
Опера һәм балет театрында үткән бәйрәмдә сугыш ветераны, озак еллар шәфкать туташы булып эшләгән Мөнәвәрә апа Фәйзуллинага чәчәк бәйләме тапшырылды.
Үткән ял көннәрендә Самараның опера һәм балет театры бинасында медицина хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм чаралары уздырылды
Быел, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткән вакытта, сугыш юлларын үткән шәфкать туташларына һәм табибларга карата игътибар аеруча зур булды. Залда утыручы сугыш ветераннарының һәрберсенә чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында Җиңү бәйрәмен Венгриядә каршылаган милләттәшебез Мөнәвәрә Абушман кызы Фәйзуллина да бар иде (сугыштан соң Калинин хастаханәсендә өлкән шәфкать туташы булып эшләп, лаеклы тормыш юлы үткән бу шәхес турында күләмле материал киләсе саннарыбызның берсендә бастырылачак).
Гиппократ антын намус белән үтәгән медицина хезмәткәрләрен өлкә губернаторы Николай Меркушкин котлады. Ул хәрби табибларның һәм шәфкать туташларының эшен югары бәяләде, бүген дә көн саен халык сәламәтлеген саклау сагына баскан медицина хезмәткәрләренә уңышлар теләде.
Бу тантанага районнарда эшләүче медицина хезмәткәрләре килә алмады. Ләкин аларның хезмәте дә онытылмаган, лаеклыларның эше югары билгеләнгән. Шулай, әле май урталарында ук Камышлы районының Рус Байтуганындагы фельдшер-акушерлык пунктында эшләүче Нурания Абзаловага “Ел профессианалы” исеме бирелгән иде.
Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министрының Мактау грамоталары белән Камышлы районының Үзәк хастаханәсендә теш табибы булып эшләүче Ришат Кәлимуллин һәм Татар Байтуганы фельдшер-акушерлык пунктында хезмәт итүче Гөлфия Ибәтова, Самара өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары белән Камышлы районының Үзәк хастаханәсендә УЗИ үткәрүче табиб Лилия Фәттахова һәм шәфкать туташы София Галиуллина, ә Рәхмәт хатлары белән рентген ясаучы Рәшит Шәйхетдинов һәм өлкән шәфкать туташы Лилия Бәдретдинова бүләкләнделәр.
Барлык медицина хезмәткәрләрен профессиональ бәйрәмнәре белән котлап, эшләрендә уңышлар һәм сәламәтлек телибез.
Эльвира РӘФЫЙКОВА.
Владимир КОТМИШЕВ фотосурәте.
Просмотров: 1592