Самарның Җәмигъ мәсҗиде йортында урнашкан “Нур” мәдрәсәсендә ел саен җәен балалар өчен дини укулар оештырыла. Менә быел да беренче июньнән алып унҗидесенә кадәр биредә 6-16 яшьлек 90 малай һәм кыз белем ала. Алар арасында татар, урыс, башкорт, әзәрбайҗан, үзбәк, таҗик балалары бар.
Иртәдән төшкә кадәр укучыларга гарәп графикасы, динебез Ислам нигезләре укытыла. Балаларга төшке аш оештырыр өчен Җәмигъ мәсҗиде матди ярдәм күрсәтте.
Мөселманча киенгән кызчыклар, түбәтәйле малайлар тырышып, зур теләк күрсәтеп, дини белем алалар. Моңардан тыш, алар шулай ук биредә үзара танышып-аралашып, яңа дуслар да табалар.
Милүәшә ГАЗЫЙМ язмасы һәм фотосурәте.
Просмотров: 1328
Хорошее дело, да поможет вам Всевышний.!!