Каенанам исән чакта намазларын калдырмады. Мин яшь кеше, эшкә йөрим, атеист, ураза тотмыйм. Ул үлгәннән соң, ураза вакытында (ә мин белмим дә) төшемә керде.
– Килен, ураза фитырын бирергә кирәк иде бит, – ди.
Күршедә яшәүче татар әбигә йөгереп кердем. Төшемне сөйләдем. Хак, уразаның соңгы көннәре икән. Исем китте. Икенче көнне үк ураза фитырын бер ялгыз яшәүче карчыкка бирдем.
…Гел барып, әтием каберен чистарта идем. Соңгы вакытларда эшкә бирелдемме, бармый башладым. Әткәй төшкә керде. “Оныттың бит, кызым, оныттың”, – дип җилкәмнән сөйде.
…Шулай бервакыт туганым нахакка рәнҗетте. Өзгәләнеп еладым. Төшемә мәрхүм әни керде:
– Кызым, елама, “Кәүсәр” сүрәсен укы, – дип берничә кат кабатлады.
Ахирәткә киткәннәргә безнең хәлләр мәгълүм, күрәсең. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән безнең өчен сөенәләр, безнең өчен борчылалар. Безгә үз хәсрәтләребез белән вафат булганнарны борчырга кирәкмәстер. Киресенчә, догалар белән үзләрен тынычландырырга, ә ярдәмне бер Аллаһы Тәгаләдән сорарга кирәк.
Фәридә САФИНА.
Самара шәһәре.
Просмотров: 2621
Күптән түгел бик авыр операция кичердем. Врачның каяндыр ерактан, торба эченнән килгән кебек тавышларын ишетәм дә кебек, ләкин каян килгәнен аңламыйм. Мине сихри рәхәтлек үзенә тарта иде. Гәүдәм изрәде, бер мизгелдә үземне каядыр очып баргандай тойдым. Күземне ачарга куркам, ләкин күз кабакларын кисеп, дөньяда булмаган яктылык сирпелә. Күңелдә билгесезлектән куркуда җәннәти рәхәтлек хиседә бер дәрәҗәдә иде. Шәүләләрнең үземнең берничә еллар элек үлгән туганнарым: әби, бабай, әти, сеңлем икәнен таныдым. Нәкъ исән вакыттагы кебек елмаешып басып торалар, миңа нидер әйтәселәре килә кебек тоям ләкин аңламыйм. Бер адым каршыга атлауга ике арада ниндидер үтә күренмәле пәрдә барлыкка килде һәм мине кире артка чигенергә мәҗбүр итте. Артымда бала караваты киемнәре ята. Үземнең күптән түгел генә бала табуым искә төшеп хафага калдым һәм караватка ташландым. Балам юк. Авырлы вакытта ятлый башлаган догаларымны искә төшереп “Фатыйха” сүрәсен кабатлый башладым. Бисмилләхи рәхман иррахииим. Әгүзе билләхи шәйтани ирраҗииим. Әррахман иррахииим. Ходаем аллам зинһар өчен баламны әзләп табарга ярдәм итсәң иде, дип ялварам икән. Акрынлап тагы ике олы малайларым барлыгы да искә төште. Мин кайда соң?! Ирем кайда, балаларым, минсез нәни кызым нишләр, дип елый ук башладым. Кисәк алар янында буласым, ЯШИСЕМ килә башлады. Шул секундтта күкрәгемә ниндидер көч каты итеп орды. Гәүдәм чайкалып китеп караңгылыкка артка зур тизлек белән оча башладым. Колакларым зыңлап, яңакларымны чабаклауга күзләремне ачып җибәрдем. «Ниһаят! Бөтен больницаны аякка бастырдың бит, өч балаңны калдырып үләргә булдыңмы әллә?», диешәләр врачлар. Күземнән яшьләрем чигәләрем буйлап ага башлады. Елый күрмә тагын сиңа һич кенә дә борчылырга ярамый, без яратып кына ачуланабыз бит дип көлешәләр тагын. Үзләре дә куркышып беткәннәр. Гомеремне саклап калу өчен ике сәгать көрәшкәннәр бит, бәбәйләгәннән соң калган салфетка-бинт череп кан китүгә сәбәпче булган. Аздан гына теге дөньяда калмадым. Балаларым хакынамы, гомерем бетмәгәнме аллахы тәгалә мине кире җиргә кайтарды. Ирем хәлемне сорап унсигез мәртәбә шалтраткан, мин клиник үлем кичереп ятканда балам тоташ ике сәгать буе елап әле йоклап китте, дип хәбәр иттеләр. Яшәү белән үлем арасы бик якын икән ул. Сәламәтлеккә игътибар белән карарга кирәк. Бер үлеп терелгәч яки теге дөньяда булып кайткач сәер хәлләр була башлады. Күземә шәүләләр күренгәли, колагыма төрле тавышлар ишетелә башлады. Кеше ышанмаслык хәлләр, ышансаң ышан. Колагымда атна буе ашказаныңны тикшерт, дип әйткән тавышларга ышанмый гына килгән идем чыннан да киста барлыгы ачыкланды. Врачлар бик вакытлы килгәнсең диделәр.
