Подготовка к ЧМ по водным видам спорта в Казани завершена на 75 процентов, продано более 115 тыс. билетов / “Казан Арена” бассейнына суны кайдан тутыралар? (ВИДЕО)

main20866664_4c50157f3e99e0a1fb86699923373b12На сегодняшний день на чемпионат мира по водным видам спорта продано более 115 тыс. билетов, сообщает пресс-служба АНО «Исполнительная дирекция спортивных проектов». По статистике 60% всех продаж приходится на сайт www.ticketkazan2015.com (электронные билеты), остальные 40% — это продажи билетов в официальных кассах.

Стоимость билетов на спортивные соревнования составляет от 50 до 3 тыс. рублей. Всего в продажу поступило 450 тыс. билетов на спортивные соревнования.

Напомним, чемпионат мира по водным видам спорта пройдет в Казани с 24 июля по 9 августа. Ожидается участие более 2 тыс. человек из 190 стран мира.

Генеральный директор АНО «Исполнительная дирекция спортивных проектов» Азат Кадыров оценил готовность объектов ЧМ по водным видам спорта в 75%.

«Работы по подготовке на всех объектах находятся практически на финишной прямой. Большой объем работ уже сделан, мы находимся в графике. Бассейны готовы, они уже наполняютсяводой. Процент готовности объектов в районе 75. Степень готовности сооружения для хай-дайвинга тоже высокая — около 75 — 77 процентов. Сейчас ведутся работы по монтажу трибун», — приводит слова Кадырова РИА «Новости».

Он добавил, что процесс регистрации спортсменов уже завершен. «Более 2,5 тысяч заявок, 190 стран будет представлено в Казани. Это на сегодняшний день рекорд по географии участников в истории новой России и за последние чемпионаты мира в истории FINA», — заметил Кадыров.

Бассейны, установленные в чаше стадиона «Казань Арена», начали заполнять водой. Во время чемпионата мира по водным видам спорта там пройдут тренировки спортсменов и соревнования по плаванию и синхронному плаванию.

Ранее контрольной датой готовности всех объектов временной инфраструктуры на стадионе «Казань Арена» к ЧМ-2015 называли 1 июля. С 10 июля временные бассейны на стадионе будут полностью заполнены водой, а еще через неделю в них начнут тренироваться спортсмены.

business-gazeta.ru

* * *

Башкала тулы куәткә Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерләнә. Старт бирелергә бер айдан да азрак вакыт калып бара.

24 июльдә башланачак чемпионатка спорт объектларыннан “Казан Арена”, хай-дайвинг ярышлары уздыру өчен Казансу елгасы буенда махсус корылма һәм су тубы буенча уеннарны кабул итәрлек ачык һавадагы аренаны гына корып бетерәсе бар. Хәер, калган объектлар моңа кадәр үк әзер иде инде.

Әзерлек дәрәҗәсе буенча әле берничә ай элек кенә дә иң зур сорау тудырган төп объектларның берсе – “Казан Арена” стадионында ярышлар үткәрергә әзерлек эшләренең 75 проценты төгәлләнгән инде. Бу хакта бүген матбугат вәкилләре белән очрашу вакытында Спорт проектлары башкарма дирекциясе оешмасы генераль директоры Азат Кадыйров җиткерде.

- Әзерлек эшләре барышында даими рәвештә Халыкара йөзү федерациясе белән тыгыз элемтәдә тордык. Комиссия тарафыннан ниндидер кимчелекләр табылды, димәс идем, – ди Азат Кадыйров. – Бары тик эш буенча сораулар гына туды. Һәм алар үз вакытында хәл ителеп барды.

Ярышлар башланырга бер ай вакыт калып барганда, ниһаять, чемпионатның төп объектында футбол стадионын хәтерләткән бер генә күренеш тә калмаган. Бу көннәрдә ике бассейнга да су тутыра башлаганнар.

- Әлеге бассейннар тутыкмый торган корыч материалдан ясалган. Герметиклык буенча сынауны яхшы уздылар. Берничә көннән бассейннар тулысынча әзер булачак. Тагын ике атнадан “Казан Арена”да әзерлек эше тулысынча төгәлләнәчәк, – ди Азат Кадыйров.

- Бассейнга су кайдан тутырыла?

- Су гадәти системадан тутырыла. Ә чистарту технологиясенең бөтен нечкәлеген сөйләү өчен күп вакыт кирәк булыр иде. Шунысын ышандырып әйтә алам: суның чисталыгы бөтен нормаларга да туры киләчәк.

…Тиз җыела һәм сүтелә торган бассейннарның тагын берсе Су спорты төрләре сарае янында да корылган. Су тубы буенча ярышлар узачак аренада да тулы куәткә эшләр бара: бассейнга су тутырыла башлаган, вакытлы 3700 урынлык трибуналар корыла, тамашачылар утыра торган өлешенә түбә ябу эшләрен ашыктырасы бар. Вакытлы өч бассейн да партнерлык программасы буенча урнаштырыла икән. Аренда өчен икесенә генә түләргә кирәк. “Аның бәясе – коммерция сере булып калсын”, — диде Азат Кадыйров.

Рекордлы санда (190 илдән 2,5 меңнән артык спортчы) катнашучыны үзенә җыячак чемпионатка билетлар да яхшырак сатыла башлаган. Бүгенгә инде 120 меңләп билет үз тамашачысын тапкан. Әлегә сатуда һәр спорт төренә билетлар булса да, июль аена керү белән алар калмаска да мөмкин икән. Чөнки сорау зур һәм билет сатылу динамикасы шул хакта сөйли.

Сүз уңаеннан: чемпионатның ачылу һәм ябылу тантанасын, шулай ук “Пилигрим” дип исемләнгән шоу-программаны үзендә кабул итәчәк “Татнефть-Арена” хоккей сезонына әзер булачак икән. Азат Кадыйров шулай дип ышандырды.

- Борчылмагыз, барысы да әзер булачак.”Татнефть-Арена” хоккей сезонын ачарга җитешә. Чемпионат вакытында хәтта черкиләрне дә күрмәссез. Чөнки алар июль уртасында җылы якка китә, – дип тә өстәде ул уенын чынын бергә кушып.

intertat.ru

Просмотров: 1338

Комментирование запрещено