Кырым татарлары Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерә

img_avtobus_krymskotatarskomu_teatru_700_390Кырым татар академия музыкаль-драма театры Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановка Рәхмәт хаты юллады.

“Хөрмәтле, Рөстәм Нургалиевич! Кырым татар академия музыкаль-драма театры коллективы безгә карата эчкерсез мөнәсәбәтегез һәм театрыбыз сәнгатенә карата игътибарыгыз өчен олы рәхмәтен җиткерә. Сезнең ярдәмегез белән театр заманча техника белән җиһазландырылды. Бу исә безгә иҗади идеяләребезне тормышка ашыруда зур мөмкинлек бирә. Кырым Республикасының бер театры да мондый заманча, Америка, Англиядә эшләнгән аппаратура белән җиһазландырылмаган”, — диелә Кырымнан килгән Рәхмәт хатында.

«Сезнең ярдәмегез белән театрыбызда «Томек» фирмасының матур, уңайлы урындыклары урнаштырылды. Бүген безнең тамашачы 25 ел эчендә булмаган уңайлыкларны тоя. Спектакль һәм концертларыбызны уңайлы шартларда тамаша кыла башлады», — дип яза кырым татарлары үзләренең хатында.

Шулай ук Кырым театры Татарстан Республикасыннан «Hyundai» автобусы дә бүләк итеп алды. Татарстанлыларның әлеге бүләге кардәшләребезгә үз сәнгатьләрен ерак араларга алып барып күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк. Алар үзләре дә Кырымның төрле почмакларына йөреп, татарлар яшәгән төбәкләргә театр күрсәтәчәкбез, дип ышандыра.

Шулай ук Кырым артистлары Татарстан Президенты аппараты башлыгы Әсгать Сәфәровка да рәхмәтле.

Рәхмәт хатын Украинаның атказанган сәнгать эшлеклесе, театрның директоры-сәнгать җитәкчесе Билал Билялов һәм 12 артист имзалаган.

intertat.ru

Просмотров: 1144

Комментирование запрещено