30 ел элек, 1985 елның 7 июнендә, Равил һәм Сания Нуретдиновларның туйлары үткән
Инде күпме еллар үткән бер-бер артлы
Без кавышкан язлар үткәнгә.
Саф хисләрне, җаным, берүк югалтмыйк без
Тормыш йомгакларын сүткәндә.
Ак майларда ак вәгъдәләр
Бирешкән идек, җаным.
Яратучы, кичерүче
Әл дә син бар, җан-ярым.
Телевизордан Зөфәр һәм Зәйнәп Билаловларның шушы җыры яңгырый, әтием моң тыңлаган булып, уйга тала.
- Карале, Сания, без дә синең белән ак майларда ак вәгъдәләр бирешкән идек, әйеме? Ә инде июндә гөрләтеп туебызны да үткәрдек. Бу җыр бигрәкләр дә безгә дә туры килә инде, - ди ягымлы тавыш белән әнигә мөрәҗәгать итеп. Читать полностью