Зираттан кайту белән шайтан суына ябыштылар…

1351258448338890-232x300

«Мәчет буш, халык йөрми», — ди авыл мулласы.

Татар авылларын күреп, йөрәгем сыкрый, җаным әрни. Алар һәр ел саен үзгәрешләр кичерә. Кызганыч ки, уңай якка түгел. 

Күптән түгел Самар өлкәсенең бер татар авылында таныш кешебез үлеп китте. Зурлап озаттык үзен. Зираттан кайткан вакытта мәрхүмнең туган тиешле кешесе үзләрендә чәй эчеп чыгарга тәкъдим итте. Ерак юлга чыгасы булганга, без каршы килмәдек. Алар килеп табын артына утыру белән, өстәлгә бер ярты аракы менеп кунаклады. Әллә күземә күренә микән дип торам. Юк, чын шайтан суы!

Яңа гына зираттан туганын күмеп кайткан хуҗа кеше күзен дә йоммыйча, теге шешәнең бугазына ябышты. Өстәл артында утырган ирләргә сала да башлады. Әлбәттә, минем белән булган егетләр баш тартты. Ә авыл ирләре: “Әйбәт кеше иде, урыны оҗмахта булсын”, – дип, рюмкаларны “каплап” та куйдылар.

Татарда гомергә булмаган рус йоласы каян килгән бирегә? Русларда да зираттан кайту белән аракыга алай ук ябышмыйлар бит. “Поминка” дигәннәре дә төрле гаиләдә төрлечә үтә. Аракы салынган стакан өстенә ипи куялар да эш шуның белән тәмам. Ә татар авылында үлгән кешене искә алып, аракы чөмерәләр. Кыскасы, без аш ашап, чәй эчкәндә тегеләр бер шешә аракының төбенә төшкән иде инде.

Озак уйлап йөрдем әлеге хәлләрдән соң. Кем гаепле соң боларда? Дөрес юлга бастырмаган ата-анамы, әллә инде котыртучы шайтанмы, әллә инде башка сәбәпләр бармы моңа? 

Шушы авыл мулласы белән ачыктан-ачык сөйләшеп утырырга да туры килде миңа. “Энем, нишләтәсең инде мәчет буш, халык йөрми. Килгәннәре дә берничә карт-коры, ә яшьрәкләргә дин кирәкми әлегә. Алар әнә тормыш артыннан куа. Пенсиягә чыкканнарга: “Килегез, йөрегез, намазга басыгыз”, – дип, әйтеп карадым инде мин. Тик колак салучы юк. Баш селкеп тыңлап торган булалар да, “ярар” дип китеп баралар. Шуның белән шул. Мин бит инде өйдән өйгә кереп мәчеткә йөрегез дип кул куйдырып йөри алмыйм”, – дип зарланды ул.

Исемем редакция өчен генә.

samtatnews.ru

Просмотров: 1732

4 комментариев

  1. Әйтәргә телим, рус халкында, поминкаларда хәмер эчү шулай ук тыелган, русларга поплар тыела, әмма урыслар бу гадете Бөек Ватан сугышы соң уйлап чыгарган һәм рәхетләнеп эчә бит. Бу авылда яшәген кешеләр өчен бик кызганыч, аларның иманы бик зәгыйфъ…..

  2. “Эле мэчеткэ йэри алмыйм, эшлим”, – дилэр. Эйе шул. Айнык булганда вакыт юк, вакыт булганда, исерек булалар.

  3. Зираттан кайткач, аракы чыгару татар авылларында “күркәм” бер гадәткә әйләнеп бара икән инде. Ә кайбер шайтан суы яратучылар кышын зиратта кабер казыганда ук, “салкын” дигән сәбәп табып, яртыны шунда ук бушата икән.