Күптән түгел өлкә китапханәсе тарихына багышланган (төзүчесе — танылган библиограф Александр Завальный) энциклопедия басылып чыкты, басмада өлкәбезнең татар авыллары тарихын язучы Шамил Хәйдәр улы Галимовның да исеме бар.
1860 елның 13 январенда Самарада беренче китапханә ачыла. “Губернские вести” газетасы моны шатланып каршы ала: “Губерна җитәкчесе К.К.Грот тырышлыгы белән Самарада китап саклагычы булдырылды. Халыкны акыл һәм рухи яктан баетуда аның өлеше зур булырга тиеш”, — дип яза газета китапханә ачылу уңаеннан.
Шул вакыттан башлап Самараның өлкә универсаль фәнни китапханәсе үсә һәм байый, заманына күрә яңадан-яңа китаплар, фәнни эшләр, ноталар һәм белешмә әдәбият, көндәлек матбугат чаралары һәм аларның электрон вариантлары белән тулыландырылып тора.
Күптән түгел өлкә китапханәсе тарихына багышланган (төзүчесе — танылган библиограф Александр Завальный) энциклопедия басылып чыкты. 400 битле бу басмада китапханәнең тулы тарихы, анда эшләгән һәм хезмәттәшлек иткән кешеләрнең исемнәре һәм фотосурәтләре, кыскача биографияләре урнаштырылган.
Басмада өлкәбезнең татар авыллары тарихын язучы Шамил Хәйдәр улы Галимовның да исеме бар. Аның турында: ”Тарихчы, крайны өйрәнүче, журналист”, — диелгән һәм китапханәдә сакланучы алты китабының да исеме язылган: “История села Ново-Урайкино”, “Очерки истории села Мулловка”, “Прошлое как вера в будущее”, “Между прошлым и будущим”, “Сохранить и приумножить”, “Азан” уполномочен заявить”.
Каләмдәшебезне китапханә тарихына кереп калуы белән котлап, тарихи эзләнүләрдә, яңа хезмәтләр язуда уңышлар телибез.
Эльвира РӘФЫЙКОВА.
Просмотров: 1931