“Мондый тамаша күргәнебез юк иде әле”

линар

“Яктылык” мәктәбе укучылары һәм укытучылары Гали авылына концерт белән килделәр

Апрель урталарында Са­мараның Киров мәйданын­дагы Мәдәният сараенда үт­кәрелгән өлкә «Татар балалары җырлый» фестивалендә Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучылары “Безнең бурыч” дип аталган зур һәм бик зәвыклы программа белән чыгыш ясаганнар иде. Ул Бөек Ватан сугышы тәмамлануның 70 еллыгына багышланганлыктан, бу чыгышны өлкәбезнең татар авылларында да күрсәтергә кирәк, дигән фикер туган һәм нәтиҗәдә “Яктылык” мәктәбе укучылары һәм укытучылары безнең Гали авылына концерт белән килделәр.

Язгы кыр эшләренең иң кызган вакыты булуына карамастан, шәһәр мәктәбе укучыларының Гали авылындагы тәүге концертын карарга бик күп халык җыелды. Хәтта залга өстәмә эскәмияләр дә куярга туры килде. Укытучы Асия Госман кызы Сәйфетдинова программаны ачып җибәргәндә уңган-булган, кунакчыл авыл халкына кайнар сәламнәрен җиткерде һәм авылыбызның сугыш һәм хезмәт ветераннарын Җиңү көне белән котлады.

“Яктылык”лыларның “Без-нең бурыч” дип аталган яңа программасы турында “Бер-дәмлек”тән (№ 16, 18 апрель) укып белә идек инде. Ләкин аны үз күзләрең белән күрү кирәк икән. Концертның һәр номеры йөрәкләребезгә үтеп кереп, зур тәэсир калдырды. Бу тирән мәгънәле программаны караганда без үзебезне яшьлегебезгә, сугыштан соңгы авыр елларга кайткандай хис иттек. Чөнки безнең буын кешеләре үскәндә кинолар да, җыр һәм биюләр дә тик сугыш темасына гына багышлана иде бит.

Әйе, күпләребезне сугыш ятим итте, күп хатыннарны тол кал­дырды. Шуңа күрә Әдилә Рәхимова башкаруындагы “Ялгыз ана” да,  “Ярмәк вагы” да,  күпсанлы шигырьләр (арада мин язган шигырь дә бар иде) һәм җырлар да, “Аулак өй” күренеше дә, Ленар Абсаттаров һәм Искәндәр Әхмәтов башкаруындагы җырлар да — барысы бергә тулаем зур һәм бик эчтәлекле программаны тәшкил итте.

Балалар фестивален оештыручы Самара шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рифкать Хуҗин сәхнәгә чыккач кына, тамашачылар айнып киткәндәй булдылар. Ул “Яктылык” укучыларын Гали авылына чакырып, барлык чыгымнарны үз өстенә алган фермер Камил Әбүбәкер улы Исхаковка һәм аның сеңлесе Нәфисәгә рәхмәтләрен җиткерде. Авыл буйлап оештырылган экскурсия өчен дә рәхмәтләрен әйтте: “Мәктәбегез искиткеч. Биредә  профессорлар үстереп була” ,  — дип, мәктәп директоры Мохтар Алтынбаевка, авыл җирлеге башлыгы Идрис Муллабаевка, районыбызның “Туган тел” татар җәмгыяте рәисе, эшкуар Расих Латыйповка, аның урынбасары, укытучы Кәүсәр Шәйхетдиновага, китапханәче Фәһимә Зариповага, Нәфисә Исхакованың “Яктылык”та укучы оныгы Илнурга һәм Ислам Кәлимуллинга да рәхмәтләрен белдерде.

Без дә, бу искиткеч чыгышны караган авылдашлар, үз чиратыбызда Рифкать Ху­җинга, “Яктылык” мәктәбе директоры Радик Газизовка, шушы бәйрәмне сәхнәгә куйган хореографлар Инзилә Гыйззәтуллинага һәм Алия Газизовага, сценарий язучы, гармунда уйнаучы, җырчы һәм әдәби талант иясе Линар Абсаттаровка, балаларны  хор белән җырларга өйрәтүче Алинә Шәмсетдиновага, идея­сен бирүче, балаларны “Яр­­мәк вагы” биюенә читек чолгавычлары, кулъяулык­лар чигәргә өйрәтүче Асия Сәй­­фетдиновага һәм “Яктылык” мәк­тәбенең бөтен талант ияләренә рәх­мәт­лә­ребезне җиткерәбез. Күңелебезгә бу кадәр ошаган концерт күргә­­небез юк иде әле. Миллә­тебезне кайгыртып, вете­ран­нарыбызның күңелен  кү­реп, аларга көч-куәт биргән “яктылык”лыларга сәламәтлек теләп калабыз. Тагын да зуррак уңышларга ирешүегезне телибез.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1862

Комментирование запрещено