Камышлының урта мәчетенә яңа манара һәм ай куелган.
- Мәчетебезнең эчен-тышын матурлап ремонтлаганнан соң, аның манарасы һәм ае иске булып күренә иде. Мәхәллә халкы белән киңәшкәннән соң, яңа манара ясатырга, яңа ай куярга булдык һәм ярдәм сорап халыкка мөрәҗәгать иттек. Халыкның ярдәме тиде, байтак кына акча җыелды, - дип сөйләгән мәхәллә имамы Кәзим ага Борһанов «Камышлы хәбәрләре» хәбәрчесенә.
Кәзим әфәнде Фәрит Мәрдән улы Шәймәрдановка һәм аның гаиләсенә аеруча рәхмәтле икән. Алар айны ясатып кына калмаган, үзләре алып кайтып та биргән. Бу, билгеле, бик чыгымлы эш.
Район башлыгы Рафаэль Камилович Баһаутдинов айны һәм манараны урнаштыру өчен кран сорап Самар Губерна Думасы депутаты Владимир Анатольевич Субботинга мөрәҗәгать иткән. Депутатның ярдәмчесе Василий Безбородников кранчылары белән килеп, бөтен эшне төгал башкарып киткән.
Ниһаять, мәчет өр-яңа булган һәм ул буыннан-буынга мирас булып калыр.
Просмотров: 1124