«Мусульман впечатляли такие призывы, как: «Мы должны защищать наших союзников мусульман — Германию и Турцию, которые хотят освободить нас от всех врагов, предотвращающих развитие нашей культуры, и более 300 лет угнетают нас», — пишет Искандер Гилязов в своей книге «Российские солдаты-мусульмане в германском плену в годы Первой мировой войны», которую на прошедшей сегодня презентации в исполкоме Всемирного конгресса татар назвали первым в России памятником татарским военнопленным.
На создание этой книги ушло порядка 15 лет. Первые публикации по данной теме историк и профессор КФУ начал публиковать еще в 90-х годах. А непосредственно процесс написания занял 1,5 года. В работе над монографией Гилязову помогала Лейла Гатауллина.
В этом труде анализируются попытки кайзеровской Германии использовать религиозный фактор в военном противостоянии странам Антанты. Немецкие политики, военные и дипломаты представляли Германию как дружественную исламскому миру страну и разработали стратегию «революционизации» мусульман для противопоставления их России, Англии и Франции. Значительная часть военнопленных солдат-мусульман российской армии была собрана в «особых» пропагандистских лагерях, среди них активно проводилась пропагандистская работа с целью привлечения на сторону Германии и Османской империи.
«Для меня было важно показать, что такое человек на войне, что такое пленный и что вообще такое плен. Мне было важно показать, что это трагедия. К сожалению, мы сегодня зачастую забываем, что война — это в первую очередь горе, что нужно прежде всего показывать жестокость, чтобы в людях воспитывались ненависть к войне, неприятие войны. А у нас как-то все больше сейчас идут фанфары и гордость. Война — это не праздник. Поэтому я взялся за данную тему, чтобы показать, что пленные, даже те, кто находился в таких специальных пропагандистских лагерях, они все равно были пленными, они потеряли свою родину, они тосковали по ней, воспринимали войну как страшную трагедию своей жизни», — размышлял после презентации в беседе с корреспондентом «БИЗНЕС Online» профессор Гилязов.
Напомним, что Гилязов выступил в качестве консультанта при создании документального фильма Дениса Красильникова «Война непрощенных», посвященного судьбам татарских членов легиона «Идель-Урал», участников Второй мировой войны. Эта картина стала продолжением другого фильма — «Незаметные герои неизвестной войны» — ленты, повествующей об участии татар в Первой мировой войне.
* * *
Соңгы берничә елда Беренче Бөтендөнья сугышы темасы калку чагылыш таба башлады. Канлы вакыйгада татарларның батырлыгы турында хәтта документаль фильм да төшерелеп, киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. Моңа, әлбәттә, сугыш юбилее дә сәбәп булгандыр…
Татарның танылган галиме, мөгаллим Искәндәр Гыйләҗевне без Икенче Бөтендөнья сугышы тарихын җентекләп өйрәнгән галим буларак яхшы беләбез. Германия архивларында шактый эзләнүләр үткәреп, ул Идел-Урал легионы хакында әтрафлы хезмәтләр чыгарды.
Бөтендөнья Татар конгрессы бинасында “Российские солдаты-мусульмане в германском плену в годы первой мировой войны” дигән саллы китап тәкъдим ителде. Монографиянең авторлары — Искәндәр Гыйләҗев һәм аның аспиранты, яшь галимә Ләйлә Гатауллина. Тәкъдим итү кичәсендә Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр Комитеты рәисе Разил Вәлиев, галимнәр Илдус Заһидуллин, Дамир Исхаков һ.б. катнашты. Алар әлеге хезмәт турында үз фикерләрен җиткерде. Искәндәр Гыйләҗев исә, әлеге темага ничек килүен ассызыклады һәм тарихта “онытылган сугыш” дигән термин алган олы фаҗиганең асылын өйрәнүнең әһәмияте турында сөйләп узды.
Татар язмышын өйрәнгәндә, ул еш кына I Бөтендөнья сугышына караган материалларга юлыккан. Ике вакыйга бер-берсенә ничек бәйләнгән, татар әсирләренең төрмәләрдәге язмышы, ике сугышның охшаш яклары, бер-берсенә бәйлелеге бармы-юкмы? Нәкъ менә әлеге сораулар аша галим “онытылган сугыш” темасына якыная да инде.
- Икенче Бөтендөнья сугышында кеше язмышы, Беренче Бөтендөнья сугышында кеше язмышы… Нигездә, без күп вакытта сугышны тантана итеп кабул итәбез. Ә ул, беренче чиратта, фаҗига. Кызганычка каршы, еллар узу белән аның фаҗигасы артта кала, каһарманлык калкып өскә чыга. Ә бит без сугышны фаҗига итеп кабул итәргә, аңа аек акыл белән карарга тиеш. Беренче дөнья сугышы — Икенче дөнья сугышы башы ул. Әгәр дә беренче сугыш булмаса, икенчесе дә булмаган булыр иде. Аларны бер вакыйганың ике чылбыры итеп карарга кирәк. Татар язмышы ике сугышта бер-берсенә охшамаган булса да, алар ничектер бер-берсен хәтерләтәләр. Шуның өчен дә аларны өйрәнү — әһәмиятле, — дип саный Искәндәр Гыйләҗев.
