Ул хезмәтенә гашыйк

image

3 июль – Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре көне

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе (ГИБДД) хезмәткәрләренең ял көннәре юк. 3 июльдә - көтеп алынган һөнәри бәйрәмнәрендә дә аның хезмәткәрләре иминлек сагында. Инспекциянең Камышлы районы бүлеге дә тәүлегенә 24 сәгать, атнасына җиде көн юлларыбызда тәртип саклый. Хәрәкәт иминлеген тәэмин итү, юлларда кагыйдә бозуларны һәм һәлакәтләрне булдырмау - аларның төп бурычы. Хезмәтләре авыр, кыюлык тәлап итүгә карамастан юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең хезмәткәрләре арасында гүзәл затлар да бар. Шуларның берсе – Яңа Ярмәк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Камышлы район үзәгендә яшәүче Гөлнара ХӘЙБРАХМАНОВА.

Юл хәрәкәте иминлеген саклауда турыдан-туры катнашмаса да, аның хезмәте шактый җаваплы. Административ кануннарын башкару буенча инспектор  Хәйбрахманова гражданнарны кабул итә, көненә дистәләгән документ тутыра. Гөлнарага нинди сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә, ул ярдәм итәргә тырыша, һәркем белән уртак тел таба белә, һәр эшне җиренә җиткереп эшли. Зур бәйрәмнәрдә үзе эшләгән бүлек көчәйтелгән режимда эшли икән — өлкән лейтенант Хәйбрахманова ял көнем дип тормый, эшкә чыга. Мәктәптә укыганда ук хас булган үз-үзенә таләпчәнлек, намуслылык, гадилек кебек сыйфатларны ул бүген дә якын  күрә һәм башкалардан да шуны таләп итә.

Гөлнараның шәхси тормышы да сокланырлык. Тормыш иптәше Әсфир белән берсеннән-берсе матур ике кыз үстерәләр. Юлияләре быел мәктәпне тәмамлый инде, ә кече кызлары Элина беренче сыйныфка укырга керә.

-      Мин үземне чын-чынлап бәхетле дип саныйм. Әнием, туганнарым исән-сау, янымда яраткан ирем, балаларым – тагын ни кирәк?! Ә хезмәтемә мин чын күңелемнән гашыйк, — ди ул елмаеп.

Кадерле Гөлнарабыз! Сине чын күңелдән якынлашып килгән һөнәри бәйрәмең белән котлыйбыз! Һәрвакыт шундый көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын!

Алия АРСЛАНОВА (ШАЯХМЕТОВА),

«Одноклассники» социаль челтәрендәге Яңа Ярмәк авылы төркеменең администраторы

Просмотров: 2974

Один комментарий

  1. С праздником!! Здоровья, удачи!!