Динә Гарипова мошенникларның кесәсен калынайткан / Мошенники решили заработать на победительнице шоу «Голос» Дине Гариповой

динаТатарстанның атказанган артисты, “Голос” проекты җиңүчесе Динә Гарипова исеме гаугалы шау-шу кузгатты.

Мошенниклар интернетта golosschool.ru  сайты булдырып, “Голос. Балалар” проектына узарга ярдәм итәргә ышандырган. Билгеле инде – түләү шарты белән. Имеш, алар бәйгедә катнашачак балаларны ярты ел эчендә  эстрада йолдызы ясаячак. Остазлары да кемнәр бит әле – Пелагея, Динә Гарипова, Игорь Крутой! “Голос”ка эләгүнең бәясе – 120 мең сум! Читать полностью