Во время Рамазана в мечети Ярдэм будут кормить до тысячи мусульман / Казанның “Ярдәм” мәчете ифтарында һәркөн 1 мең кеше катнаша ала

1423648803В казанской мечети Ярдэм в течение всего месяца Рамазан будут проходить ифтар-меджлисы. Специально для этого установили шатер, где ежедневно будут собираться около тысячи постящихся мусульман для разговения после вечернего намаза.

Среди них будут не только незрячие и слабовидящие люди из Татарстана, но и воспитанники учебно-реабилитационного центра «Ярдэм» из регионов России, сироты детского приюта для инвалидов из Тюлячинского района, инвалиды с ДЦП, малоимущие и прихожане мечети, сообщили в пресс-службе ДУМ РТ.

Участников ифтара каждый день будут радовать разнообразными и сытными блюдами. Кроме того, для всех верующих подготовили специальную программу с проповедями, чтением Корана и пением нашидов. Ведь ифтар – это место не только разговения, но и общения, объединения мусульман. 

* * *

Казан шәһәренең “Ярдәм” мәчетендә ураза дәвамында күзләре күрмәүчеләр, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр, “Ярдәм” тернәкләнү үзәгендә тәрбияләнүчеләр һәм мәхәллә халкы катнашында ифтар мәҗлесләре уздырыла. Иман йорты каршында корылган чатырда көн саен 1000ләп мөселман ифтар кыла алачак.

Чатыр дини тематикадагы баннерлар белән бизәлгән, ифтар вакытында вәгазь, Изге Коръән уку һәм нәшидләр башкару өчен махсус аппаратура урнаштырылган. ТР МДН рәисе урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов сүзләренчә, биредә һәр теләгән кеше ифтар мәҗлесе үткәрә ала, ә моның өчен “Ярдәм” мәчетенә мөрәҗәгать итергә кирәк.
Рамазан дәвамында ифтар ашларын үткәрүдә волонтерлар ярдәме дә кирәк. Әле изге һәм саваплы эштә катнашырга теләүчеләрне “Ярдәм” мәчетендә көтеп калалар, дип мөрәҗәгать итә мәчет сайты.

Просмотров: 1167

Комментирование запрещено