Чир тәндә түгел, ә җанда

musliman

Иске Ярмәк авылында яшәгән бабамның бабасы авылдашларын Коръән сүрәләре белән өшкерә торган булган, дип сөйли иде әнкәй. Килүчеләрнең барысын да ихластан дәва кылган ул. Аңа күрше авыллардан урысы да, чуашы да, мордвасы да юл тоткан. Шифа алучылар байтак булган. 

«Күп чир сөенә белмәүдән, рәхмәт әйтә алмаудан, кечкенә йөрәгеңне чүп-чар белән тутырып газапланудан килә. Чир тәндә түгел, ә җанда», - дия торган булган бабамның бабасы. Шуңа да шифа эзләп килүчеләрне сөйләштергән ул. Авыруларның күбесендә эчке пычраклык тамыр җәйгән. Кайсы ирен, кайсы каенатасын, кайсы туганын гафу итми. «Үзен яраткан кеше беркемгә дә ачу сакламый. Без хөкемдар булырга тиеш түгел. Аллаһы Тәгалә хөкем итсен», — дип әйтә торган булган  авыруларга өшкерүче бабам.

Сүземне тәмамлап, шуны әйтәсем килә: адәм баласы хатадан хали түгел. Шуны аңлап, тәүбәгә килә белергә кирәк. Өшкерүчегә дә Аллаһы Тәгалә ярдәм бирсен, борчылып килгән кешеләрнең күңел пәрдәсен күтәреп, тәненә сихәт, җанына тынычлык табарга ярдәм итсен иде.

Исемем редакция өчен генә.

samtatnews.ru

Просмотров: 1077

Комментирование запрещено