13 июня и в Сызрани прошел любимейший праздник татарского народа Сабантуй. Площадкой для его проведения стал парк культуры и отдыха имени Горького, где собрались не только жители города, но и гости из других регионов. Теплая, солнечная летняя погода благоволила хорошему настроению участников праздника.
Собравшихся приветствовали представители местной татарской общины и власти города. Были вручены грамоты и благодарственные письма активистам татарских НКО. Почетными гостями праздника стали представители делегации, прибывшей из Дрожжановского района Республики Татарстан. Каждый год они оказывают помощь в проведении мероприятия. Глава Дрожжановского района Александр Шадриков зачитал поздравление от имени врио Президента Республики Татарстан Рустама Минниханова.
На мероприятии имам-ахунд, мухтасиб Сызранского, Шигонского и Октябрьского районов, член Президиума РДУМСО Ильгизар-хазрат Сагдеев представил макет новой Соборной мечети с семью минаретами, которая строится на улице Декабристов.
Концертную программу открыло выступление самодеятельных коллективов Республики Татарстан. Не остались без внимания народные песни и танцы, всевозможные традиционные конкурсы и соревнования, такие как армрестлинг, перетягивание каната, поднятие гири, бег в мешках, и, конечно же, главное спортивное состязание праздника — татарская национальная борьба «кэрэш».
Халима АБУЗЯРОВА.
* * *
Сызранның Максим Горький исемендәге паркында яңгыраган шушы җыр сүзләрен ишеткәч, күңел тагын да күтәрелебрәк китте. Бу бәйрәмне татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә көтеп ала бит. Быелгы Сабан туен оештыруны үз өстенә әле күптән түгел генә сайланып куелган җирле татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Ринат Шәрәфетдинов алган. Аңа ярдәмгә эшкуарларыбыз Вәлиулла Кәбиров, Рәхимҗан Мингалишев, Дамир Богапов, Петр Чичеватов һәм башкалар да килгән. Бәйрәм программасын төзергә энеле-абыйлы Илдус һәм Илсур Гыйльмановлар, Билсур Якупов, Зөбәрҗат Байбикова, Рөстәм Туктаровлар булышкан.
Сызран татарларын Сабан туе белән котларга шәһәр җитәкчеләре Николай Лядин, Сергей Ананьев, Ирина Пыжова, депутат Илдус Гыйльманов килгән иде.
Татарстан Республикасының Чүпрәле районы җитәкчесе Алексей Шадриков халыкка Татарстан Республикасы президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның котлау хатын, чүпрәлеләрнең тәбрикләүләрен җиткерде.
Чүпрәле вәкилләреннән соң Мордовия Республикасы кунаклары да бик зурлап чын күңелдән бәйрәмебезне котладылар.
Сызран, Октябрск шәһәрләре, Сызран һәм Шигон районнары имам-мөхтәсибе, ахун Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев та догалар укып, изге теләкләрен теләде. Котлаулардан һәм бүләкләүләрдән соң концерт программасы башланды. Аны матур итеп, уен-көлке белән Суфия Әмирова белән Георгий Катков алып бардылар. Чүпрәледән һәм Мордовиядән килгән сәхнә осталары тамашачыларга сәхнәдән зур концерт бүләк иттеләр. Сабан туе мәйданында милли көрәш, кул көрәше, гер күтәрү һәм башка күп ярышлар һәм уеннар оештырылган иде.
Көрәштә батыр булып Рамил Айзатуллин танылды. Шунысы кызык, ул 90 килограмм авырлыктагы егетләрне бик җиңел генә ега алса да, бүләккә бирелгән 40 килограммлы сарык тәкәсен сәхнәдә бер күтәрүдә җилкәсенә куя алмады. Шулай да була икән бит.
Балалар һәм яшүсмерләр арасында күз бәйләгән килеш үзеңә бүләк кисеп алу, көянтә белән түкми-чәчми су ташу кебек уеннар һәм ярышлар бигрәк тә зур популярлык казанды. Боларны көлмичә, шатланмыйча карап булмый иде. Бу ярышларны һәм уеннарны бик оста итеп Рәфис Галимов алып барды.
Балаларның автоколяскаларда утырып йөрүләре, бассейнда көймәләрдә йөзүләре, кабартылган йомшак һәм биек резин таулардан шуып төшүләре паркны бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр шатлыклы тавышлар белән тутырып торды.
Сабан туенда күп үзешчән сәнгать коллективлары — шәһәребезнең Варламово бистәсе, Галина Чинова, Наталья Бакшеева, Анна Шакута җитәкчелегендәге балалар сәнгать мәктәпләрендә шөгыльләнүче кызлар һәм малайлар үзләренең җыр һәм бию осталыкларын күрсәттеләр. Радик Хисаметдиновның, Суфия Әмирханованың һәм аның кызы Алинаның җырлаулары халыкка аеруча нык ошады. “Чишмә” вокаль ансамбле, аның солисткасы Регина Бульхина, баянчы Рөстәм Туктаровның чыгышларын да профессиональ сәнгатькә тиңләргә мөмкин. Алардан “Авангард” Мәдәният йорты фольклор ансамбле дә калышырга теләмәде. Бу коллективтан бигрәк тә Раилә Корбанова белән Вәсилә Әксәнова уңышлы чыгыш ясадылар.
Сабан туе кичкә кадәр дәвам итеп, бәйрәмгә килгән халык бик канәгать булып таралышты.
Рәис БИГЛОВ.
Сызрань шәһәре.
Просмотров: 2767
Яркие моменты Сабантуя-2015 в Сызрани (видео):
http://tatarlarsyzran.ru/yarkie-momenty-sabantuya-2015/