Минкультуры РТ выделил 3 млн. рублей на издание книги про Болгар на английском (ВИДЕО) / Бөек Болгар турында инглиз телендә китап чыкты

2cfb4fe64d89f58cb2cc809872480dcd_MВ агентстве «Татмедиа» состоялась презентация книги Great Bolgar на английском языке. Это работа большого коллектива из 20 исследователей из разных регионов России. Они занимались изучением Болгара с 70-х годов.

Книга является первым в Татарстане научным исследованием, посвященным Болгару на английском языке. В РФ подобных примеров единицы, когда объекты культурного наследия получают не презентационный альбом, а именно научное исследование. Структура книги – широкое освещение всего спектра существования Болгара. 

Заказчиком ее стало министерство культуры РТ совместно с фондом «Возрождение». Стоимость 1000 тиражей обошлась бюджету в 3 млн. рублей. Это не только издание самой книги, но и авторские гонорары.

Однако издание не будет находиться в свободной продаже, а предназначено только для распространения среди специалистов и библиотек.

«Честно говоря, во многих странах просто не знают о Болгаре, — признался Рафаэль Валеев — проректор по науке КГУКИ, руководитель Поволжской академии кафедры ЮНЕСКО по сохранению градостроительных и архитектурных памятников. — Мы, часто общаясь с западными специалистами, сталкиваемся с тем, что они путают Дунайскую Болгарию и Волжскую. У них просто нет этой информации. И надо было представить тот результат знаний о нашей земле, каким мы обладаем на данный момент. Книга будет распространена среди многих университетов, в том числе попадет в библиотеку конгресса США».

Помимо печатной версии на сайте минкульта РТ и фонда «Возрождение» будет храниться PDF- версия издания для свободного просмотра.

business-gazeta.ru

* * *

2339ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән тарихи Болгар җире бүгенге көндә 3 процентка гына өйрәнелгән. Әмма бу кадәрлесе дә Болгарның Идел буенда, дөньяда тоткан урыны турында күзалларга тулы мөмкинлек бирә.

«GREAT BOLGAR» («Бөек Болгар») дигән инглиз телендә дөнья күргән китап тәкъдир ителде. Сыйфатлы кәгазъдә, 400 дән артык битле басманың тиражы 1 мең данә. Ул үз эченә дүрт меңгә якын иллюстратив материал сыйдырган. Биредә төрле төбәкләрдән егермеләп галимнең фәнни хезмәтләре урын ала. Археолог, тарихчылардан тыш, сәнгать белгечләренең, арабыздан инде китеп барган фән кешеләренең дә мәкаләләре дә бар. «GREAT BOLGAR» китабына 1987 елларда ук әзерләнгән фәнни хезмәтләрене дә очратырга мөмкин. Китап ике елга якын әзерләнгән, аның бюджеты 3 млн сум.

Биредә Болгар музей тыюлыгындагы үткәрелгән археологик эзләнүләр нәтиҗәсендә табылган материаллар һәм Болгар цивилизациясенә багышланган  музейдагы экспонатлар кертелгән. Сәнгать, Милли музейлардан, да шулай ук башка ядкарханәләрдән материаллар урнаштырылган. Болгар каласының төзелеш тарихыннан алып бүгенгесенә кадәр мәгълүмат тупланган.

Ни өчен инглиз телендә генә дигән урынлы сорау туарга мөмкин. Болгар тарихын чагылдырган китапның рус телендәге варианты моннан бер ел элек дөнья күргән иде. Ә инде инглиз телендә бастырылуы исә укучылар аудиториясенең киңрәк колачларга дигән максаттан эшләнелгән. Әлеге яңа басма чит ил университетларына, тарих институтларына һәм китапханәләргә таратылачак. Инглиз телле галимнәр, кызыксынучылар өчен Болгар турында менә дигән белешмәлек, диде проект авторлары.

– Чит илләрдә Болгар турында белүчеләр бик аз. ИКОМОС һәм башка оешма вәкилләре, коллегалар белән очрашканда мин моңа инандым. Еш кына Дунай буе Болгары белән дә бутыйлар… Нәкъ менә шуның өчен дә хезмәтләребезне инглиз телендә күрсәтү мөһим дә. Бүген Болгар халыкара оешмага Россиядән бердәнбер археологик объект буларак тәкъдим ителгән, — шәһәр төзелеше һәм архитектура һәйкәлләрен саклау буенча ЮНЕСКО кафедрасының Идел буе бүлеге җитәкчесеРафаэль Вәлиев.

«GREAT BOLGAR» (Бөек Болгар) китабы кебек хезмәтләр Россиядә бармак белән генә санарлык. Басманың дөньяга аваз салуын җәмәгатьчелек зур вакыйгага тиңләде. Аның белән чит илләрдә гомер итүче милләттәшләребез дә кызыксынуын белдерә.

А.Халиков исемендәге археология институты директоры Айрат Ситдыйков ышандырганча, китапны татар телендә дә әзерлиячәкләр. “Финанс мәсьәләләренә килгәндә, безне аңлау бар. Якын киләчәктә өметләребез акланыр, дип ышанабыз. Инглиз телендә чыккан китап 2014 елда махсус ЮНЕСКОга керер өчен эшләнгәненнән әтрафлырак килеп чыкты. Биредә  бик күп яңа мәгълүматлар да керә алды. Ә инде татарча әзерләгәндә, ул тагын да тулырак булыр, дип ышанабыз,” — диде Айрат әфәнде.

Тикшерелгән өч процент җирнең дә материаллары әлегә кадәр әле тулаем аңлатылып бетмәгән. Галимнәребез җыелган материалларны җентекләп өйрәнәсе барлыгын да белдерә. Казу эшләрен генә алып бару Болгар серләрен ачмый… Ә Болгар томлыкларына килгәндә, хәзерге вакытта 6, 7 томнары әзерләнә. Моннан тыш 8,9 томнар да булачак, әмма алар фәнни телдә һәм археологик терминнар кулланып языла.

«GREAT BOLGAR» китабының тулы вариантын Интернет киңлекләренә дә урнаштырырга исәпләп торалар. Якын киләчәктә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы сайты, Болгар музей-тыюлыгы һәм башка сайтларда аның теләсә кем кереп таныша алачак.

intertat.ru

Просмотров: 1593

Комментирование запрещено