Бу канкойгыч сугыш совет халкының киләчәккә булган якты хыялларын челпәрәмә китерде. Безнең Гали авылыннан да фронтка киткән 500дән артык кешенең күбесе яу кырында ятып калды, туган туфрагына кайту, әти-әнисе, туганнары, балалары белән кавышу бик азына насыйп булды. Бүгенге язмам шуларның берсе — Сәгыйть абый турында.
Сәгыйть Садриев 1914 елны урта хәлле гаиләдә туа. Әтисе Сараҗетдин ага вафат булганда аңа әле 6 яшь тә тулмаган була. Ул балачактан белемгә тартыла. Җиде яшеннән авыл мәдрәсәсенә укырга кереп, гарәп графикасын, ислам дине нигезләрен үзләштерә башлый. Ә мәдрәсә ябылып, аның урынына совет мәктәбе ачылгач, бәләкәй Сәгыйть биредә рус графикасын һәм телен өйрәнә.
1930 елда мәктәпне уңышлы тәмамлап, ул Богырыслан укытучылар әзерләу институтына укырга керә. Дүрт елдан диплом алып, үзенең туган Гали авылына башлангыч сыйныф укытучысы булып эшкә кайта.
Ул елларда илебездә укытучылар җитешмәү сәбәпле, укытучы ир-атларны армиягә алмаганнар. Ә Сәгыйть абый үзе теләп армиягә китә.
Бөек Ватан сугышы башланганда ул Кара диңгез флотында пехотачы-солдат булып хезмәт итә. Аларның частенә 3 айга якын Иранда фашист илбасарларына каршы сугышырга туры килә. Аннан соң аларны Феодосиягә күчерәләр.
- Без шәһәргә кергәндә, анда аяусыз канкоеш бара иде. Алдан Байбуга һәм Петровка авылларын алдык, анда саклану корылмалары төзедек, аннары Феодосияне азат итәргә керештек. Менә шул вакытта безнең алдан төзеп куйган корылмаларның кирәге килеп чыкты да инде. Мин бит элемтәче идем, аркамда аппарат, үзем гел шуышып йөрим. Элемтә югалса, линия эзелгән җирне эзләп китәм. Колак төбендә пулялар сызгыра, ә приказны барыбер үтәргә кирәк. Бервакыт шулай кабель эзелгән җиргә шуышып килсәм, миңа кадәр бирегә җибәрелгән дүрт иптәшемнең үле гәүдәләре җирдә аунап ята. Мин кабельләрне тоташтырга керештем, үзем: “Үлгәнче заданиене башкарырга өлгерсәм ярар иде”, — дип Аллаһы Тәгаләдән сорыйм, эчтән белгән догаларымны укыйм, үзем елыйм. Ялгап бетердем дә башымны да күтәрми кире, үзебезнең частька таба шуыштым. Ничек кире килеп җиткәнмендер, белмим, ә менә шинелем әллә ничә җирдән тишелгән иде. Сугышның иң кызу казанында кайнасам да, Ходай үлемнән саклап калды, — дип сөйли булган Сәгыйть абый кызы Әнисә апага.
Шундый каты бәрелеш-ләрнең берсендә, Керчь шәһәре тирәсендәге сугышта Сәгыйть абый каты яралана. Алты айга якын госпитальләрдә дәваланганнан соң, хәл алырга аны туган авылына кайтарып җибәрәләр.
Тик ул өйдә тыныч кына ята алмый, кайту белән мәктәптә укыту эшен дәвам итә, ә үзе: “Мине кабат фронтка җибәрегез”, — дип военкоматка хат артыннан хат яза. Ярты елга якын шулай мөрәҗәгать иткәннән соң, аны Куйбышев авиация хәрби-диңгез училищесына укырга алалар. Җиңү бәйрәмен дә ул шунда каршылый.
Үзенең туган Гали авылына Сәгыйть Садриев 1946 елда гына әйләнеп кайта һәм мәктәп балаларына биология фәнен укытырга керешә. Үз эшен яратып, бөтен күңелен биреп эшли ул. Мәктәптә “Яшь натуралистлар һәм диңгезчеләр” түгәрәген оештырап җибәрә, балаларны фәнни тикшеренүләр алып барырга, матур-матур уенчык кораблар ясарга өйрәтә. “Остаханәгә килеп кергәч тә, күз киштәләргә төшә, андагы рәт-рәт тезелеп торган берсеннән-берсе матур кораб модельләре бөтен игътибарны җәлеп итә иде”, – дип сөйли аның укучысы, хәзер мәктәп директоры Мохтар Алтынбаев.
1957 елда әлеге түгәрәкнең берничә әгъзасын һәм Сәгыйть Сараҗ улы Садриевны илебезнең иң дәрәҗәле халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенә — ВДНХга җибәрәләр. Ул анда медаль белән бүләкләнә, ә Гали авылы мәктәбе коллективына Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә Мактау грамотасы тапшырыла.
Сәгыйть абый классташы, хезмәттәше, мәктәбебезнең яшь укытучысы София апа Кабаева белән гаилә корып, бергәләп өч бала: Әнәс, Әнисә һәм Асияне үстереп, зур тормыш юлына бастыра. Әнәс абый Мәскәүнең төсле металлар институтын тәмамлап, шунда ук төпләнеп кала. Кызганычка, ул үткән елда вафат булды инде.
Төпчек кызлары Асия дә, Әнисә апасы кебек, экономистлыкка укып чыккан һәм бүген гаиләсе белән Самарада яши.

Сәгыйть Садриев укучылары белән.
Ә Сәгыйть абый белән София апа, балаларының игелеген күреп, олы кызлары Әнисә апа тәрбиясендә, кадер-хөрмәттә картаеп, бакыйлыкка күчтеләр инде.
Авылдашларымның күпче-леген укыткан, йөрәк җылысын биргән, акны карадан, уңны сулдан аерырга, сабырлыкка, тапкырлыкка, тормышны сөяргә өйрәткән Сәгыйть абый белән София апа авылыбызның хөр-мәтле укытучылары булып, мәңгелеккә истә калдылар. Бүген без аларны олы ихтирам белән искә алабыз.
София СӘЛИМОВА, Гали авылы мәктәбе укытучысы.
Похвистнево районы.
Просмотров: 1104