Муфтий Татарстана стал хафизом / Татарстан мөфтие, мөхтәрәм дин әһеле Камил хәзрәт Сәмигуллин Изге Коръән буенча иҗазәт алды

7Другими словами, муфтий получил иджаза по Корану. Это значит, что человек заучил строки Священного Корана наизусть, а цепочка передатчиков — ученых доходит до пророка Мухаммдаа (с.а.в).

Уроки правильно чтения главной книги мусульман Камиль хазрат получил в Российской исламском университет у ученого из Египта Хасана Хадия. 

Отметим, что людей, имеющих иджаза по различным наукам, в Татарстане единицы.

* * *

Татарстан мөфтие, мөхтәрәм дин әһеле Камил хәзрәт Сәмигуллин Изге Коръән буенча иҗазәт алды. Иҗазәт — ул Коръәнне тулысынча ятлау, дөрес уку һәм аны башкаларга өйрәтә алу хакындагы документ. Бу документ мөфти Камил хәзрәтнең Пәйгамбәребездән (с.г.в.) башланган һәм Коръәнне тапшыручы галимнәр аша өзелми килгән чылбырны дәвам итүче дин әһеле икәнен раслый.

Республикабыз мөселманнары, дин әһелләре җитәкчесенең бөтен ислам дөньясында зур дәрәҗәгә, мәртәбәгә ирешкән хәзрәт булуы — бар Татарстан өммәте өчен шатлык һәм горурлык.

Иҗазәт “бисмилла” сүзе белән башланып китә. Документта гыйлем алуның, ислам фәннәрен таратуның һәм гыйлемне чылбыр буенча – остаздан укучыга тапшыра килү мөһимлеге әйтелгән. Иҗазәттә остаз һәм аның укучысының исеме, Пәйгамбәрдн башлап чылбырны дәвам итүчеләр күрсәтелгән. Ахырда остазның мөһере һәм имзасы куелган.

Камил хәзрәт Изге Коръәнне дөрес итеп укырга Россия ислам университетында чылбырны дәвам итү хокукына ия булган Мисыр галиме Хәсән Хадидә укырга өйрәнде.

Шуны да йтергә кирәк: исламның төрле фәннәре буенча иҗазәткә ия дин әһелләре сирәк. Мөфти хәзрәтләренең исә бик күп фәннәр буенча гыйлем тапшырырга хокукы бар. Әйтик, шәригать фәннәре буенча ул чылбырны шәех мөхәммәд Ризавидан соң дәвам итә. Бу иҗазәт фикъһе, фикъһе ысулы, гакыйдә, хәдис, хәдис ысулы, хөснел хат, сарыф (морфология) һәм нәһү (грамматика) буенча. Ул Пәйгамбәребездән (с.г.в.) башлап Әбу Хәнифә аша өзелми килгән чылбыр – иснәд булып тора.

Шулай ук мөфти хәзрәтләре азан һәм алты ышанычлы хәдисләр җыентыгын укыту буенча иҗазәткә ия, дип хәбәр итә ТРМДН матбугат хезмәте.

Просмотров: 1030

Комментирование запрещено