт Советы исә бөтен программаларның законлы нигезен кайгыртып, нәтиҗәлелек өчен эшли», — диде Валентина Матвиенко. Федерация Советы рәисе Татарстан Дәүләт Советын Рәхмәт хаты белән бүләкләде.
 
Россия депутатларыннан котлаулар ирештергән Александр Жуков исә Татарстан Президенты вазифасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановка республика парламентын һәм төбәкнең социаль-икътисади нигезен ныгытуга көч түккәне өчен РФ Дәүләт Думасы рәисенең Мактау грамотасын тапшырды. «Татарстанның тавышы Россиядә һәрвакыт ишетелеп тора һәм ул безнең өчен бик мөһим. Татарстанда дәүләт хакимияте, депутатлар корпусы һәм муниципаль хакимиятнең халык мәнфәгатен кайгыртып, бердәм шартларда эш коруы Россия өчен үрнәк булып тора», — дип белдерде Александр Жуков.
 
Тантаналы җыелышта Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев һәм башка дәүләт эшлеклеләреннән килгән котлаулар яңгыратылды. Башкортстан, Казахстан, Кыргызстан, Саха-Якутия парламентлары вәкилләре, 90нчы елларда Татарстанның Югары Советына депутат булып сайланган һәм ул еллардагы тарихи вакыйгаларның үзәгендә кайнаган Иван Грачев, Татарстан Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Разил Вәлиев чыгыш ясады. Мәдәният һәм мәгариф мәсьәләләре үзәгендә кайнаучы депутат буларак Разил Вәлиев Татарстанда театр һәм иҗат коллективларының чит илләргә танылуы, татар язучыларының әсәрләре башка телләргә тәрҗемә ителүе, район һәм авылларда яңа Мәдәният сарайлары, балалар бакчалары, мәктәпләр салынуы, булганнарын төзекләндерүгә зур игътибар бирелүе — республикада кабул ителгән кануннарның тормышка ашырылуын дәлилләүче сөенечле күренешләр булуына басым ясады. «Татарстанның социаль-икьтисади өлкәдәге югары күрсәткечләре — республика Президенты, төбәк парламенты һәм тырыш халыкның аңлашып эшләве нәтиҗәсе», — диде Разил Вәлиев үз чыгышында.
 

Мәгълүм булганча, Татарстан парламентаризмының 25 еллыгы уңаеннан Татарстан Дәүләт Советы быел махсус Мактау билгесе булдырган иде. Тантаналы җыелышта Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәүге Мактау билгеләрен Минтимер Шәймиев, Валентина Матвиенко һәм Татарстан Президенты вазифасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның түшенә такты. 

Просмотров: 1010

Комментирование запрещено