Язның бер көне ел туйдыра…

Фотосурәттә: Яңа Мансур авылы игенчеләре Марсель Минегалимов, Мирсалих Фәхретдинов, Илнур Шакиров.

Яңа Мансур авылы игенчеләре Марсель Минегалимов, Мирсалих Фәхретдинов, Илнур Шакиров.

Ирем Габделәхәт белән Похвистнево районының Яңа Мансур авылына баруыбыз иде. Күк йөзендә шәфәкъ нуры кызарып, җиргә эңгер-меңгер төшеп килгән вакыт.  Якында гына трактор гөрелтесе ишетелде. Ни күрик, артына чәчү агрегаты таккан трактор иген чәчә. Менә аның янына әрҗәсенә орлык төягән йөк машинасы килеп туктады. Без дә бу уңган хезмәткәрләр белән танышу, сөйләшү, хәл-әхвәл белер өчен юлыбызны туктатып, машинабыздан чыктык.

- Бу кырлар крестьян-фермер җитәкчесе  Минегали Гайсаровныкы. Без менә берничә ел инде аның кул астында эшлибез, — дип сөйләп китте егетләр. Тракторчы үзен Марсель Минегалимов, машина йөртүче — Мирсалих Фәхретдинов, орлык салучы яшь егет — Илнур Шакиров, дип таныштырды.

- Быелгы яз суык һәм яңгырлы  булу сәбәпле, эшләр бераз кичектерелсә дә, хәзер һава торышы җайлангач, без иртәнге җидедән төнге уникегә кадәр эшлибез.  Менә бүген  терлек азыгына солы белән борчак кушып чәчәргә булдык. Эшләр шулай җайлы барса, чәчүне бик озакка сузмыйча, үз вакытында тәмамларга өлгерербез, дип өметләнәбез. Хәерле, уңышлы  еллар гына килсен иде инде, - диде Марсель.

Ә машина йөртүче Мирсалих Мирсаях улы аның сүзләренә өстәп:

- Хуҗабыз хезмәт хакын вакытында түләп бара, көзен ашлык, печән, салам белән тәэмин итә. Без — авыл кешеләренә ни кирәк тагын?! Чит җирләрдә тилмереп, эш эзләп йөрмибез бит, үз нигезебездә терлек асрап яшәгәч, тамагыбыз да тук, өстебез дә бөтен, - диде.

Фотосурәттә: Яңа Мансур авылы игенчеләре Марсель Минегалимов, Мирсалих Фәхретдинов, Илнур Шакиров.

Яңа Мансур авылы игенчеләре Марсель Минегалимов, Мирсалих Фәхретдинов, Илнур Шакиров.

- Мин көзгә армиягә китәргә җыенам. Анда хезмәт иткәннән соң шушы туган авылымдагы басу-кырларга кабат әйләнеп кайтырга исәплим. Мин мәктәптә тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, өлкәннәр белән беррәттән комбайнда урып-җыю эшлә-рендә катнашкан идем инде. Шуңа да игенче хезмәте миңа якыннан таныш, туган авылым да кадерле һәм изге,  — дип Илнур да үз фикерләре белән уртаклашты.

Әйе, ихлас күңелеңне биреп, булсын дип, яратып эшләгән хезмәтнең җимешләре бик татлы була шул ул. Уңган игенче өчен моңардан да зур бәхет булырга мөмкинмени?

“Язның бер көне ел туйдыра”, — диләр. Яңа Мансур авылының тырыш хезмәт-чәннәре ашыгып, һәр минутның кадерен белеп, яңадан үз эшләренә керештеләр. Без дә аларга уңышлар һәм зур түземлек теләп, үз юлыбызга кузгалдык.

Нурсинә ХӘКИМОВА.
Яңа Мансур авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек». 

Просмотров: 1220

Комментирование запрещено