Соңгы өч елда улымның рәтләп эшләгән җире дә юк. Оешмаларга эшкә дә кредит алу өчен генә урнаша да, банктан акча алып, интернетта валюта сату-алу белән шөгыльләнә. Инде туганнар, дуслар күзенә күренер хәл юк, барысыннан да бурычка акча алынган.
Мин үзем дә пенсиядә. «Кара» көнгә дип җыйган бар акчамны банк алып бетерде инде. Пенсия килгән көнне улым сагалап кына тора. Бирмәсәң, суккаларга да күп сорамый. «Үземне-үзем үтерәм», – дип куркыта.
Инде менә эшләмичә дә банкларга юл ачкан икән. Ничек кредит бирәләр, диген син! Шул хакта сорашкан идем, баксаң, банклардан акча алу өчен барлык кирәкле кәгазьләрне сырлап бирүче махсус төркемнәр эшли икән Самарда. Алар сиңа эш урыныннан хезмәт хакың турындагы белешмәләрне һәм башка кирәк-ярак кәгазьләрнең барысын да туплап бирә икән. Тик банктан акча алуга, син аларга шул сумманың 30 процентын «кисеп» бирергә тиеш буласың.
Улымның телефоны көне-төне туктап тормый. Сүндереп куйса, банклардан мине, якыннарыбызны, дусларыбызны шалтыратып борчыйлар.
- Күп итеп акча «урам» да, барлык кредитларны берьюлы каплап бетерәм, – дип көне-төне интернетта утыра улым.
Исемемне язмыйм.
Просмотров: 1629