Мин Самар шәһәренең югары медицина уку йортында белем алам. Безнең университетта яулык бәйләгән кызлар да очрый башлады бит әле. Хөрмәтем зур андыйларга, хәер, бер минеке генә түгелдер. Яшьлектә күп әйберне татып, тоеп карыйсы килә бит, ә алар боларның барысыннан да өстенрәк итеп, Аллаһы кушканча яшәүне сайлаган.
Ни кызганыч, “яулык бәйләү модасы” дигән төшенчә белән дә еш очрашырга туры килә хәзерге заманда. Үзем яшәгән тулай торакта мондый ямьсез күренеш шаһите булырга туры килде миңа.
Сентябрь башында килгәндә биш вакыт намазны калдырмый иде күрше бүлмәдә яшәүче кыз. Тәртипле булып та тоелды башта. Тик яулык эчендә нинди кеше яшеренгәнен бер ай тирәсе вакыт үткәч кенә абайладык. Иң элек, намазын ташлады. Кап-кара итеп бизәнә башлады. Кашын, телен, ирен астын тиштереп, озын итеп тырнагын үстерде. Кайтышлый сыра (пиво) алып эчәргә, тулай торак бүлмәсендә тәрәзәгә менеп басып, тәмәке тартырга гадәтләнеп китте. Урамда да яңа егетләр белән танышып, очрашып йөри башлады. “Сал инде бу яулыгыңны, гөнаһлы гына буласың”, – дия килдек. “Юк!”– дип кыска гына җавап тотты. Әти-әниләре – дини кешеләр. Өйләренә кайтканда, тырнак киселә,кап-кара итеп буялган күзләр юыла иде. Хәер, соңрак тырнакны кайтып килгән саен үстерәсе булмасын дип, ябыштырыла торганнарын гына алды. Төнге уникедән дә иртәрәк кайтмаска өйрәнде. Шулай итеп, бөтенләй бозылып китте, сөйләшкәндә дә “пычрак” урам сүзләре кыстырды. Лекцияләргә дә йөрми, өй эшләрен дә хәзерләми, бары тик бүлмәгә кайтып киемен алыштыра да урамга чыгып йөгерә, кайтып кереп яңадан алыштыра да тагын чыгып йөгерә. Кая кадәр барып җитәр иде, белмим, тик менә май аенда “общага”дан куып чыгардылар аны.
Ни өчен шушы юлны сайлавы турында озак уйладым. Тик төпле генә бер фикергә килә алмадым. Догалы йортта үскән, төренеп йөргән, кайчандыр биш вакыт намазын укыган кыздан моны көтеп тә булмый шикелле. Сез бу хакта ни уйлыйсыз?
Айгөл.
Просмотров: 2174
Гайбэт бугел бу, э гыйбрат. Анарда может стыдно булды за мусульманку, раз она и сама татарка. Тогда точно лучше яулыкны снять, раз так себя ведешь. А то негатива не хватает около хиджабов
кеше гоняхын тикшереп тараткан эчен ШУЛАРНЫ узен курми улмэсен сенел. ялгыш тезэлер.узенне бел и тубэнрэк тешудэн саклан.ул баскан инде таубагэ клеп янадан бэхеткэ ирешер инше АЛЛАХ.