Җиңү бәйрәме — берләштерүче көч

Хәтер парадыннан соң туган уй-фикерләр

загруженное

Һәйкәл янына чәчәкләрне җирлек башлыгы Идрис Муллабаев һәм хезмәт ветераны Сәйфиулла Сафиуллин куялар.

9 Май -хәтер бәйрәме, шатлык бәйрәме, сугыш кырларында ятып калган якташларыбызны искә алу бәйрәме. Ул гасырлардан-гасырларга күчеп, мәңгелеккә сакланыр, Аллаһы теләсә. Илебезнең ныклыгы, халкыбызның батырлыгы аркасында ата-бабаларыбыз җиңүгә ирешкән. Сугыш тәмамлануга җитмеш ел вакыт узса да, туган-үскән илебезне сөю тойгысы сүрелми, дошманнардан саклау теләге бетми. Ул  — мәңгелек.

9 майда Похвистнево районының Гали авылында бәйрәмгә җыелган халыкның күңелендә шушы хисләр кайнады. Кызганыч, ветераннарыбыз бик аз калды инде. Быел арабызда алар дүртәү генә. Шуларның берсе — Низаметдинов Әсгать абый бәйрәмгә килә алмады, авырып киткән иде. Ә 95 яшьлек Мидхәт абый Саниев,  Хәлиулла абый Сафиуллин һәм Мөсифулла Фәйзуллин бәйрәмебезне бизәп, түрдән урын алдылар.

Олы кешеләрнең күңеле йомшак була. 70 ел элек югалткан дусларын һәм туганнарын, үткән гомер авырлыкларын искә төшергәч, ветераннарның күзләрендә яшь бөртекләре иде.

Бәйрәмгә тылда хезмәт иткән балалар һәм хатын-кызлар -  хәзерге олы яшьтәге апалар һәм абыйлар да чакырылган иде. Урамда бу көнне суык булуга карамастан, Мәдәният йорты ишегалды гөр килеп торды. Укытучы София Сәлимова “Бердәмлек”кә язган булса да, авылдашыбыз Дания ханым Тулова һәм аның бертуганы Минәхсән Хәсәншинга тагын бер кат рәхмәт сүзләре әйтмичә кала алмыйм. Алар Мәдәният йорты тирәсен челтәрле рәшәткәләр белән тотып, Җиңү паркына нигез салдылар. Ә бакчада нинди генә агачлар, чәчәкләр юк! Халык шул турыдан узган саен изге җаннарга рәхмәт укып, изге теләкләрен теләп уза. Авылыбызны үстерүдә Даниянең һәм Минәхсәннең өлеше зурдан, Ходай Тәгалә исәнлекләреннән аермасын!

Ә бәйрәм кызганнан-кыза бара. Әнә урам тутырып плакатлар, шарлар тоткан балалар атлый. Ә аларны каршылаучы халык күзендә шатлык яшьләре, дулкынлану хисләре сизелә. 75 ел элек мәктәпне тәмамлау кичәсендә “Мәктәп вальс”ында әйләнгән балалар икенче көнне корал тотып сугышка киткәннәр бит.

Ә бүген без балалар башкаруында сугыштан соң язылган “Озатып вокзаллар каршында”, “День Победы” җырларын тыңлап аларны искә алабыз…

Украинадагы вакыйгалардан соң укучы балаларыбыз һавага очырган шарлар һәм күгәрченнәр дә, район һәм авыл җитәкчеләре сөйләгән сүзләр дә, сугыш кырларында ятып калган солдатлар хөрмәтенә куелган һәйкәл янына салын-ган чәчәкләр дә, ветераннарны сыйлау һәм хөрмәтләүләр дә үсеп килүче буын өчен бик кирәкле һәм мөһим чаралар булып тоелды.

Авыл бәйрәменнән күңелем тәмам нечкәреп өйгә кайткан идем, телевизордан Мәскәүдәге парадны кабатлап күрсәтәләр икән. Аны карап, тагын да дулкынландым, хисләремне тыя алмыйча, үземә-үзем сораулар биреп, җавап эзләдем. Абау, кай арада Россия армиясендә тәртип урнашкан да, кайчан шулай ул яхшы коралланган соң әле? Халык та ил җитәкчесе белән бер фикердә булып, илебезне дошманнардан сакларга әзер. Парадта узган һәр машинаны, һәр расчетны күзәтеп: “Без – булдырабыз! Безне беркем дә җиңә алмаячак. Безнең тамырларыбыз шушы җиргә береккән, һәм без аны беркемгә дә бирмәячәкбез!” – дип уйлап утырдым. Шул ук вакытта бөтен җаным-тәнем белән сугыш башлаучыларга, кеше җиренә, гомеренә кул сузучыларга каршы нәфрәт уянды, тыныч тормышыбызга сөенү һәм илебезне сөю хисләренә түзә алмыйча еладым.

Президентыбыз Владимир Путинның йөзендә дә халкы һәм иле белән горурлану хисләре, сөенү чаткылары күренде. Чит илләрдән килгән зур түрәләрнең дә күзләрендә соклану һәм гаҗәпләнү бар иде. Быелгы парадны тик 1945 елда Мәскәүдә узган Җиңү парады белән генә чагыштырып була. Бигрәк тә ярты миллион чамасы халыкны үз сафларына җыйган “Үлемсез полк”ның беренче рәттә бабасының портретын күтәргән Владимир Путинның атлавы бигрәк тә җаннарыбызга үтеп керде. Ул илебезне коралландыручы кеше, Россиягә, бөтен җир шарына тынычлык тели бит. Кемнең дә иленә, җиренә бәреп керү өчен түгел, тик үз илен саклау өчен армияне коралландыра ул.

Шушы уйларны уйлый-уйлый телевизордан бәйрәм концерты тәмамлануын сизми дә калганмын. Соңгы “День Победы” җырын башкарганда халык аягүрә торып басты. Мин дә, үзем дә сизмәстән, басканмын икән. Салют беткәнче шулай тордым һәм үземне Мәскәүдә, халык арасында булгандай хис иттем.

Саимә МОРЗАХАНОВА,

хезмәт ветераны.

 Гали авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1183

Один комментарий

  1. Рашида Гафиатуллина(Мухутдинова) в пишет:

    Сугыш ветераннарына исәнлек,җан тынычлыгы,иман байлыгы телибез…Шушы тыныч,якты тормыш өчен без аларга рәхмәтләр укыйбыз!Без алар алдында бурычлы!