«Ак майларда ак вәгъдәләр бирешкән идек, әйеме?»

0171

Равил һәм Сания Нуретдиновлар кызлары Римма (уңда) һәм Ригина белән.

30 ел элек, 1985 елның 7 июнендә, Равил һәм Сания Нуретдиновларның туйлары үткән

Инде күпме еллар үткән бер-бер артлы
Без кавышкан язлар үткәнгә.
Саф хисләрне, җаным, берүк югалтмыйк без
Тормыш йомгакларын сүткәндә.

Ак майларда ак вәгъдәләр
Бирешкән идек, җаным.
Яратучы, кичерүче
Әл дә син бар, җан-ярым.

Телевизордан Зөфәр һәм Зәйнәп Билаловларның шушы җыры яңгырый, әтием моң тыңлаган булып, уйга тала.

- Карале, Сания, без дә синең белән ак майларда ак вәгъдәләр бирешкән идек, әйеме? Ә инде июндә гөрләтеп туебызны да үткәрдек. Бу җыр бигрәкләр дә безгә дә туры килә инде, - ди ягымлы тавыш белән әнигә мөрәҗәгать итеп.

Әйе, җырдагыча, күпме еллар үткән бер-бер артлы әти-әнием кавышкан язлар үткәнгә. 1985 елда гаилә тормышына аяк басканнар алар. Инде быел энҗе туйларын билгелиләр.  Язмыш юлының язларын, көзләрен бергә үтеп, 30 ел элек кабызган гаилә учагын сүндермичә, бер-берсенә терәк булып Камышлы районының Яңа Ярмәк авылында яшәп яталар. Биредә  тырыш, үрнәк, ныклы гаиләләренең берсе булып саналалар.

Әнием Сания Шәкүр кызы Нуретдинова (Мөбәрәкова) Камышлы авы­лында дөньяга килгән. Читтән торып Куйбышев дәүләт педагогия институтының урыс теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлегенә укырга кергәч, аны Кләүле районындагы Ерыкла дип аталган чуваш авылына эшкә җибәрәләр. Анда ике ел хезмәт күрсәткәч, Яңа Ярмәк авылындагы мәктәпкә күчерәләр.  

Адәм баласын ризыгы һәм язмышы йөртә, диләр бит. Яңа коллективта ул үзенең булачак ирен очрата да инде. Яңа Ярмәк авылында туып үскән әтием Равил Харис улы Нуретдинов ул вакытта физкультура дәресләрен укыта торган була. Икесенең йөрәгендә дә мәхәббәт утлары кабына.  Уртак хисләр никахлашу белән тәмамлана. 

Яңа Ярмәк авылы мәктәбенең укытучылар коллективы. 1983-1984 еллар. Икенче рәттә сулдан-уңга Равил Нуретдинов һәм Сания Мөбәрәкова.

Яңа Ярмәк авылы мәктәбенең укытучылар коллективы. 1983-1984 еллар. Икенче рәттә сулдан-уңга Равил Нуретдинов һәм Сания Мөбәрәкова.

23

Әни бу авылны үз итеп, ире белән бер арбага җигелеп тормыш йөген тарта башлый. Бер-берсенә терәк булып, аңлашып яшәү аларга барлык авырлыкларны җиңәргә көч бирә.

Яшьләр башка чыгып үзләренә зур, матур йорт салырга керешәләр. Өмә дәшеп яисә башкалардан эшләтергә күнекмәгән ир-ат барлык төзү эшләрен дә үзе башкара, ә инде ярдәм кирәккән очракта ир йөрәкле хәләл җефетен дәшеп ала. Әнием үзенең нәфис зат, югары белемле укытучы булуын онытып, авыр эшләр башкарырга ярдәм итә.

- Үзең салган йорт бигрәк тә якын, кадерле икән, — ди хәзер алар.

