2012 елның июнендә Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Иннополис” шәһәре нигезенә махсус капсула салган иде. Төгәл өч ел узуга әлеге инновацион шәһәр рәсми рәвештә ачык дип игълан ителде.
Бу тарихи вакыйгада шул ук затлар – Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев һәм Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнаштылар. Алар Иннополисның рәсми рәвештә ачылуын гәүдәләндерә торган махсус кнопкага басты һәм шул рәвешле Татарстанда өр-яңа инновацион шәһәр барлыкка килде.
Өч ел элек басу-кыр гына иде…
- Өч ел элек биредә басу-кырдан кала берни дә юк иде. Ә хәзер исә биредә зур матур шәһәр калкып чыкты һәм бүген мин биредә зур канәгатьләнү хисләре кичерәм. Биредә халык матур һәм рәхәт яшәр дип уйлыйм. Мондагы һәрбер вакыйга безнең ил үсешенә зур йогынты ясар дип ышанам. Иннополиста фән һәм техника белән бәйле меңләгән инновацион һәм заманча продуктлар тормышка ашырылыр дип өметләнәм, — дип ассызыклады Дмитрий Медведев үзенең чыгышында.
Премьер-министр сүзләренә караганда, биредә тормыш бик тә кызыклы булырга охшаган.
- Мин биредә яшәячәк халыктан чын-чынлап көнләшәм. Аларның күбесе яшьләр булачак, балалары исә биредәге балалар бакчаларына йөриячәк. Бу – чын мәгънәсендә яңа шәһәр, — дип дәвам итте сүзен Дмитрий Медведев.
Рөстәм Миңнеханов исә Иннополисны Россиянең IT үзәге дип атады.
- Өч ел дәвамында без чыннан да бик күп эшләр башкардык. Махсус икътисади зона, иң мөһиме исә, университет барлыкка килде. Иннополис Россиянең IT үзәгенә әверелер дип ышанам. Моның өчен барча мөмкинлекләр дә бар. Бу әле безнең эшнең башы гына. Бу эшнең нәтиҗәсе һичшиксез булачак. Хәзерге вакытта илебез өчен IT – иң мөһим юнәлешләрнең берсе. Алга таба бирегә илнең иң сәләтле, яшь көчләре чакырылачак, — дип ассызыклады Татарстан лидеры.
Татарстан - Россиянең IT-лидеры
Әйтергә кирәк, бу – XXI гасырда Россиядә төзелгән беренче шәһәр. Аны чын мәгънәсендә уникаль дип әйтергә мөмкиндер, мөгаен. Ник дигәндә, киләчәктә ул Россиянең инновацион үсешендә иң төп рольне уйнаячак калага әверелергә тиеш. Илнең иң мөһим инновацион проектлары нәкъ менә биредә тормышка ашырылачак. Әлеге шәһәр Россиянең югары квалилфикацияле IT-кадрлар белән тәэмин итәчәк.
Иннополис проектына зур игътибар бирү юкка түгел, әлбәттә. Хәзерге вакытта югары технологияләрне камилләштерү Россия Президентының икътисади стратегиясенең алдынгы юнәлешләренең берсе булып тора. Ә Татарстанны исә илнең IT-лидеры дип атарга мөмкиндер, мөгаен. Беренче чиратта, бу Татарстан лидеры Рөстәм Миңнехановның тырышлыгы нәтиҗәсе, әлбәттә. Аның ярдәме белән Татарстан инновацион технологияләр буенча илнең иң алдынгы төбәгенә әверелде дә инде. Әле алай гына да түгел, хәзерге вакытта Россияне инновацион ил буларак халыкара дәрәҗәдә нәкъ менә Татарстан тәкъдим итә.
Халык инде яши
Иннополис шәһәренә килгәндә исә, хәзерге вакытта биредә тиешле барча инфраструктура тулысынча төзелеп беткән. Бүгенге көндә Иннополиста IT-университет, дөньяның иң эре инвесторларын җәлеп итәчәк махсус икътисади зона, халык гомер итәчәк күпкатлы йортлар һәм таунхауслар бар. Әле алай гына да түгел, тренажер залы, бассейн һәм спорт залы булган спорт комплексы да инде гамәлдә. 2015 елның маенда исә бирегә шәһәрнең беренче яшәүчеләре килеп төпләнә башлады. Йорт тәрәзәләрендәге пәрдәләр һәм гөлләр моның шулай булуын тагын бер кат ассызыклый.
Тиздән биредә гомер итүчеләр саны 5 меңгә җитәчәк. Ә инде Иннополис шәһәре тулысынча төзелеп беткәч, биредә яшәүчеләр саны 155 меңгә җитәр дип уйланыла.
Саннарга килсәк, 2030 елга “Иннополис” махсус икътисади зонасында барлыгы 944 резидент эшләр дип фаразлана. Эш урыннары саны 30,3 меңгә кадәр җитәргә тиеш. Инвестицияләр күләме исә якынча 73 миллион булыр дип уйланыла. Инвесторлар өчен тәкъдимнәр исә чыннан да шактый мавыктыргыч. Мәсәлән, алар беренче 5 елда табыштан керә торган һәм җир салымыннан тулысынча азат ителә. Транспорт һәм милек өчен салымны исә алар 10 ел дәвамында түләмәячәк. Җир кишәрлекләрен арендалау исә базар бәясеннән 100 тапкырга (!) арзанрак булачак.
* * *
Врио президента РТ Рустам Минниханов выложил в Instagram ряд фотографий премьер-министра РФ Дмитрия Медведева, который сегодня приехал в Татарстан на официальное открытие IT-города Иннополис.
В Instagram премьер запечатлен вместе с участниками церемонии открытия, а также в кабине автомобиля с гендиректором ОАО «КАМАЗ» Сергеем Когогиным. Ранее Медведев, Минниханов и министр связи РФ Николай Никифоров нажали символическую кнопку запуска Иннополиса. Во второй половине дня глава кабмина провел совещание по вопросам инновационного развития России.
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
Просмотров: 1191