«Авыл укытучысы-2015” бәйгесенә эшләр кабул итү 30 июньдә төгәлләнә

загруженноеТР һәм бөтен Россия күләмендә танылырга, уникаль тәҗрибәгез белән уртаклашырга, һөнәри портфолиогызны баетырга телисезме? “Мәгариф” журналының “Авыл укытучысы-2015” бәйгесе моның өчен зур мөмкинлекләр ача.

“Авыл укытучысы-2015” бәйгесенең беренче этабында ничек катнашырга?

  • Катнашучылар I этапта “Авыл мәктәбе шартларында бала шәхесен тәрбияләү” темасына ата-аналарга мөрәҗәгать яки ата-аналар җыелышында чыгыш ясау өчен 3 биттән дә артмаган текст үрнәге язып җибәрергә тиеш (таләпләр – Нигезләмәнең 2.2.1-2.2.7 пунктлары).
  • Язмалар  “Мәгариф” журналының электрон почтасына (e-mail: awil2015@yandex.ru) 30  нчы июньнең 23:59 сәгатенә кадәр кабул ителә. Хатның темасында “Авыл укытучысы-2015” конкурсына” дип искәртергә кирәк.

 “Авыл укытучысы” бәйгесендә кемнәр катнаша?

  • Конкурста Татарстан һәм Россия район үзәкләрендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә, бистәләрдә, авылларда эшләүче мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми; өстәмә; һөнәри белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре катнаша ала. Катнашу ирекле, һәр укытучы үзен үзе тәкъдим итә ала.
  •  Төп шарт –2015 елның 2нче яртысына “Мәгариф” басма журналга (почта аша язылу – 498,00 сум) яки электрон версиясенә язылу (350,00 сум).
  • “Авыл укытучысы-2015” бәйгесе ни бирә?

 

Просмотров: 1615

2 комментариев

  1. Хәерле көн! «Авыл укытучысы -2015 » бәйгесендә катнашу турындагы сертификатны әле алырга мөмкинме? Нинди адреска акча түләргә икәнен яза алмассызмы икән?
    Алдан ук рәхмәт белдереп, Лилия Шакирова

    • Бәйгегә эшләр кабул итү төгәлләнгән инде.