Чыннан да, әсирләрнең, солдатларның язмышы аша без тарихыбызны күзаллыйбыз. Китапны тәкъдим иткәндә, галимнәребез ислам диненең роленә дә тукталды. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Германия дөнья тарихында беренче тапкыр күләмле эксперимент уздыра — дини факторны сәяси, хәрби көрәштә файдалана. Мәгълүм ки, Германия мөселман дәүләте түгел, ләкин ул ислам факторын үз файдасында кулланмакчы була. Әлеге юнәлешләрнең асылына төшенү өчен дә “Российские солдаты-мусульмане в германском плену в годы первой мировой войны” китабының бүгенге көндә әһәмияте бар. Әлеге китап темасы татарлар белән генә чикләнми. Монда авторлар тарихыбызда “онытылган сугыш” дигән исем алган канлы вакыйганың асылына төшенергә омтыла. Теләсә нинди сугыш — ул, беренче чиратта, фаҗига, ил һәм шәхси язмышлар фаҗигасе. Германия дәүләте әсир мөселман солдатлары өчен махсус лагерьлар төзегән. Анда агитация эшләре алып барылган, әлбәттә инде, татар-башкорт тоткыннарының хәле чагыштырмача яхшырак та булган. Мөселман әсирләренең ул чагындагы рухи халәте җиңел булмагандыр. Россиядә яшәүче мөселманнар анда үги бала сыйфатында булын искә алсак, аларга үз ватаннары өчен кан кою да җиңел булмагандыр. Әмма галимнәребез раславынча, алардагы ватанпәрвәрлеккә сокланасы гына кала.
Китапның икенче авторы Ләйлә Гатауллинага Германия архивларында шактый эшләргә туры килгән. “Мин фәнни җитәкчем Искәндәр абый эзеннән киттем. Ул үз хезмәтләрендә Икенче Бөтендөнья сугышындагы мөселман әсирләре белән Беренче Бөтендөнья сугышы әсирләрен параллель рәвештә куеп язды. Менә шуннан кызыксынып киттем. Германиядә татар әсирләре арасындагы агитация, аның аяныч нәтиҗәләрен тәфсилләп өйрәнәсем килде. Кандидатлык диссертациям дә шул теманы колачлады. Чит ил архивында эшләгәндә бернинди кыенлык та кичермәдем. Баштарак тел мәсьәләсе генә авыррак иде. Андагы мәгълүматны алу, аны куллану уңайлы булды. Җирле галимнәр без — татарларны өйрәнгән, кайбер темаларга хәтта бездән алда да кереп киткәннәр. Китаплар язганнар, хезмәтләр дә бастырганнар. Институт, фәнни оешмаларда төрки халыклар, шул исәптән татар халкы белән дә бик кызыксыналар”, — ди Ләйлә Гатауллина.
Без еш кына патриотик тәрбия турында сүз чыкканда, балалар өчен тарихи китапларның юклыгына зарланабыз, язучыларның бу өлкәдә сүлпәнлек күрсәтүенә көенәбез. Татарстанның Милли архив директоры Данил Ибраһимов үзләрендә Бөтендөнья сугышына караган берничә мең документ саклануын белдерә һәм галимнәребезне хезмәтәшлеккә чакыра. Моннан тыш Милли архивка “онытылган сугыш” әсирләрен яздырып калган музыкаль әсәрләр дә кайтарылган. Данил ага борынгы җырларыбыздагы моң, мелизмнарга шаккатуын җиткерде. Җырларны ул бүгенге көн сәнгатькәрләребезгә дә тәкъдим иткән.
Китапта конкрет әсирләрнең шигъри юллары да тәкъдим ителгән. Мәсәлән, Томски губернасыннан Набиулла Зәйнуллинның блокнотына күз салыйк:
Сагынам туган-үскән илне…
Әллә кай төше бигрәк ямьле иде.
Сөямен шул илемне, уйлап көямен,
Яшел болуннардин шаулап акган
Сулары да татлы, тәмле иде.
Бигрәк дә шул сулар тора йөрәкдә…
Китап тәкъдим итү кичәсендә киләчәктә дә Беренче Бөтендөнья сугышы һәм анда катнашкан миләттәшләребез, бигрәк тә чит илләргә китеп югалган әсирләрнең язмышын ачыклау заурияте барлыгы да билгеләнде. “Соңгы елларда без татар тарихын җентекләп өйрәнә башладык. Моңарчы Беренче Бөтендөнья сугышы чорында татар солдатлары язмышы өйрәнелмәгән иде. Әлеге китап шунысы белән дә бик кадерле, монда без моңарчы белмәгән фактларны күрәбез. Моңарчы без сугышта кан койганнар, төрмәләрдә җәфа чиккәннәр, дигән кебегрәк кенә белә идек. Баксаң, әсирләрнең оркестрлары, театр студияләре, хәтта мәчетләре дә булган… Еш кына, ни өчен мондый шартлар тудырылган икән дигән сорау бирә торган идем. Әлеге китаптан моңа да җавап таптым. Китап аңлаешлы итеп язылган, аның галимнән алып гади укучыга кадәр кызыклы булачагына шигем юк”, — дип билгеләде халык шагыйре Разил Вәлиев.
Просмотров: 1164