Европа Сабан туенда булганыгыз бармы?

IMG_1571

Айсылу Әбдиева (уртада), Муса Маликов (сулда), Айдар Гайнуллин (уңда) һәм чибәр татар кызлары.

Бу сорауга мин, Самара өлкә хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчеләренең берсе, “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбле җырчысы Айсылу Әбдиева, уңай җавап бирә алам.

2015 елгы Европа Сабан туен оештыручыларның берсе — Венера Вагыйзова аны фестиваль дип атарга тәкъдим иткән. Ник дисәгез, бәйрәм бер көнгә генә сыешмый, аның программасы Россия сабантуйлары программасыннан аерылып, бик күп милли гореф-гадәтләрне һәм халык кәсепләрен өйрәтү чараларын үз эченә ала.

Фестивальнең беренче ике көнендә Дания Зиятдинова-Хайнонен (Финляндия) һәм Әнүзә Заттерлунд (Швеция) татар ашлары пешерү буенча мастер-класслар үткәрделәр. Өчпочмак яисә кыстыбый ашыйсың килә икән, үзең пешереп аша, диләр алар!

Чигү, тегү, тире кисәк­ләреннән мозаика ясау осталыгына Болгариядән килгән Альбина Хәйруллина-Вәлиева һәм Германиядә яшәүче Гүзәл Ибраһимова өйрәттеләр. Бельгия кунагы Лилия Вәлиева һәм Мәскәүдә гомер итүче Роза Хәбибуллина Сабан туе кунакларына татар җыр-биюләрен өйрәттеләр, гомердә җырламаган кешеләрне дә сәхнәгә чыгардылар.

Гомумән, Сабан туеның нинди ярышын гына алма, барысына да башта өйрәнергә кирәк иде. Хәтта көрәшчеләргә дә билбау көрәше федерациясе президенты Хәбир Хәбибуллин һәм Германиядә яшәүче Рөстәм Ишкватов татар көрәше алымнарын күрсәттеләр, аннан соң гына мәйданга чыгардылар.

Биредә һәркем үзе өчен кызыклы шөгыль тапты. Без кызым Гүзәл белән (ул Берлинда яши) “Туган авылым” мәйданчыгында калфак чиктек, матур итеп читекләр бизәдек,  Илдар Харисов (Германия) оештырган театраль чыгышта катнаштык.

Фестивальнең соңгы көнен­дә, 20 июньдә, Берлинның көнчыгыш өлешендә урнашкан ял итү үзәгендәге аланда 20 илдән килгән татарлар үзләренең милли бәйрәмнәрен үткәрделәр. Мәйданда татар милли ашлары сатылды, төрледән-төрле конкурслар үткәрелде, Казан Кремле һәм Кол Шәриф мәчете формасындагы чатыр эчендә сәхнә урнашкан, ә тамашачыларга уңай булсын өчен урындыклар куелган иде.

Европа татарлары ара­сында булып, Европага кергән Самара шәһәренең, анда эшләп килүче “Дуслык” һәм “Ак калфак” оешмаларының, данлыклы “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең вәкиле буларак чыгыш ясау мине,  егерме еллар чамасы сәхнәдән төшмәгән кешене дә, нык дулкынландырды. Шулай да, сынатмадым, мәйданны җилкендерерлек итеп җырладым, ә Европа татарлары мин җырлаганга типтереп биеделәр.

Берлинда Бөтендөнья татар хатын-кызлары “Ак калфак” оешмасының филиаллары җитәкчеләре Әнүзә (Айна) Зеттерлинд һәм җырчы Розалия Хәйруллина белән танышу да күңелемдә яхшы тәэсирләр калдырды. Шушы матур фестивальне оештыручы — Татарстанның атказанган артистлары җырчы Роза Хәбибуллина һәм виртуоз баянчы Айдар Гайнуллин, җырчы һәм музыкант Муса Маликов, “Татарлар Дойчланд” интеграция үзәге директорларының берсе булган Бари Дианов кебек шәхесләр белән очрашулар  рухымны баетты, татар халкының бөеклегенә, кайда гына яшәсә дә, үз телен, гореф-гадәтләрен саклаячагына ышаныч уятты. Алар белән аралашу нәтиҗәсендә туган тәфсилле язмаларымны “Бердәмлек” газета укучыларына да тәкъдим итәрмен, дип ышанам.

Айсылу ӘБДИЕВА.

Берлин.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1696

Комментирование запрещено