Мин — Римма, сеңелем Ригина, энебез Рамил нәсел дәвамчылары булдык. Кечкенәдән әти-әниебезгә барлык эшләрендә дә ярдәмче идек. Ә безнең гаиләдә эш тавык та чүпләп бетерерлек түгел иде: зур-зур бакчалар, кош-корт, мал-туар карау, печән әзерләү, юу-җыю, тегү-бәйләү, ашарга әзерләү һәм башкалар, һәм башкалар. Шулай да әти-әни образы, өй җылысы, онытылмас бәхетле балачак хатирәсе — һәркемнең күңел түрендә иң якты, самими истәлек шул. Бик бәхетле булды безнең балачак һәм аның өчен без әти-әниебезгә рәхмәтле.

image

Без үскәндә инде әти мәктәптән китеп, колхозда эшли иде. Иртә яздан кара көзгә тикле колхоз басуыннан кайтып керми иде ул. Йөк машинасында да йөрде, урып-җыю вакытында комбайнга да утырды. Елның-елында кыр батырлары исемлегеннән төшмәде. Соңрак ферма җитәкчесе, амбарда хуҗалык мөдире булып та эшләде. Бу  вакытта гаиләдәге “муеннан” эшне әниебез үз өстенә алып, әтигә булышлык күрсәтте.

Авылдашларыбыз арасында бик оста гармунчы буларак та танылды әтием. Нинди табын-мәҗлескә барсалар да, ул баянын калдырмый иде, ә инде оныта икән, кире музыка коралы артыннан кайтарып җибәрәләр иде үзен.

Гомумән, әти һәръяклап килгән кеше. Рәсемнәрне дә бик матур ясый ул. Төзү эшләрен дә белеп һәм җиренә җиткереп башкара. Ата-бабаларыбызның буыннан-буынга күчә килгән борынгы һәм күркәм шөгылен, халкыбызның милли йөзен, бал кортына хас сыйфатларын чагылдыручы табышлы кәсебен – умартачылыкны да үз итте ул. Ә бу шөгыль, билгеле, күп көч, тырышлык һәм сабырлык таләп итә. Эшнең нечкәлекләрен белеп, аны дөрес алып барырга кирәк. Үзең дә бал кортыдай тырыш булсаң гына умартачылык табыш чыганагына әверелә шул. Әтием һәм бу шөгыльдә аның ярдәмчесе булган әнием өчен умартачылык табыш кына түгел, ә күңел юанычы да, яратып башкарган эш тә, тәбигатьнең үзе белән сөйләшү дә булды.

Умарталыкта күч аеру чоры аеруча җаваплы. Бу вакытта бөтен гаилә, бала-чага умарта кортын күзәтә. Үзең күреп өлгермәсәң:

-         Кортыгыз аера бит. Әнә, теге өянке башына кундылар. Бигрәк биеккә утырдылар, менеп ала алырсызмы? – дип күршеләр кереп җитә.

Умарта ике-өч баш кына булганда ярый әле. Күреп тә өлгерәсең, читкә дә очырмыйсың. Кай елны утыз-кырык тирәсе була иде безнең, өлгер генә.

Истә калган, яшүсмер кыз-бала булганмындыр инде, әти эштә, өйдә әни белән икәү генә. Баскыч куеп та менеп алып булмаган агач башына кунды бит кара болытны хәтерләткән кортларыбыз. Үч иткәндәй, бик җайсыз, уңайсыз ботакны да сайлап куйганнар әле. Интегә-интегә булса да мендем бит мин ул агач башына, аска карарга тырышмыйча, каз канаты белән бөтен күчне тубалга  сыпырып төшердем. Бу күчне бер кич салкын базда кундырдык, иртән аны әти буш ояга утыртты. Игелекле мал булып чыктылар, көзгә хәтле байтак кына бал җыярга өлгерделәр.

“Гаиләне җыеп тотучы да, таркатучы да – хатын-кыз”, – дип юкка гына әйтмәгәннәрдер борынгылар. Әйе, гаиләдә күп нәрсә хатын-кыздан тора шул. Әнием мәктәптәге эшеннән аерылып, декрет ялында утыруны да белмәде, гаилә мәшәкатьләрен дә үз җилкәсендә күтәрде. Җәйләрен безнең ишегалларында күз явын алырлык матур чәчәкләр үсә. Бакчабыздагы җиләк-җимеш агачлары да гел мул уңыш белән сөендерә.

