Рифат Зарипов әти булырга җыена!

4a2f1bde819f7134ec8b9b587e4a7ced_MБүген, 4 июньдә, гадилеге һәм ихласлыгы белән аерылып торган Рифат Зариповның туган көне!

Сабантуй – танылган һәм талантлы юмор остасы Рифат Зарипов өчен «урак өсте» кебек, үзе дә «Сабантуйлардан да күп нәрсә юк», ди сөенеп. «Бик күп районнар, шәһәрләр чакыра. Быел төркемебез белән Симетбаш, Миңгәр, Мөслим, Дүртөйле (Башкортстан), Карабаш, Кукмара якларына барабыз, Алла теләсә», — диде ул.

Ә инде Сабантуйлар узгач, Рифат җиң сызганып көзге сезонга яңа программа әзерләүгә керешергә исәпли. «Яңа җырлар яздырам, юморлар, пародияләр эшлибез. Бәлки уразада клип та төшерербез, Ходай кушса», — ди Рифат. Шул арада берәр атнага гына булса да, туган ягы — Оренбург өлкәсендәге Бакай авылына кайтып ял итәргә уйлый. «Балык тотып, рәхәтләнеп мунчалар керергә иде», — ди.

Бүген, 4 июньдә, гадилеге һәм ихласлыгы белән аерылып торган Рифат Зариповның туган көне дә әле. Зурлап үткәрергә җыенмавын белдерде. «Әни килде әле Казанга. Кеше җыймайча гына үзебез генә берәр кая барып утырырбыз дип уйлап торам. Әле бертуган абыйның да шул ук көнне туган көне», — диде Рифат.

Иң мөһим һәм шатлыклы яңалык — август аенда Рифат әти булырга җыена! Әлегә бәбигә исем уйламаганнар. Сабыйның исән-сау туып, әти-әнисе тигезлегендә тәүфыйклы, миһербанлы бала булып үсүен телибез!

intertat.ru

Просмотров: 1459

Комментирование запрещено