12 июньдә Самараның Куйбышев мәйданында Россия көненә багышланган зур бәйрәм булачак. Бер үк сәхнәдә легендар “Ария” рок-төркеме, җырчы Валерия, Кристина Орбакайте, атаклы Иосиф Кобзон һәм башкалар чыгыш ясыячак. Концерт 18 сәгатьтә башланып, 22 сәгать 30 минутта бәйрәм феерверкы белән тәмамланачак.
Концертта шулай ук күпсанлы Самара артистлары да, шул исәптән Волжский рус халык хоры, Самара академия опера һәм балет театры солистлары һәм җыелма хоры, “Волжский бизәкләре” халык бию ансамбле, Самара өлкәсенең халык артисты, җырчы Юлия Денисова һәм башкалар катнашачак.
Ә бәйрәм әле 15 сәгатьтә үк башлана һәм балалар мәйданчыгында аларны зур курчаклар, “Осталар шәһәре”, спорт эстафеталары, уеннар һәм конкурслар көтә. Өлкә Халыклар дуслыгы йорты мәйданчыгында милли ашлар һәм ризыклардан авыз итәргә, халык иҗаты коллективлары чыгышларын һәм милли баш киемнәре күргәзмәләрен карарга була.
Спорт мәйданчыгында төрледән-төрле ярышлар үткәреләчәк. Аларда теләгән һәркем катнаша ала.
Шулай итеп, төп бәйрәм Куйбышев мәйданында үткәрелсә, шәһәрнең һәр районында да аерым мәйданчыклар оештырылачак һәм анда Самараның төрле иҗади коллективлары катанашачак.
Россия көненә багышланган бәйрәмгә рәхим итегез!
* * *
12 июня 2015 года на площади им.Куйбышева состоится масштабное праздничное мероприятие, посвященное Дню России. В рамках праздника будет организована работа большой национальной площадки, на которой будет представлена многонациональная культура Самарской области.
В программе праздничного концерта выступления ведущих исполнителей и творческих коллективов Самарской области, Народного артиста СССР Иосифа Кобзона, Народной артистки России Валерии, группы «Ария». Мероприятие завершится праздничным салютом.
СКАЧАТЬ: Схема площади 12 июня
Просмотров: 1620