Укытучы эшенә килгәндә, әнием бик  кырыс һәм таләпчән иде, әмма гадел дә булды. Хәтеремдә, беренче «икеле»не дә миңа нәкъ ул чәпәгән иде. Аның дәресләрендә исә тын алырга да куркып, тыңлап утыра идек без. Мөгаен, бүген дә әле сыйныфташларымны төнлә уятып сорасалар да, төрле җөмләләрнең схемаларын төзеп, кисәкләре ягыннан тикшерә алырлар кебек…

Быел әнинең хезмәт юлын башлавына 36 ел тулган инде. Ул төрле елларда Самар Губерна Думасының һәм Камышлы районы администрациясенең Рәхмәт хатлары,  Самар өлкә профсоюз оешмасы президиумының Мактау кәгазе, олимпиада-бәйгеләрдә дипломнар белән бүләкләнде. Кызганычка, мәктәбебезне оптимальләштереп, авылда башлангыч сыйныфларны гына калдырганлыктан, яңа уку елыннан инде ул эшсез калачак икән…

Әнием миңа Самара дәүләт педагогия уни­верситетының журналистика факультетына укырга керергә киңәш итүче дә булды, икенче курста укыганда ук инде “Бердәмлек” газетасы редакциясенә хәреф җыючы булып эшләргә  җибәрүче дә иде ул. Нәкъ шул елларда Самар өлкә “Туган тел” оешмасының канаты астында эшләп килүче яшьләр бүлегенә дә килеп эләккән идем. Аннан татар газетасы редакциясендә дизайнер-верстальщик, бүлек мөдире, Диния нәзарәте каршында чыгып килүче “Ислам нуры” газетасында редактор урынбасары булдым, соңрак “Дуслык” ин­тернет сайтын җитәкләдем, инде менә икенче ел “Самар татарлары” медиа-порталының баш мөхәррире вазифасын башкарам. Татар хәрәкәтендәге уңышларым аның җиңел кулы белән…

Сеңелем Ригина реклама һәм финанс белгечлекләренә укыды, хәзер “Лагуна” фирмасында бухгалтер булып эшли, Ренат исемле егеткә кияүгә чыгып, әти-әниебезне Камил исемле онык белән куандырды. Энем Рамил төзүчелек өлкәсендә хезмәт күрсәтә.

Равил һәм Сания Нуретдиновлар кызлары Римма һәм Ригина белән.

Равил һәм Сания Нуретдиновлар кызлары Римма (уңда) һәм Ригина белән.

Уллары Рамил оныклары Камил белән.

Уллары Рамил оныклары Камил белән.

4

Ир кешегә тиешле агач утырту, өй салу, бала үстерү кебек эшләрне әти-әнием уңышлы башкарып чыктылар. Авылдагы йортыбыз инде тынып калды. Бүген без – балалар – төп нигездә көтеп алынган кунаклар. Шулай да бәйрәмнәрдә яисә күмәк эшләр булган вакытта әле дә гөрләп тора өебез.

Тормыш сукмагыннан 30 ел янәшә атлаган әти-әниебезне барлык балалары, туган-тумачалары исеменнәр юбилейлары белән тәбриклим һәм үзләре кабызган шушы якты гаилә учагын гомер көзенәчә матур итеп саклауларын телим. Өебездә җылы ут бервакытта да сүнмәсен, яшәү дәрте сүрелмәсен иде.

Рәхмәт сезгә, әти-әни!

Ярый әле икәү яшьлектә

Бер-берегезгә очрап табышкансыз,

Кавышкансыз безнең бәхеткә…

Римма НУРЕТДИНОВА, татар һәм рус телле “Самар татарлары” дип аталган мәгълүмат медиа-порталы (www.samtatnews.ru) авторы һәм редакторы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1774

4 комментариев

  1. Спасибо всем за теплые слова.

  2. Равил хям Сания Нуретдиноваларга зур ряхмят шундый тырыш,белемле, булдыклы , милли рухлы кыз Римманы устергян эчен!Телебезне,мядяниятебезне саклар,устерер эчен Римма бик яхшы ,бик унышлы тырыша.

  3. Исәннек — бәхет сезгә!

  4. Нет ничего семьи важнее!
    Дороже всех богатств она!
    С счастливым свадьбы юбилеем
    Спешим поздравить вас сполна!
    Вы заслужили этот праздник!
    Прожили вместе тридцать лет!
    Пусть будет этот день прекрасным,
    Жемчужной свадьбою согрет!