Яшь чакта күргән бер төшемне сөйлим әле. Поездда барам икән. Зур-зур сумкаларым да бар. Поезд шул чаклы тиз бара, күз иярми. Кинәт әкренәйде, як-ягыма карыйм –бөтен җир ямь-яшел, ялтырап кояш чыккан, чәчәкләрнең ниндие генә юк. Кәефем яхшы, миңа бик рәхәт икән. Шуннан уянып киттем. Әниемә сөйләдем “Кызым, яхшыга юрыйк. Бик әйбәт төшкә ошаган бу, — диде. Шул елны кулымны сорарга килделәр. Яхшы кешегә кияүгә чыктым. Шөкер, әле дә бәхетле тормышта яшим.
Уяну б-н тэрэзэгэ карасан,тош истэ калмый.Тошлэренне кешегэ тугел,жилгэ сойлэ ди торган иде минем эби.Куп тошлэрне узен дэ юрарга була-мин куп курэм-тосле кубрэк,ч-б сирэгрэк.бер ук тош ботен вак-тояклэре б-н берничэ мэртэбэ керергэ может,кино караган кебек булам,фантазиям кочледер инде.Мэет,сугыш(аллам сакласын)тошлэрен кермэсэ ярар иде дим.Но бер нэрсэне точно эйтэ алам:еласан соенечкэ тугел,пес итэсе килгэнгэ
Юк чыннан да жэмэгать бер тош сойлим эле,мин кичэ бер тош курдем.Безнен курше эби улде инде(авылда),мин анын куршесе.)хэзер шэхэрдэ яшим! Имеш мин бэрэнге бакчасында басып торам икэн,ямь-яшел бэрэнгелэр чыгып яшеллэнеп усеп утыралар.Шул улгэн эби мина килэ,мин сине котэм ,ник син хаман килмисен инде ди бу мина.Сина бит квартира кирэк,ник ачкычын сорамыйсын,кочлэп учыма квартира ачкычы тоттырды.(миннэн узе шунын очен 500 сум акча алды,кэгазь акча бирдем,)Хэм мина бер ак йорты курсэтте,(ул ак йортнын капкалары бер дэ биклэнми,шунын кадэр андагы халык тыныч яши),икенче этажында яшэрсен ди,бардым ачтым кердем,хэм ни курим ике ак карават тора,(буш),стеналары каерылып,обойлары тошеп беткэн бераз.Мин эйтэм что то мина монда кунелсез,эллэ сенелемне чакырыйм микэн дим,сенелем апа мин килмим,узенэ бер кеше тап диде,хэм мин икенче урам бн (узебезнен эби яши торган урам)тошеп киттем.Хэм уянып киттем.Колмэгез жэмэгать,мин инде бу тошне кичэдэн бирле уйлап йорим.Эллэ мин эйтэм бу курше эбисе миннэн сэдэка котеп ятамы димен.Бу тош мина ни очен керде юрап бирегез.
Миңа гел киләчәкне “хәбәр итүче” төшләр керә. Мәрхүм булганнарны да еш күрәм. Әниемнең вафат буласын да алдан күрдем, ләкин нәрсәгә юрарга да белмәдем ул вакытта, бары ниндидер афәт буласын гына чамаладым. Мәрхүм әнкәй шундый иде. “Бүген фәлән кешене (ул инде вафат булган) күрдем, кайткан, фәлән кешеләргә кереп китте. Тагын ни булыр инде?!” – ди. Озак та үтми, авылда мәет була. Без моңа аптырый идек. Хәзер үзем дә шундый хәлдә калгалыйм.